Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
15.01.2015
Тимершык урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап..." дигән исем астында тематик чаралар үтә. Тимершык авылында Бөек Ватан сугышында корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка шефлык итү 9 нчы сыйныф укучыларына (сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н.Ә.) йөкләнде. Алар бу эшкә зур җаваплылык белән карыйлар. 14 нче гыйнвар көнне Бәйрәмов Фәнис, Бәйрәмов Инсаф, Мусин Булатлар обелискның тирә-ягын кардан чистарттылар. Укучыларга һәм эшне оештырган сыйныф җитәкчесе Михайлова Н.Ә.га, укучыларның әти-әниләренә зур рәхмәт. Тыныч тормыш бүләк итү бәрабәренә корбан булганнарны онытырга хакыбыз юк! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.
-
"Дулкыннар" конкурсында!
11.01.2015
Һәр уку елында республикакүләм "Дулкыннар" конкурсы үткәрелә. Бу конкурсның район этабында укучыларыбыз бик теләп катнаша. Быел алар Хәсән Туфанның шигырьләрен өйрәнделәр. "Нәфис сүз" номинациясендә 6 нчы сыйныфтан Хаҗиева Галия, Нәҗипова Голназ, 7 нче сыйныфтан Галимова Зилә, Нуриева Илзия, Шаһабиева Дилә, 4 нче сыйныфтан Фатыйхова Миләүшә, Хәбибрахманова Фирүзә, "Вокал" номинациясендә Гарифуллина Айзиләләр катнашты. Фатыйхова Миләүшә конкурста 2 нче урын (укытучысы Галимова Г.Х.), Гарифуллина Айзилә 3 нче урын (укытучысы Дәүлиева Г.Р.) яуладылар. Конкурста катнашкан укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны кайнар котлыйбыз, алга таба тагы да зур уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәме дәвам итә...
11.01.2015
Бүген, 11 нче гыйнвар көнне, Лесхоз бистәсендә район мәктәпләрендә укучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Тимершык урта мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучылары Вәлиев Илфир, Вәлиев Рүзәл, Кәнәфиев Данис, Хантимеров Гаделләр катнашты. Алар яңа ел бәйрәме костюмнарыннан бардылар, уеннарда, конкурсларда катнаштылар, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Балаларга шундый күңелле мизгелләр оештырган өчен район хакимияте башлыгы Р.Н.Миннехановка һәм оештыручыларга укучыларның әти-әниләре исеменнән рәхмәт әйтәбез. Балаларны бәйрәм чарасында матур итеп ял иттереп алып кайткан оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага дирекция исеменнән рәхмәт белдерелә.
-
"Урман музее"на экскурсия!
09.01.2015
Бүген, 9 нчы гыйнвар көнне, 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары Лесхоз бистәсендә урнашкан "Урман музее"на экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Рузия апалары укучыларны музей белән якыннан таныштырды, эчтәлекле һәм данлы, тарихи экспонатлар турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Экскурсия укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерүдә, урман хуҗалыгы турында, аның күренекле шәхесләре хакында булган белемнәрен тулыландыруда зур роль уйный. Сыйныф җитәкчеләре Г.Х.Галимова, Л.Р.Якупова һәм оештыручы-педагог Л.З.Гафуровалар җитәкчелегендә оештырылган экскурсия нәтиҗәле булды, дирекция исеменнән аларга зур рәхмәт белдерелә.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге
09.01.2015
Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Алар түгәрәкләргә, консультацияләргә киләләр, план нигезендә экскурсияләр оештырыла. Бүген иртәнге сәгатьтә "Шахмат", "Судно модельләре төзү" түгәрәкләре нәтиҗәле үтте. 4,5 нче сыйныф укучылары Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыгып киттеләр.
-
Укучылар арасында волейбол ярышлары!
