Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
“Ягез әле, егетләр!” 03.03.2012

Шимбә көнне барлык мәктәп укучылары урамда төрле ярыш уеннарында катнаштылар.Алар иптәшләрен чаңгыга, чанага утыртып билгеле бер араны тартып уздылар. Шулай ук тулы сыйныф белән 1 км араны чабып үттеләр. Шуннан соң спортзалда “Ягез әле, егетләр”уены башланып китте.
-
“Күңелле стартлар”уены 02.03.2012

1-4 сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар”уены үтте.”Кыюлар”,”Җитезләр”,”Көчлеләр” командасы киләчәктә ватанны саклауга әзерлекләрен күрсәттеләр.
-
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” 02.03.2012

Хатын-кызлар барысына да өлгерә. Араларында столяр да, чәчәк кибете хуҗасы да, балалар тәрбиячесе дә очрый. Аларның иң яхшыларын исә Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең финалында ачыкладылар.
-
"Ел укытучысы -2012" 27.02.2012

"Ел укытучысы-2012" конкурсында катнашу өчен инглиз теле укытучысы Сәмигуллина Чулпан Ф. беренче этапта үзенең уңышлары турында материал туплап мәктәп сайтына урнаштырды .Аннары Болгарның 2 нче мәктәбендә 4 сыйныфта дәрес һәм сыйныф сәгате үткәрде һәм финалга чыкты.Монда аңа 4 укытучы белән көч сынашырга туры килде.
-
КФУ да ачык ишекләр көне 26.02.2012

Казан (Идел буе) Федераль университеты филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге гомуми урта мәктәптә белем алучыларны “Мин туган телемдә сөйләшәм”исемле иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакырган иде.
-
Яшик әле сөенеп. 25.02.2012

Журналист һәм шагыйрь, күп кенә җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Болгар” якташлык җәмгыяте рәисе, язучылар берлеге әгъзасы Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин шушы көннәрдә үзенең туган авылы мәктәбенә 60 яшьлек юбилеен үткәрергә кайтты. Шулай ук Камил абыйның дуслары, укыткан укытучылары, классташлары да бу кичәдән читтә калмадылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык-2012» 21.02.2012

«Созвездие-Йолдызлык-2012» эстрада сәнгате республика теленвизион ачык фестиваленең райондагы сайлап алу турында җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Татарстан чаңгы юлы-2012” 13.02.2012

12 нче февраль көнне “Олимп” универсаль спортзалы каршында “Татарстан чаңгы юлы-2012” исеме астында чаңгы ярышы үтте. Монда 4 яшьтән-67 яшькәчә спорт сөючеләр җыелган иде. Безнең мәктәптән 15 кеше катнашты.Алар арасында укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр дә бар иде.
-
Студентлар белән очрашу. 28.01.2012

27 январь көнне мәктәбебездә традиция буенча үткәрелә торган техникум, югары уку йортлары студентлары белән очрашу булды
-
“Хатын-кыз-класс җитәкчесе” номинациясендә өченче урын 19.01.2012

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән” дигән республика конкурсы зона этабында мәктәбебезнең математика укытучысы Хамидуллина Равилә Мингәрәй кызы катнашты. Ул “Хатын-кыз-класс җитәкчесе” номинациясендә өченче урынга лаек булды һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
















