Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Иске-Рязяпской СОШ
Әй, мәктәбем белем учагы Син гомернең иң гүзәл чагы...
Опубликовано: 01.09.2012Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе дә күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын!? Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра. Ул матур итеп киенгән, бер кулында портфель, икенчесендә чәчәкләр. Күңелендә бәйрәм.
Быел безнең мәктәп ишеген 71 бала ачып керде. 1 сыйныфка 1 укучы килде.
Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Әнисә Нуретдин кызы Булатова ачып җибәрде. Ул җәй көне эшләгән эшләребезгә тукталды һәм уңышларыбыз белән таныштырды. Мәктәп яны лагерында 53 бала, “Сәләт” лагерында 7 укучы ял итте. Хәзергесе вакытта мәктәп 1 сыер, 1 тана, 2 бозау, сарыклар, куяннар асрый. Бакчада балалар үзләре туклану өчен яшелчәләр үстерә.
Безнең укучыларыбыз укуда гына түгел, эштә дә өлгер. Алар арасында комбайнер ярдәмчесе булып Ранил Гатин, ашлык чистартуда Алсинә Гыйльметдинова, Илназ Гатауллин, Чулпан Галимовалар җәйге каникул чорында күмәк хуҗалыкка ярдәм иттеләр.
Бәйрәмебезнең иң кадерле кунаклары- үзләренең бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган пенсионер укытучыларны без бәйрәмнәрдән калдырганыбыз юк. Бу көнне аларның урыннары түрдә иде.
Килгән кунакларга мәктәп укучылары бәйрәм концерты күрсәтте.
Әйе, бала мәктәпкә, матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына, ул бәхетле булачак. Аңа шул үрләрне яулауда уңышлар телибез.
К списку новостей
