30.12.2014
Бүген, 30 нчы декабрь көнне, укучылар арасында волейбол ярышының зона этабы үткәрелде. Тимершык, Мичән, Симет, Шыңар мәктәпләре волейбол командалары ярышты. Һәр команда матур уеннар күрсәтте. Безнең егетләр һәм кызлар командалары 3 нче урынга лаек булдылар. Укучыларга һәм җитәкчеләре А.Г.Биктимировка зур рәхмәт белдерәбез.
-
Яңа ел бәйрәмнәре!
29.12.2014
28 нче декабрь көнне Тимершык авылы мәдәният йортында 1-11 нче сыйныфларның Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. 1-4 нче сыйныфларда ул "Әкият илендә" дип аталды. Бәйрәмгә әкият геройлары килде, һәр сыйныф үзенең матур чыгышларын күрсәтте. 5-7 нче сыйныфларда бәйрәм "Мисс Кар кызы" дип исемләнде. Һәр сыйныфтан Кар кызлары төрле яклап үзләрен күрсәтте, алар ярышта сынатмадылар. 8-11 нче сыйныфлар "Яңа ел кичендә" тамашасын тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәмнәре уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне котлаудан башланды. Әти-әниләр белән берлектә ясалган кар сыннары, 8-11 нче сыйныфлар чыгарган стена газеталары буенча да нәтиҗәләр ясалды. Гомумән, Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр дә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәмнәрне, махсус сценарие язып, матур итеп алып барган оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага, сыйныф җитәкчеләренә дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
Хөрмәтле укытучылар, техник хезмәткәрләр, операторлар, әти-әниләр, кадерле укучылар!!! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз. Гаилә бәхете, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар юлдаш булсын! Яңа ел изге теләкләрегезне тормышка ашырсын! Бәйрәм белән! Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
-
Мәктәпнең баскетбол командасы - 1 нче урында!
29.12.2014
Бүген, 29 нчы декабрьдә, район мәгариф хезмәткәрләренең баскетбол буенча зона ярышы үтте. Анда Мичән, Симет, Шыңар, Тимершык мәктәпләре катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Ярыш булгач, әлбәттә, җиңүчеләре дә була. Командалар бик яхшы уен күрсәттеләр. Нәтиҗә түбәндәгечә:
I урын - Тимершык урта мәктәбе
II урын - Симет урта мәктәбе
III урын - Шыңар урта мәктәбе
Мәктәбебезнең баскетбол командасын кайнар котлыйбыз һәм район ярышында кабат җинүләр насыйп булсын иде дибез! Афәрин, дуслар!
-
Ата-аналар җыелышы
27.12.2014
26 нчы декабрь көнне Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә:
1.2014-2015 нче уку елының беренче яртыеллыгындагы уңышлар һәм алда торган бурычлар. Мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев чыгышы.
2. Беренче яртыеллыкта укыту-тәрбия буенча нәтиҗәләр, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекнең торышы. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Фазылова Г.Җ.
3. "Кышкы каникул вакытында укучыларның иминлеген саклау һәм хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар". Психологик үзәк психологлары Нәзирә Назмутдинова һәм Лилия Данисовна чыгышлары.
Җыелышта әти-әниләр белән балаларны начар гадәтләрдән йолып калу буенча психологик тренинглар үткәрделәр, суицидларны кисәтү буенча лекция укыдылар.
Ата-аналар җыелышы эшлекле һәм нәтиҗәле үтте.
-
Педагогик киңәшмә
26.12.2014
25 нче декабрь көнне Тимершык урта мәктәбендә укытучыларның педагогик киңәшмәсе үткәрелде. Көн тәртибендә:
1."Гаилә белән мәктәпнең хезмәттәшлек итү юллары" темасына чыгыш.
2.I яртыеллык нәтиҗәләре, алда торган бурычлар.
3.Кышкы каникул планы белән таныштыру.
4.Төрлеләр.
Педагогик киңәшмәне мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев алып барды.