Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
С.Сәйдәшевкә 120 ел 03.12.2020

Бу атнада “Музыкаль тәнәфес” проектында Салих Сәйдәшев атналыгы узды. Ул бөек татар композиторының 120 еллыгына багышланган. Бу көннәрдә эфирда мәшһүр татар композиторы турында мәгълүмат, Сәйдәш җырларын, аның музыкаль әсәрләреннән өзекләр тыңлап була. Атна дәвамында озын тәнәфесләрдә Салих Сәйдәшев музыкаль мирасының иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителә.
2020 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Ул - татарның җир-табигать биргән мәшһүр Сәйдәше, профессиональ милли музыка сәнгатебезнең классигы. Аның исеме мәдәниятыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Татар музыка культурасы тарихында композиторлык профессиясе Салих Сәйдәшев исеме белән бәйләнгән. Ул - татар музыка культурасына нигез салучы беренче профессиональ композитор. Сәйдәшев моңнарының иҗади нигезе халык жырлары чишмәсеннән башлана. Ул, талантлы композитор булуы белән бергә, халыкчан иҗат итә белү сәләтенә дә ия булган. Шуңа күрә аның иҗаты милли, халыкчан, әсәрләре тирән мәгънәле, кызыклы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә торган. Салих Сәйдәшев музыкасы үзенең эчкерсезлеге, матурлыгы, затлылыгы белән дулкынландыра, моңландыра, яктылыкка, яхшылыкка чакыра.
-
"Сан дәресе" үтте 02.12.2020

2 нче декабрь көнне гимназиядә “Нейрочелтәрләр һәм коммуникацияләр” ( “Нейросети и коммуникации”) темасына “Сан дәресе” үтте. Ул мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук аларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алдан һөнәри юнәлеш алуына юнәлдерелгән. Программалаштыру буенча дәрес мавыктыргыч онлайн-уеннар рәвешендә тормышка ашырылды. Нәкъ тә шундый форматта булуы балаларда бу юнәлешкә кызыксыну уятты да инде.
-
Радиода тапшыру 30.11.2020

Гимназиядә дүшәмбе көн ничек башлана соң? Бу көнне иртән үк бөтен коридор һәм кабинетларда: "Хәерле көн, кадерле гимназистлар! Сезнең белән мәктәп радиосы, һәм без программаны башлап җибәрәбез!» - дигән сүзләр яңгырый. Алып баручының тавышын барысы да тыңлый. Алар бүгенге көндә мөһим яңалыкларны хәбәр итә, тыңлаучыларны нинди дә булса кызыклы тапшырулар белән сөендерә һәм алдагы атнага куелган максатларны, үткәреләчәк чараларны санап үтә.
Бу зур проектта 5 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр укучылар катнашалар. Бу атнада 5 “В” сыйныфы чыгыш ясадылар. Беренче чыгышлары гына булса да, өлкән сыйныфлардан бер дә калышмадылар.
-
Сан бәйрәме 25.11.2020

Бүген, 25 нче ноябрь көнне, 1 “В” сыйныфында “Сан бәйрәме” дип аталган сыйныфтан тыш чара үтте. Бирегә кунакка “Саннар китабы” да килгән иде. Ул укучыларның нәрсә белгәннәрен, саннар буенча белемнәрен тикшерде. Шулай ук балалар “Математик теремок” әкиятен сәхнәләштерделәр. Анда алып баручылар һәм төрле саннар катнашты. Әлеге чара оригиналь булды һәм бик күңелле үтте.
-
Әни турында... 25.11.2020

Җир йөзендә иң кадерле, газиз кеше - әни. Әниләр турында нинди генә матур сүзләр язсаң да, аз булыр сыман. Әни белән янәшә утыру, аның ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау - һәркем өчен дә иң зур бәхеттер.
Гимназиябездә Әниләр бәйрәменә карата чаралар ел саен оештырыла, гаилә, әти-әни турындагы темаларга һәрдаим әңгәмә, сыйныф сәгатьләре үткәрелеп тора. Бүген дә 1 “В”сыйныфы белән “Әни турында сөйләшү” темасына әңгәмә үтте. Биредә балалар фикерләр алыштылар, соңыннан әниләренең портретларын да ясадылар.
-
Башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр үтә 24.11.2020

Бүген 1 “В” сыйныфында “Х хәрефе” темасына ачык дәрес үтте. Ул бик мавыктыргыч иде, шуңа да укучылар да актив каташтылар. Укучылар хәрефне дөрес язарга, әйтергә өйрәнделәр. Барысы да җыр, уен, шигырьләр сөйләү,видеоязмалар карау белән үрелеп барды. Бер сулышта үткән әлеге дәрес барча укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Балачак - бәхет иле. 24.11.2020

Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачак иле шаулап-гөрләп тора. Шуңа да бүген, 24 нче ноябрьдә, 4 “Б” сыйныфында “Балачак – бәхет иле” сыйныф сәгате үтте. Укучылар шигырьләр сөйләде, балачак турында җырлар башкарды, “кар атышлы” уйнады һәм инде иң ахырдан китапханәчебезнең сорауларына да җавап бирде. Чараның алып баручылары да укучылар үзләре иде. “Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын!” – дигән сүзләр белән балалар чараны тәмамлады. Сыйныф сәгате күңелне күтәрә торган, ямьле, күтәренке рухта үтте.
-
Көз бәйрәме 23.11.2020

Башлангыч сыйныфлар декадасы кысаларында “Көз бәйрәме” дип аталган чара булып үтте. Биредә 3 “А” сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Алар татар телендә көзгә бәйле шигырьләр сөйләде, кайбер гөмбә төрләре белән таныштырды, җырлар җырлады. Шулай ук “куян”, “алтын көз” образлары да чагылдырып үтелде. Әлеге кечкенә генә чара барысы өчен дә күңелле үтте.
-
Декада кысаларында конкурслар үтә 20.11.2020

Башлангыч сыйныфлар декадасы кысаларында 1-4 нче сыйныфларда “Математик диктант” үткәрелде. Диктантның нәтиҗәләре инде билгеле, һәр сыйныфтан иң яхшы эшләүчеләр сайланып алынды. Шулай ук башка конкурслар да оештырылды: “Рус теленнән иң яхшы дәфтәр”, “Математикадан иң яхшы дәфтәр”, “Иң яхшы телдән исәпләүче” конкурслары.
-
"Россия патриотлары!" 19.11.2020

Укучыларыбыз гимназиядәге генә түгел, ә район, республика, Россия күләмендә булган конкурс, бәйгеләрдә дә катнаша. Шундый укучыларыбызның берсе – Мухаметшин Ильшат. Ул Бөек Ватан Сугышындагы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Россия патриотлары!” дип исемләнгән республика конкурс-фестивалендә катнашты һәм 1 нче дәрәҗәдәге лауреат белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мустафина Фәридә Шамилевна белән берлектә алар “Патриотик җыр-Соло” номинациясенә Ильшатның видеочыгышын җибәргән булганнар. Әлеге талантлы укучыбызга алга таба да уңышлар гына телибез!













