муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
25.03.2016
22-25 нче март көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары рус теле, математика, татар теле, сайлап алу фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Каникуллар башланды
21.03.2016
Бүгеннән язны каникул башланды. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен консультацияләр, "Волейбол", "Вокал" түгәрәкләре үткәрелде. Кич 19.00 сәг.тә гомуми әти-әниләр җыелышы булып үтте.
- Каникул планы 21.03.2016
-
Әти-әниләр җыелышы. 21.03.2016

Бүген мәктәбебездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Авылыбыз фельдшеры Муллагалиева Илсөя Нурислам кызы "Грипптан сак бул!" дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. , директор урынбасарлары Махиева Ф.М. , Имамиева Г.Х. укыту һәм тәрбия эшләренең торышы, ОГЭ һәм ЕГЭ бирү турындагы яңалыклар, укучыларның уңышлары, көндәлек туклануы турында чыгыш ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кубок безнеке! 21.03.2016

Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышында мәктәбебезнең укытучылар командасы 1 нче урын яулады. Грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Чын күңелебездән котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
Волейбол ярышында I урын 19.03.2016

Мәктәбебезнең кызлар волейбол командасы Асрутдинов Н.М. истәлегенә үткәрелгән ярышта II урын яуладылар. Молодцы, кызлар!!! Котлыйбыз!!! Тренерлары - Шакиров Рамил Шамилевич.
-
Сингапур укулары 15.03.2016

ц
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.
-
"Нур" драма түгәрәге эшчәнлеге 06.03.2016

"Нур" драма түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз авыл мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен сәхнәләштерделәр. Авыл халкы укучыларыбыз чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Инзилә Гибадуллина, Илһам Шакиров, Илнар Муллаянов, Алия Халиуллина, Таңсылу Саубанова, Алия Шайхлиева, Гөлнар Шайдуллина һәрберсе үз рольләрен искиткеч зур осталык белән башкардылар. Түгәрәк җитәкчесе Зөһрә Гатауллинаның да спектакльдә катнашуы нур өстенә нур өстәде. Молодцы!!!
-
Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! 05.03.2016

2000-2001 нче елгы укучылар арасында үткәрелгән волейбол ярышында безнең мәктәпнең егетләр командасы район күләмендә 1 нче урын алдылар. Молодцы егетләр!!! Җиңүчеләрне һәм тренерлары Шакиров Рамил Шамилевичны чын күңелебездән котлыйбыз!!!









