Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Район ярминкәсендә катнаштык 17.09.2012

Безнең мәктәп ел саен төрле күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә катнашып килә. 28 август көнне районда үткәрелгән күргәзмәдә катнашып I урынны алдык һәм 5000 сумлык сертификат белән бүләкләндек.
-
Әй, мәктәбем белем учагы Син гомернең иң гүзәл чагы... 01.09.2012

Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе дә күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын!? Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра. Ул матур итеп киенгән, бер кулында портфель, икенчесендә чәчәкләр. Күңелендә бәйрәм.
-
Китапханәгә яңа дәреслекләр кайтты. 23.08.2012

Безнең мәктәп икенче ел яңа стандартлар белән эшли. Китапханәгә 1нче һәм 2 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр кайтарылды. Алар Федераль дәүләт белем стандартына туры килә. Укучылар дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән.
-
Файдалы семинар
15.06.2012
Иске Рәҗәп урта мәктәбендә семинарлар күп үтә, ләкин бу семинар башкаларына ошамаган иде. Элеккеләре уку барышында булса, бусы нәкъ июнь уртасында балаларның җәйге каникуллары вакытына туры килде. Район мәгариф бүлеге тарафыннан куелган семинарның темасы “Авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясенең торышы” иде.
-
Россия көнен билгеләп үтү 12.06.2012

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп бәйрәмен – Россия көнен – билгеләп үтә. Әлеге көн демократия, кеше хокукы һәм гражданлык иреге принципларына, халкыбызның милләтара дуслыгы һәм патриотизм идеяләренә нигезләнгән яңа Россия дәүләтчелегенең үсешен гәүдәләндерә.
-
“Соңгы кыңгырау” 25.05.2012

Мәктәп еллары –кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмаслык истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. “Соңгы кыңгырау” 11 сыйныфлар өчен күңелле дә, бераз моңсу да бәйрәм
-
Пионериягә -90 яшь. 19.05.2012

Безнең “Дуслык” исемендәге балалар оешмасы Пионериянең – 90 еллыгын билгеләп үтте. Мәктәбебездә укучылар җыены уздырдык. Җыен Россия, Татарстан, мәктәп гимны белән башланып китте.
-
18 май көнне районыбызда Пионериянең 90 еллыгына багышланган балалар оешмасы хәрәкәте слеты 18.05.2012

18 май көнне районыбызда Пионериянең 90 еллыгына багышланган балалар оешмасы хәрәкәте слеты булды. Безнең мәктәптән дә делегация катнашты. Делегация составында 1984-1990 елларда мәктәбебездә өлкән пионервожатый булып эшләгән Миндубаева Резедә Минрәхимовна педагог-оештыручы Вилданова Роза Якубовна, 8 нче сыйныф укучылары, уку алдынгылары, иң актив укучылар Гараева Алсу, Гараева Кадрия катнаштылар.
-
Моңнар кайтсын авылга 17.05.2012

Авылыбызда сирәк кенә булса да гармун тавышлары ишетелә.Гармун олысын, кечесен үзенең моңнары белән тартып тора.Кая моң, шунда матурлык.
-
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышлап Спас муниципаль районы беренчелегенә җиңел атлетика буенча традицион эстафета 10.05.2012

8 майда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышлап Спас муниципаль районы беренчелегенә җиңел атлетика буенча традицион эстафета үткәрелде. Бу ярышларда район мәктәпләре һәм оешмалары катнашты. 8 этаптан торган (4 егет, 4 кыз) командалар 3200 м лы дистанциядә көч сынашты.
















