Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Күңелле стартлар 19.01.2021

Бу атнада гимназибездә башлангыч сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" дигән ярышлар узачак. Бүген әлеге чараның башлангыч этабы булып үтте. Биредә 3 "Б" һәм 3 "В" сыйныфлары көч сынаштылар. Ярыш 4 өлештән торды, алар барысы да укучыларның спорт ягыннан нинди дәрәҗәдә көчле булуларын сынады. Балалар төрле эстафета, туп ату, скакалкада сикерү һ.б. ярышлар аша үттеләр. Нәтиҗәдә ике команданың да баллары тигез булып чыкты.
-
Табигый фәннәр декадасы кысаларында уен-дәрес үтте 18.01.2021

18нче гыйнвар көнне табигый фәннәр декадасы кысаларында 8 нче сыйныфлар арасында “Җир-су хайваннары” дип аталган йомгаклау уен-дәресе үтте. Монда “Бакалар” һәм “Тритоннар” исеме астында 2 команда катнашты. Бу чарада алар үзләренең зиһенлелеген, тизлеген һәм биология өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр. Биредә капитаннар конкурсы, “Бочкадан..”, “Еракка-еракка” конкурслары, ребуслар, сканвордлар, төрле башваткычлар чишү булды. Зур булмаган аермалык белән “Тритоннар” командасы җиңү яулады.
-
Дәресләрдә проект эшчәнлеге 15.01.2021

Гимназиябездә дәресләр күңелле үтә. Мәсәлән, сынлы сәнгать дәресендә 7 “А” сыйныфы бүген проектлар башкарды. Укучылар, берничә төркемгә бүленеп, төрле биналарның макетларын эшләделәр.
-
Нәҗип Җиһановка багышланган "Музыкаль тәнәфес" 13.01.2021

Гимназиябездәге “Музыкаль тәнәфес” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышы үтә дә үзенчәлекле, бәйрәмчә булды. Чөнки бу айда безнең рухи тормышыбызда зур бер вакыйга булып үтә. 15 гыйнвар көнне композитор, педагог, профессор, СССРның халык артисты, СССР дәүләт премияләре һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тула.
Шушы вакыйга уңаеннан без “Музыкаль тәнәфестә” “Нәҗип Җиһанов музыкасы айлыгы” игълан иттек. Программабызда аның әсәрләренә урын киң биреләчәк, композиторның иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган тапшырулар эфирга чыгачак. Ә бүген исә озын тәнәфесләрдә гимназиядә барысы да аның әсәрләре белән танышып үтте.
-
Шахмат турнирында җиңү 12.01.2021

Укучыларыбыз бер урында гына тормый, ә төрле конкурс-чараларда да катнаша. Гимназия кысаларында үткәрелә торганнары турында гына сүз бармый. Балаларның күбесе район,шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашып кына калмыйлар, ә җиңү дә яулыйлар. Мәсәлән, укучыбыз Шамсутов Кәрим Татарстан Республикасы профессиональ тренерлар ассоциациясе оештырган рейтинглы шахмат турнирында катнашып, 2 нче урын яулаган. Котлыйбыз аны!
-
Яңа уку чиреге башланды 11.01.2021

Ниһаять, озын бәйрәм ялларыннан, кышкы каникуллардан соң 3 нче чирек тә башланып китте. Бу – иң озын уку чиреге. Шуңа да укучыларыбызга тырышлык, түземлек, уңышлар һәм бик күп яңа белемнәргә ия булуларын телибез.
Беренче көн генә булуга карамастан, гимназия инде тулысынча укучыларны үзенең белем дөньясына алып кереп китте. Иртән, әлбәттә, билгеле музыкага иртәнге зарядка ясалды, ә аннан, һәр дүшәмбе була торган радиоэфир үткәрелде. Бүген 8 “А” сыйныфы чыгыш ясады, алар да гимназиядәге барлык кешеләрне яңа уку чиреге башлану һәм Яңа ел белән котладылар.
-
Чыршы бәйрәме 25.12.2020

25 нче декабрь көнне гимназиябездә “Чыршы бәйрәме” үткәрелде. Биредә 1 нче сыйныфтан башлап 5 нче сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. Бәйрәм һәр сыйныфка аерым куелды, балалар берничә командага бүленеп төрле кызыклы уеннарда катнашты. Нәтиҗәдә, кайсы команда күбрәк балл җыйган, шул җиңүче булып калды.
Бирегә Яңа елның төп кунаклары – Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, алар укучыларга күчтәнәчләр тараттылар, балалар белән төрле уеннарда катнаштылар, биеп-җырлап чыршы тирәли әйләнделәр. “Чыршы бәйрәме” балаларның күңеленә хуш килде, алар Яңа ел, кышкы каникуллар алдыннан гимназиядә дә күңелле итеп ял итеп киттеләр. Ә без укучыларыбызга күңелле каникуллар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 23.12.2020

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Шуның билгесе буларак, инде урамнарда кичләрен гирлянда утлары җемелдәшә, бизәлгән чыршы һәм нарат агачлары күренә башлады. Гимназиядә дә әзерлек бара: урамда төрле төстәге гирляндалар җемелди, бүлмәләр берсеннән-берсе оста бизәлгән. Ә бүген укучылар Яңа ел тамашасы өчен чыршы дә бизәделәр. Шуңа да гимназиябездә хәзер Яңа ел хисе хөкем сөрә.
-
"21 нче гасыр геройлары. Кемнәр алар?" 07.12.2020

Бүген сыйныфларда “21 нче гасыр геройлары. Кемнәр алар?” темасына сыйныф сәгатьләре оештырылды. Яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү - мәктәпнең бурычларының берсе. Гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча чаралар үткәрү үсеп килүче буынга дөньяга караш формалаштыру һәм илнең тулы кыйммәтле гражданнарын тәрбияләү өчен бик мөһим. “21 нче гасыр геройлары. Кемнәр алар?” дигән темага сыйныф сәгате яшүсмерләрдә гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертергә тиеш. Әлеге сыйныф сәгатенең төп максаты булып укучыларда патриотизм, гражданлык, әхлакый культура тәрбияләү, геройларга иҗтимагый хөрмәт һәм рәхмәт белдерү тора. Бу максат-бурычларны хәл итү аша укучылар «герой», «батырлык», «героик адым» төшенчәләре белән танышты, бүгенге тормыш мисалында герой образын ачты, батырлык турында күзаллауларын формалаштырды.
-
"Куркынычсыз юллар" олимпиадасы 04.12.2020

4 нче сыйныфлар гимназиядә “Куркынычсыз юллар” дип аталган бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаштылар. Олимпиада “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дигән милли проект кысаларында үткәрелә. Ул башлангыч сыйныф укучыларының юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерүгә исәпләнгән. Олимпиаданың максаты – юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрендә мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының хәбәрдарлыгын арттыру. Биредәге биремнәрне үтәү юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итә.













