Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 556 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Баскетбол буенча чемпионат 09.03.2021

Гимназиядә баскетбол буенча чемпионат дәвам итә. Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
11 “А” – 9 “А” (38-11)
10 “А” – 9 “Б” (53-8)
-
Радиода бәйрәм чыгарылышы 05.03.2021

Бүген, 5 нче март көнне, гимназиядә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Көне буена радиода бәйрәм чыгарылышы эшләде. Һәр тәнәфес саен укучылар, укытучылар тарафыннан котлаулар, теләкләр, җырлар яңгырады.
-
Бәйрәмчә флешмоб 05.03.2021

Гимназиябездә бүгенге иртә гадәттәгечә иртәнге зарядкадан түгел, ә бәйрәмчә флешмобтан башланды. Һәр сыйныфка җаваплы укучы беркетелде, аларның җитәкчелегендә күңелле музыка, җырлар астында бию элементлары белән берлектә зарядка башкарылды.
-
1 "Б" сыйныфында "Әлифба бәйрәме" үтте 05.03.2021

Әлифба, Әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә-
Зур бәйрәм шикелле.
Бүген, 5 нче март көнне, 1 “Б” сыйныфы укучыларының “Әлифба бәйрәме” үтте. Укучылар бию-җыр, шигырьләр әзерләгәннәр иде. Чара бик күңелле үтте. Нәни укучыларыбызны без бу олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2021

Бүген, 4 нче март көнне, 1 “В” сыйныфы өчен зур бәйрәм үткәрелде. Алар иң беренче мәктәп китапларын – Азбука һәм Әлифбаны тәмамладылар. Биредә укучылар үзләренең бар белгәннәрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, кечкенә генә театраль күренешләр тәкъдим иттеләр. Без нәни укучыларыбыз белән горурланабыз һәм уңышлар телибез!
-
Баскетбол буенча гимназия чемпионаты башланып китте 04.03.2021

Баскетбол буенча гимназия чемпионатының төркем этабы уеннары башланып китте. Бүген бу юнәлештә 8 нче, 9 нчы сыйныфлар көч сынаштылар. Уеннарның нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгеләр: 9 “А” һәм 8 “Б” сыйныфлары арасында 9 “А”, ә 8 “А” һәм 9 “Б” сыйныфлары арасында 9 “Б” сыйныфы җиңү яулады. Укучыларыбызга алдагы ярышларында уңышлар телибез!
-
Актив укучыларыбыз бүләкләнде 03.03.2021

Бүген, 3 нче март көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган конкурс-чараларда катнашып, активлыгын күрсәткән укучыларыбыз бүләкләнде.
-
Дуслык дәресе 02.03.2021

Бүген 7 “Б” сыйныфы Халыклар дуслыгы йортында “Дуслык дәресе”ндә булып кайттылар. Биредә аларга экскурсия үткәрделәр, фильмнар карадылар һәм сорауларга да җавап бирделәр.
-
Туган тел айлыгын йомгаклау 02.03.2021

Гимназиябездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган айлык үтте. Биредә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар катнашты. Ә бүген, 2 нче март көнне, әлеге айлыкны йомгаклап, тантаналы бәйрәм үтте. Биредә укучыларыбыз туган телләрендә җырладылар, шигырь сөйләделәр, театральләшкән күренешләр белән чыгышлар ясадылар.
-
"Алиш эзләреннән" конференциясендә катнашу 01.03.2021

Безнең гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы С.Азалия Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелгән “Алиш эзләреннән” дип аталган VIII бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул биредә “Шигърият бакчасында” секциясендә лауреат исеменә лаек булды. Укучыбызны әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!













