Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Экология секторы эшчәнлеге 01.04.2021

Без әле дә кошларга ярдәм итәбез. Экология секторы укучылары бу эшне еш күзәтеп тора. Кошларга гимназиянең үзидарәчелек төркеме генә түгел, ә гади укучылар да бик теләп җим сала.
-
Финанс грамотлылыгы буенча онлайн-дәрес 31.03.2021

Бүген 9 “Б” сыйныфы укучылары финанс грамотлылыгы дәресләренең язгы сессиясе кысаларында үткәрелгән “Минем һөнәрем-бизнес-информатик” дип аталган онлайн-дәрестә катнаштылар. Яшьләр өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – аңа хыялларын тормышка ашырырга, үз үсешен һәм матди байлык тәэмин итәрлек һөнәр сайлау. Еш кына аларның карары кәеф, ата-аналар һәм иҗтимагый фикер йогынтысы астында кабул ителә. Әмма һөнәр сайлаганда аның абруен, хезмәт хакы дәрәҗәсен һәм эшкә урнашу җиңеллеген генә түгел, ә шулай ук үзеңнең шәхси сәләтләреңне, мәнфәгатьләреңне дә исәпкә алырга кирәк. Бу дәрестән укучылар нәкъ тә шуны аңлады.
-
Укытучылар киңәшмәсе үтте 30.03.2021

Бүген, 30 нчы март көнне, гимназиядә “Укучыларның гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән педагогик система” темасына укытучылар киңәшмәсе үтте. Җыелыш барышында үткән уку чирегендәге уку һәм тәрбия өлкәләрендә эшләр анализланды, нәтиҗәләр чыгарып, алдагы чиреккә төгәл максат-бурычлар һәм аларны чишү юлы каралды.
-
Язгы лагерьның соңгы көне 29.03.2021

Укучыларыбызның язгы лагерьның соңгы көннәре бик күңелле үтте. Алар иртәләрен күңелле зарядкадан башлап җибәрделәр, “FUN 24” күңел ачу үзәгендә булып кайттылар. Балаларга бүгенге көн аеруча да ошады, алар күңелле вакыт уздырулары белән бик канәгать.
-
Финанс грамотлылыгы буенча дәрес 29.03.2021

Финанс грамотлылыгы дәресләренең язгы сессиясе дәвам итә. 9 “А” сыйныфы да бүген, 29 нчы март көнне, “Бурычлар белән проблемалар булмасын өчен биш гади кагыйдә” дип аталган онлайн-дәрестә катнашты.
-
Лобачевский исемендәге конференциядә катнашу 27.03.2021

Укучыларыбыз үзләренең уңышлары белән шатландырып торалар. Күптән түгел 10 “А” сыйныфы укучысы Бодрова К. да бүләкләүгә ия булды. Ул укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге VI Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты. “Социаль-сәяси фәннәр" секциясендә тәкъдим ителгән “Көн проблемасы: яшүсмер һәм хокукый культура" чыгышы өчен ул III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз аны!
-
Укучыларыбыз К.Тинчурин бюсты ачылышында булып кайттылар 27.03.2021

Язгы лагерьның бүгенге көнен укучылар “Без авырудан курыкмыйбыз” сәламәтлек минуты белән башлап җибәрделәр, аннан “А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты” темасына әңгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде. Шулай ук “Театрның сихри дөньясы” дип исемләнгән бәйрәм-викторина узды. Укучылар А.С.Пушкинның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында да катнаштылар. Тагын алар саф һавада күп вакытларын үткәрделәр һәм Кәрим Тинчурин бюстын ачу тантанасында булып кайттылар.
-
Музей конкурсында катнашу 26.03.2021

26 нчы март көнне гимназиябез музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган « Күпмилләтле Казан » дип аталган мәктәп этнографик музейлары, музей почмаклары шәһәр смотр-конкурсында катнашып, шәһәр турына үтте. Биредә актив укучыларыбыздан тупланган махсус команда комиссияне музей белән таныштырып үтте, аның тарихы, экспозицияләре турында сөйләде.
Әлеге музей безнең гимназия тормышында инде күптәннән бик зур роль уйнап килә. Нәни укучыларыбыздан башлап өлкән сыйныларга хәтле балалар һәрберсе аның белән таныш, мәктәп тормышы музей эшчәнлеге белән бергә үрелеп бара. Шуңа да ул укучылар, укытучылар өчен якын, уку һәм тәрбия эшенең бер өлеше булып килә.
-
Язгы лагерьдагы күңелле мизгелләр 25.03.2021

Бүген, 25 нче март көнне, лагерьга йөрүче балалар күп вакытларын саф һавада уздырдылар. Алар паркта йөрделәр, анда төрле уеннар уйнадылар. Ә гимназиядә аларны кызыклы инглиз дәресләре каршы алды. Балаларның вакытлары биредә күңелле генә түгел, ә файдалы да үтә.
-
Ата-аналар җыелышы узды
24.03.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта “Мәгълүмати манипуляция” һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре хакында сөйләнде.













