Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Файдалы семинар
Опубликовано: 15.06.2012Иске Рәҗәп урта мәктәбендә семинарлар күп үтә, ләкин бу семинар башкаларына ошамаган иде. Элеккеләре уку барышында булса, бусы нәкъ июнь уртасында балаларның җәйге каникуллары вакытына туры килде. Район мәгариф бүлеге тарафыннан куелган семинарның темасы “Авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясенең торышы” иде. Күрше авыл мәктәпләреннән хәзергесе көндә балалар белән лагерьда эшләүче тәрбиячеләр һәм җитәкчеләр көндезге ял һәм хезмәт лагерена җыелдылар. Кунакларны балалар чәчәкләр белән каршы алдылар. Иртәнге тантаналы линейка башланып китте. Һәр отряд үзенә тиешле бер төстәге футболкалардан киенгәннәр. Бер-бер артлы речёвкалар, девиз,рапортлар әйтелде, отрядның җырлары җырланган соң,балалар матур музыка астында зарядка ясадылар.
Килгән кунаклар мәктәп буенча экскурсиядә булдылар. Лагерьда яшәүчеләрнең штаб эшләре белән таныштылар. Лагерьда балалар шактый вакытларын иҗтимагый файдалы хезмәттә уздыралар. Залга куелган күргәзмә эшләре килгән кунакларны үзенә җәлеп итеп торды. Укучылар “Оста куллар”түгәрәгенә йөреп төрле кул эшләре башкарулары турында сөйләделәр. Хамидуллиналар гаиләсе энҗе-мәрҗән белән чигү эше белән күп еллардан бирле шөгыльләнәләр. Алар күп кенә конкурсларда, олимпиадаларда катнашып призлы урыннарны ала. Лилия һәм Алиянең кул эшләре кунакларда матур хисләр калдырды. Бакчадагы, мини фермадагы эшләр белән дә килүчеләр кызыксындылар. Укучылар бакчада күп итеп бәрәңге, суган, кишер, чөгендер үстерүләре, мини фермада сыер, бозаулар, сарыклар, куяннарны ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр.
Семинарның икенче өлешендә “Кече Сабантуй” чарасы үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне көтеп алалар һәм аның нинди тәртиптә булуын беләләр.Лагерьда балаларның хезмәте һәрвакыт ял белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә бу чара- укучыларның куйган хезмәтенә нәтиҗә ясау.Зур Сабантуйларны аларның әти-әниләре үткәрсә, монысын үткәрү аларга йөкләнгән иде. Сабантуй күренешен салфет җыюдан башладылар. Балалар колгага үзләре алып килгән яулык-сөлгеләрне бәйләделәр. Шунда ук үзләренең җырга һәм биюгә оста икәнлекләрен дә күтсәттеләр. Габделбәрова Рүзилә һәм Гәрәева Алсу “Сөлге биюе”, Хәйруллин Наил “Брейк Данс” биеделәр. Исламов Илфат, Загитова Рүзилә, Хәмидуллина Камилә тамашачыларга җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук балалар “ат чабышы”, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка күкәй салып йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, татарча көрәш уеннарында бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр һәм катнашучыларның барысы да Сабантуй бәйрәменнән бүләксез китмәде.
Семинарга килүчеләр тагын шунысына инандылар: балалар арасында дуслык, иптәшлек, башкарган эшләреннән канәгатьлек хисе, тырышлык, кызыксынучанлык, әйләнә-тирәгә матурлык таратуның барысы да хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәсе.
К списку новостей
















