муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Атналык чаралары 23.04.2016

Математика атналыгы кысаларында бүген 6 нчы сыйныфта "Масштаб" (укытучы Имамева Г.Х.), 7 нче сыйныфта "Тигезләмәләр системасы ярдәмендә хәрәкәткә мәсьәләләр чишү" (укытучы Загриева Г.Г.) темаларына ачык дәресләр үткәрелде. Математика укытучысы Нуриева А.М. укытучылар өчен ОГЭга әзерлек буенча мастер-класс уздырды.
-
Җир көне 22.04.2016

Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.
Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.
Шул уңайдан география укытучысы Шафигуллина Ә.Г. һәм 8 нче сыйныф укучысы Муллагалиева Ләйлә балалар бакчасында дәрес үткәрделәр.
-
Тукай дәресләре 20.04.2016

Бүген мәктәбебездә Бердәм Тукай дәресләре булып узды. Әлеге дәресләрне "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай" исеме астында татар теле һәм әдәбияты укытучылары үткәрде. Дәрестә укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәнгатьле укыдылар. Тагын бер тапкыр аның ятимлектә үткән балачагын, авыр, гыйбрәтле тормыш юлын хәтерләрендә яңарттылар.
-
Математика атналыгы 18.04.2016

Бүгеннән математика атналыгы башланып китте. Атна дәвамында ачык дәресләр, кызыклы викториналар, төрле уен-ярышлар, мастер-класслар, дәфтәрләр күргәзмәсе булуы көтелә.
-
Без Тукайлы балачактан 16.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Бу көннәрдә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен Г.Тукай әсәрләре буенча “Без Тукайлы балачактан” рәсем конкурсы оештырылды.Укучыларыбыз актив катнаштылар әлеге бәйгедә. Җиңүчеләрнең рәсемнәре район этабына җибәреләчәк.
-
"Театр" номинациясе 15.04.2016

"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсының "Театр" номинациясендә укучыларыбыз актив катнаштылар. "Бәхетле балачак" студиясе "Алтын чеби" әкиятен, "Хыял" драма коллективы Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм Сарык малае" спектаклен сәхнәләштерделәр. Куандырырлык нәтиҗәләр көтеп калабыз.
-
Сәләтле балачак - өметле киләчәк
13.04.2016
Бүген Балалар иҗат үзәгендә XVI районкүләм "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсы старт алды. "Вокал" номинациясендә "Күңелле балачак" һәм "Яшь авазлар" ансамбльләре, 1 нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Булат, 9 нчы сыйныф укучысы Гафуров Илзат, 10 нчы сыйныф укучылары Гибадуллина Инзилә, Шакиров Илһам чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчеләре: Имамиев И.И.
-
Космонавтика көне 12.04.2016

<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;="" background-image:="" initial;="" background-attachment:="" background-size:="" background-origin:="" background-clip:="" background-position:="" background-repeat:="" initial;"="">"12 нче апрель - Космонавтика көне" уңаеннан безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. “108 минут Гагарин белән” исеме астында эссе, шигырь, рәсем, ракета модельләренә конкурслар узды.
“Очсыз-кырыйсыз күк бит ул” дип исемләнгән мәктәпкүләм чарада укучылар үзләренең белемнәрен тагын да ныгыта алдылар. Әлеге мероприятие беренче космонавтның тулы биографиясен үзләштерергә ярдәм итте, күп яңа мәгълүмат, тәрбия үрнәге бирде. Шулай ук Ю.Гагарин космоска очарга 5 минут калганда төшерелгән видеоязма күрсәтелде.
- Космонавтика көне уңаеннан үткәрелгән конкурс эшләре 11.04.2016
-
Гаилә бәйрәме 08.04.2016

Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып .
Кызларның һәм улларның
Кадерлеләре булып.
Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием.
Сез булганга ,без бәхетле
Тыныч ,рәхәт яшибез.
Бүген мәдәният йортында 1-4 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында Гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-моңга, биюләргә, күңелле уеннарга бай булды. Һәркем күтәренке кәеф белән таралды.









