Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
«Команда 2013» 22.10.2012

«Команда 2013» дип аталган Республика проектының муниципаль этабында безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясап II урынны яулады.
-
Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты 17.10.2012

17 нче октябрьдә Иске Рәҗәп урта мәктәбе спортзалында җиде куст (берләшмә) мәктәпләренең, 1994 елгы һәм алардан яшьрәк укучы кызлар һәм егетләр арасында “Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты” ярышлары үтте.
-
“Мини футболны – мәктәпкә!” 12.10.2012

“Мини футболны – мәктәпкә!” дигән гомумроссия проекты кысаларында 12 октябрьдә Болгар шәһәрендә (район үзәге) 1997-1998 елда туган малайлар һәм кызлар арасында “Олимп” универсал спортзалында, 9 мәктәп катнашында (16 команда – 9 малайлар, 6 кызлар) ярышлар үтте.
-
Укучылар җыены 12.10.2012

12 октябрь көнне мәктәбебездә укучылар җыены булды. Җыенны Россия, Татарстан, мәктәп гимны белән башлап җибәрдек.
-
Алиш ул – безнең горурлыгыбыз 10.10.2012

Ел саен А.Алишны зурлап искә алу өчен аның туган төбәгенә республиканың әдәбият-сәнгать әһелләре, туган-тумачалар җыела.
Быел бу олы бәйрәм 10 нчы октябрь көнне үткәрелде һәм биредә безнең бер төркем укучылар һәм укытучылар катнашты.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2012

Укытучым!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы , авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Кыңгыраулар чыңлый.
Ап-ак киемнәрдән
Әйтерсең лә инде фәрештә.
Кояш булып, белем нуры сибеп
Укытучы керә дәрескә.
Балачакның сабыр әнкәсе Сез,
Безнең өчен янып яшисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен.
Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез!
Укытучым! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа.
Кешелеккә илткән изгелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!
Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!
-
«Поздравь учителя» 05.10.2012

В нашей в Иске Рязяпской средней школе серьезно готовились ко «Дню учителя».
Начальные классы изготовили поздравительные открытки.
-
День пожилых людей 01.10.2012

Каждый год 1 октября проводим в школе «День пожилых людей»
Администрация школы, учителя, учащиеся школы серьезно готовились к проведению «Дня пожилых»: составили план, проводили классные часы: «Уважай старших»,«Моя любимая бабушка»,«Наши пожилые учителя».
-
Милләтләр кроссы -2012 24.09.2012

Ял көне булуга карамастан, укучылар, укытучылар районда оештырылган милләтләр кроссында катнашырга җыелдылар. Кроссны районыбыз башлыгы Камил абый Нугаев ачып җибәрде.Ул бу уенның һәр кеше өчен кирәклеге турында әйтеп китте. Барыбызга да физик яктан көчле булырга, төрле уеннарда катнашырга чакырды.
-
Мәктәп бакчасыннан мул яшелчә уңышы җыеп алынды 20.09.2012

Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары мәктәп бакчасыннан мул яшелчә уңышы җыеп алдылар. Югары уңыш алу өчен каникул вакытында укучылар бакчада бик тырышып эшләделәр.
















