муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Без инде зур үстек, бишенчегә дә күчтек 24.05.2016

Узып китте 4 ел уку елы,
Ямансу да, бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Синдә күрергә өйрәндем
Матурлыгын дөньяның.
Тәүге кат синдә башкардым,
Балачагым җырларын, - дип саубуллаштылар беренче укытучылары Гарифуллина Дилә Гамилевна белән 4 нче сыйныф укучылары Инсаф, Илфар, Диана, Сөмбел, Ләйсән.
Кадерле 4 нче сыйныф укучылары!
Белем үрләренең башлангыч баскычын уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Урта сыйныфлар рәтенә баскач та, үзегезнең ныклы белемегезне күрсәтеп, иң актив укучылар булып калуыгызны телибез.
-
Мәктәбебез горурлыгы 19.05.2016

-
Җиңел атлетика ярышы
16.05.2016
14 нче май көнне мәктәбебез укучылары җиңел атлетика ярышында катнаштылар һәм куандырырлык нәтиҗәләргә ирештеләр:
1) Валиева Зәлия ( 6 кл.) - кечкенә тупны ыргыту буенча II урын;
2) Нургалиев Айнур (6 кл.) - 60 м.га йөгерүдә I урын, 400 м.га йөгерүдә II урын;
3) Загриев Фоат ( 8 кл.) - кечкенә тупны ыргыту буенча II урын;
4) Шайхлиева Алия (9 кл.) - озынлыкка сикерү буенча III урын.
Тренерлары: физик тәрбия укытучысы Шакиров Рамил Шамилевич. Котлыйбыз!!!
-
Концерт 13.05.2016

Түгәрәкләр эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максатыннан һәм Гаилә көне уңаеннан укучыларыбыз катнашында концерт куелды. Төрле конкурсларда катнашкан җырлар, сәхнә әсәрләре тәкъдим ителде тамашачыларга.
-
4 нче сыйныфта тикшерү эшләре 13.05.2016

11 һәм 13 нче май көннәрендә 4 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эшендә катнаштылар.
-
Бөек Җиңүгә 71 ел!!! 08.05.2016

Бөек Җиңүгә 71 ел дип
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын,
Безнең, сезгә шундый теләкләр. - дип җиткерделәр укучылар үзләренең теләкләрен ветераннарыбызга. Бүген Бөек җиңү көненә багышланган митинглар Түбән Симет һәм Югары Симет авылларында үткәрелде. Шулай ук "Үлемсез полк" акциясе дә үтте. Барлык укучылар һәм укытучылар коллективы актив катнаштылар.
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.
Исәннәрнең кадерен белик
Үлгәннәрнең каберен белик!
-
Ышаныч телефоны 04.05.2016

25.04.16-17.05.16 көннәрендә Халыкара балалар ышаныч телефоны айлыгы үтә.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" конкурсы нәтиҗәләре 29.04.2016

Кичә Балалар иҗат үзәгендә XVI Районкүләм "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсының гала-концерты үтте. Бүләкләнүчеләр арасында мәктәбебез укучыларының һәм өстәмә белем бирү педагогларының булуы - зур шатлык. Укучыларыбыз уңышлары:
1) "Гамәли сәнгать" номинациясендә Галиев Рәдиф ( 8 кл.) - I урын, Шакиров Илһам ( 10 кл.) - I урын.
2) " Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Яшь авазлар" ансамбле - I урын, "Тамчы" ансамбле - II урын.
3) "Вокаль-инструменталь ансамбльләр" номинациясендә "Баянчылар" ансамбле - III урын. Җитәкчеләре - Имамиев И.И.
4) "Театр" номинациясендә "Бәхетле балачак" коллективы - I урын, " Хыял" коллективы - II урын. Җитәкчеләре - Гатауллина З.Р.
5) "Остаз" номинациясе җиңүчеләре - Имамиев Ильмир Илфат улы, Гатауллина Зөһрә Рәхмәтулла кызы.
Зур җиңүләрегез белән котлыйбыз!!! Киләсе уку елында да матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә насыйп булсын!
-
Cозвездие-Йолдызлык-2016 27.04.2016

Бүген Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында Саба районы буенча "Созвездие - Йолдызлык-2016" фестиваленең йомгаклау концерты үткәрелде. Концертта "Күңелле балачак" ансамбле, 8 нче сыйныф укучысы Шарафиева Алсу (вокал-соло), 2 нче сыйныф укучысы Имамиева Нәфисә (конферанс) катнаштылар һәм район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Имамиев И.И.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2016

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Татар милләтенең бөек шагыйре Г.Тукай мирасы еллар узган саен халык күңеленә тирәнрәк юл яра бара.Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.
Бүген үткәрелгән Шигырь бәйрәмендә укучыларыбыз актив катнаштылар. Һәр класс укучылары Г.Тукайның төрле елларда язылган шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, җырларын җырладылар. Драма түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Г.Тукайга багышланган күренешләрне сәхнәләштерделәр.









