Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Татар шигърияте" кичәсе 13.02.2021

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган данлы тарихы бар. Аның һәр дәвере үзенчә эчтәлекле, үзенчә моңлы, үзенчә әһәмиятле. Күп укучыларыбыз әлеге юнәлеш белән кызыксыналар да. Шуңа да 13 нче февраль көнне 8 нче сыйныфта “Татар шигърияте” исемле шигырь кичәсе оештырылды. Укучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, проект эшләре белән чыгыш ясадылар.
-
Хыял дөньясында 12.02.2021

Нәни укучыларыбыз тырышлыгы белән гимназиябездә “Хыял дөньясында” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Бик күп баланың актив булуы сәбәпле, ул зур күләмдә булып чыкты. Мондагы һәр рәсем билгеле бер әсәрне күз алдына китерә, чөнки укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләренә иллюстрация ясаганнар. Аларның татар әдәбиятын яратып укулары шуннан күренә.
-
Туган телләр елына багышланган квест оештырылды 11.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген, 11 февраль көнне, 3 нче сыйныфларда "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән квест уены узды.
Уен 5 турдан торды. Әлеге чара барышында нәни укучылар белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тел белеме, әдәбият, сәнгать, гореф-гадәтләр буенча мәгълүматлар да үзләштерделәр.
Укучылар, карта ярдәмендә хәрәкәт итеп, барлык турларны уңышлы үтеп, призга ия булдылар.
Алар биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Г.Тукай иҗаты, Татарстан Республикасы, татар теленә һәм әдәбиятына караган сорауларга җавап бирделәр. Татар халык киемнәрен барладылар, аш-су өлкәсендә дә сынатмадылар.
Әлеге чара укучыларга бик ошады. Аларга алга таба да үз туган телләрендә аралашып, уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Татарча өйрәнәбез 11.02.2021

11 февраль көнне 4 “Б” сыйныфында “Татарчага өйрәнәбез” дип аталган уен үтте. Биредә ике команда – “Җиңүчеләр” һәм “Башлылар” командалары көчләрен сынашты. Укучылар башта үзләренең командалары белән таныштырып үттеләр, аннары сорауларга җавап бирделәр, билгеле бер хәрефкә кеше исемнәре таптылар, синонимнар һәм антонимнар китерделәр, тизәйткечләр сөйләделәр, сүзләрне килешләр белән төрләндерделәр, сүзләр төзеделәр. 8 өлештән торган бу кызыклы уенның нәтиҗәсенә килгәндә, ике як та 10 балл җыйды, һәм икесе дә җиңүче итеп танылды.
-
Конференциядә катнашу 09.02.2021

8 нче февраль көнне Казан кооператив институтында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татар сәүдәгәрләре, меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән конференция узган иде. 8 “Б” сыйныфы укучысы Закирова Ильвина Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче халыкның тормышы, гореф-гадәтләре турында чыгыш ясады.Чит илдә яшәүче татарларның ана телен онытмауларын, аны саклап калу өчен, төрле чаралар үткәрүләрен ассызыклады. Шулай ук “Укыйбыз” онлайн мәктәбенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Һөнәрләр илендә сәяхәттә 08.02.2021

“Мин кем булырга телим?” – дигән сорау һәр кешенең күңелендә балачак чагыннан ук туадыр. Үзеңнең һөнәреңне сайлаганчы бик күп мизгелләр аша үтәргә, белем алырга, зур юл аша үтәргә кирәк. Ә без укучыларыбызга үз профессияләрен табарга гел ярдәмгә киләбез, юл күрсәтәбез. Бу зур сыйныфлар арасында гына түгел, ә башлангыч сыйныфтан ук үткәрелеп килә. Бүген дә 4 нче сыйныфта психолог профориентация буенча дәрес үткәрде. “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип аталган әлеге кызыклы чарада укучылар әти-әниләренең һөнәрләре турында төрле табышмаларга җаваплар таптылар, “Минем әти-әниемнең профессиясе” дип аталган рәсемнәр ясады, ә психолог алар белән бу темага әңгәмә дә алып барды. Әлеге чаралар укучылар өчен файдалы һәм нәтиҗәле дип саныйбыз.
-
М.Җәлил иҗаты буенча проект 08.02.2021

Бүген, 8 нче февральдә 9 нчы сыйныф укучылары М.Җәлил иҗаты буенча проект эшләделәр. Шуның ярдәмендә алар башлангыч сыйныф укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы белән дә таныштырдылар.
-
Остановим Covid-19 06.02.2021

.jpg)
-
Туган телгә "реклама" 05.02.2021

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына караган чаралар дәвам итә. Шуларның берсе – туган телгә карата 5-6 нчы сыйныф укучылары ясаган реклама. Һәр сыйныф татар теленә “реклама” бирелгән плакатлар, рәсемнәр ясады.
-
"Золотая шайба" ачылышында 04.02.2021

Бүген, 4 нче февраль көнне, өлкән сыйныфта укучы малайлар “Золотая шайба” ачылышына барып кайттылар. Бәйрәм Казан шәһәре мэры чыгышы белән башланып китте. “Кара Күл” (Черное озеро) мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән әлеге чара күңелле узды. Малайлар уенны карадылар, “Ак Барс” символы белән фотога да төштеләр.













