Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Һәйкәл" акциясен үткәрү!
27.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, "Һәйкәл" акциясе үткәрелде. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискка эзне суытмыйбыз. Акция барышында обелискның тирә-ягын 9 нчы сыйныфлар җыештырды, тематик сыйныф сәгатьләре оештырылды. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы!
25.04.2015
24 нче апрель көнне Тимершык урта мәктәбендә 1-11 нче сыйныф укучылары өчен ата-аналар җыелышы үткәрелде. "Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеге нигезендә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларны начар гадәтләр корбаны булудан саклау юллары" темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова чыгыш ясады. Җыелышта шулай ук районның балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Романова Алинә Григорьевна, участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсәлимович, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафиналар катнашты. Җыелышта балаларны начар гадәтләрдән саклау, дөрес тәрбия бирү буенча сүз барды. Интернет челтәрендә кеше тормышы өчен куркыныч булган сайтларга керүне тыярга кирәклеге, мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләренең үтәлешен, кич чыгуларны контрольгә алуның зарурлыгы аңлатылды. Шулай ук җәйге чорда балалар өчен җаваплылыкның икеләтә артуы искәртелде. Балаларның җәйге ялларын оештыру буенча мәгълүмат бирелде. Җыелыш нәтиҗәле үтте.
-
"Г.Тукай - милләтебезнең якты йолдызы!"
25.04.2015
26 нчы апрель - бөек Тукаебызның туган көне. Сөекле шагыйребезнең туган көнен зурлап үткәрү традициягә әйләнде. Бүген "Г.Тукай - милләтебезнең якты йолдызы!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова М.Ф. әзерләде. Шагыйрь әкиятләрендәге күп геройлар кунакка килде, хәтта "Тукай" (8 нче сыйныф укучысы Вәлиев Булат) үзе дә бәйрәмдә катнашты. Мәктәпнең сәнгатьле шигырь укучылары бик матур итеп шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Әдәби-музыкаль монтаж "Туган тел" җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды. Әдәби-музыкаль монтажны әзерләгән татар теле укытучылары Миннеханова М.Ф., Биктимирова Э.Г., 8 нче сыйныф укучыларына, чарада катнашкан барлык укучыларга зур рәхмәт.
-
Бөек Ватан сугышы Ветераннары белән очрашу!
23.04.2015
22 нче апрель көнне Тимершык урта мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Тимершык авыл җирлеге башлыгы Вафина Н.С., Ветераннарыбыздан Тимершык авылында гомер кичерүче Насыйбуллин Хәсиятулла Насыйбулла улы, Көек авылында яшәүче Гайфиев Шаһи Гайфетдин улы, сугыш чоры баласы, Татарстан Дәүләт музееның Байлар Сабасындагы филиалына нигез салучы, ветеран укытучы Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызы катнашты. Авыру сәбәпле, Шәйхелисламов Минислам Шәйхелислам улы килә алмады, очрашудан соң, укучылар аның хәлен белеп кайттылар. Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучылары алып барды. "Хореография"гә йөрүче укучыларыбыз Ветераннарыбыз хөрмәтенә матур биюләрен бүләк иттеләр. Очрашу оештыручы-педагог Л.З.Гафурова ясаган "Бөек Җиңү хатирәләре" дип исемләнгән презентация белән үрелеп алып барылды. 10 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Назлыгөл, физика укытучысы Вәлиева Л.Ә., Тимершык авылы мәдәният йорты методисты Айдар Хантимировлар моңлы җырларын башкардылар. Очрашуда кунакларыбыз укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Бөек Ватан сугышына Тимершык авылы җирлегеннән 720 ир-егет киткән, шуларның 305-е туган якларына әйләнеп кайткан. Мәктәптә алар турында мәгүлүмат тупланган, укучылар һәм укытучылар көче белән альбомнар эшләнде. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына зур игүтибар бирелә, аларга шефлык эше һәрдаим алып барыла. батыр йөрәкле, саф күңелле затларны, сугыш чоры кешеләрен онытырга хакыбыз юк! Утлы еллар аша алар безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр!
Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тарих белән бергә атлый
Сез яулаган мәңге даннар,
Сез китергән бөек шаннар!
Һәрберегезне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, тыныч, бәхетле тормыш телибез! Бәйрәм белән!!!
-
Укучылар обелиск янында!
23.04.2015
9 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н.Ә.) Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелискны елның төрле фасылларында да гел чистартып торалар. Язлар җиткәч, бар җирдә өмәләр башлана. Укучыларыбыз обелискның тирә-ягын чүп-чардан арындырдылар. Афәрин, укучылар!
-
День добрых рисунков!
21.04.2015
Мәктәптә "Весенняя неделя добра" акциясенең икенче көне "День добрых рисунков" темасы белән үтте. Укучылар яхшылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, матурлыкны чагылдырган бик күп рәсемнәр иҗат иткәннәр. Оештыручы-педагог Ләйсән Зуфаровна кечкенә рәссамнар белән әңгәмә оештырды. Укучыларыбыз матурлыкны күрә беләләр, яхшылыкны аңлыйлар. Афәрин, балалар! Яхшылык эшлик!
-
Класс җитәкчеләре җыелышы!
20.04.2015
Бүген, 20 нче апрель көнне, мәктәп күләмендә сыйныф җитәкчеләре өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә укучыларның мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләрен төгәл үтәүләре, кич чыгулар һәм гаиләдә бала белән ата-ана мөнәсәбәте темалары күтәрелде. Сыйныф җитәкчеләренә һәр укучының ата-анасы белән индивидуаль эшләргә, өйләрендә даими булырга кирәклеккә басым ясалды. Җыелышны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова алып барды.
-
"Весення неделя добра" акциясе башланды!
20.04.2015
Мәктәптә "Весенняя неделя добра" акциясе башланды. Атнаның 7 көнендә дә һәркем өчен кирәкле булган кешелеклелек, яхшылык, бер-береңә уңай мөнәсәбәтләр чагылыш табар. Буген акцияне атналык линейкада башлап җибәрдек һәм беренче көнен "Узып барышлый гына" дип атадык. Көн буена укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр, ашханә хезмәткәрләре бер-берсенә бары назлы караш ташладылар, кемдер дустын сыйныф ишеген ачып кертте, я сумкасын күтәреп алып барды, кемдер елмаеп дустына матур сүзләр әйтте. Әйе, бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк! Көннең уңышлы үтүе дә шуннан тора бит!
-
Ярминкәдә!
18.04.2015
Бүген Тимершык урта мәктәбендә тәрбия планы нигезендә ярминкә үткәрелде. 2-11 нче сыйныф укучылары ярминкәгә алдан әзерләнделәр, бәйләнгән башмаклар, киезләр, матур чәчәкләр, шулай ук салатлар, гөбәдияләр, тортлар, кыскасы, камыр ризыкларын күпләп алып килгәннәр. Һәр сыйныфның өстәле зәвык белән бизәлгән, исемнәр куелган. Оештыручы-педагог Ләйсән Зөфәровна махсус сценарие язды, укучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Укучылар үз товарларын бер-берсенә матур итеп тәкъдим иттеләр, аралашу культурасы үстерелде. Товарларына үзләре бәя куйдылар. Мондый чаралар укучыларның шәхес буларак үсешенә зур йогынты ясый, һөнәри тәрбия дә бирелә. Ярминкәнең нәтиҗәле үтүе өчен, әлбәттә, әти-әниләрнең дә хезмәте зур. Дирекция исеменнән әти-әниләргә, сыйныф җитәкчеләренә, оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага зур рәхмәт белдерелә.
-
Җир турында без нәрсәләр беләбез?
17.04.2015
Бүген 4 нче сыйныф укучылары, өч группага бүленеп, "Җир турында без нәрсәләр беләбез?" дигән темага проектлар иҗат иттеләр һәм сыйныфташлары, экспертлар алдында үзләренең эшләрен якладылар.