Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Лагерьның 12 нче көне!
15.06.2015
Кояшлы, ямьле июнь ае дәвам итә. Бүген - лагерьның 12 нче көне! Матур башланды көнебез, нәтиҗәле дәвам итте. Балаларның көтеп алган көннәре - "Нарат" боз сараена экскурсия оештырылды. Рәхәтләнеп шуып, ял итеп кайттылар. Әлбәттә, витаминга бай ризыклар белән тукландылар. Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучыларыбыз да эшләп кенә калмый, төрле экскурсияләргә баралар, спорт уеннары үткәрелә.
Лагерь көннәре файдалы үтә. Афәрин, балалар!
-
Лагерьның 11 нче көне!
13.06.2015
Бүген - 13 нче июнь. Лагерьга балалар бик теләп, сөенеп килделәр. "Табигатьне саклыйк!" акциясендә барлык балалар да бик теләп катнаштылар, Ләйсән апалары әйткән һәр сорауга җавап таптылар. Бию конкурсларына әзерлек дәвам итте. Әйе, лагерьда балалар бииләр дә, җырлыйлар да, уйныйлар да. Шундый мизгелләре белән истә кала да инде ул. Көннең истәлекле бүләкләрен алып , өйләргә таралыштылар. Афәрин, балалар! Тагы бер көннән очрашырбыз!
-
Лагерьның 10 нчы көне!
12.06.2015
Тимершык урта мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары гөрләп эшли. Балалар көн дә сагынып киләләр, күңелле мизгелләр белән кайтып китәләр. 12 нче июнь - Россия көне! Мәктәп яны лагерьларында бүген укучылар белән Россия турында әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар. Физрук Альберт абыйлары Гильмуллович балаларга күңелле стартлар уены үткәрде, көннең икенче яртысында рәхәтләнеп волейбол уйнадылар. Көн шулай матур һәм нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 9 нчы көне!
11.06.2015
Тимершык урта мәктәтәбендә иртән үк яңгыраган музыка тавышы күңелләрне иркәли. Музыка тавышына балаларның шат авазлары кушыла. Мәктәп яны лагерьлары әнә шулай көнен башлый һәм күңелле чаралар белән дәвам итә. Бүген иң күңеллесе Тимершык авылының Мишә буенда рәсем конкурсы үткәрелү булгандыр. Конкурс барышында шулай ук бик күңелле милли уеннар уйналды, балалар табигатьнең матурлыгы белән хозурландылар. Көннең икенче яртысында отрядлар арасында бию буенча ярышлар оештырылды, волейбол уйнадылар. "Шатлык" һәм "Пчелки" лагерьларында балалар көннәрен бик матур һәм игелекле итеп үткәрәләр. Әйдаманнарга, физрукларга, витаминга бай ризыклар белән тукландырган өчен пешекчеләргә, чисталыкны булдырган техник хезмәткәрләргә дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Лагерьның 8 нче көне!
10.06.2015
Лагерь эшләвен дәвам итә. Бүген лагерьның 8 нче көне! Иртән балаларны музыка сәламли, иртәнге зарядка, линейкадан соң, витаминга бай иртәнге аш ашыйлар. Аннары табышмаклар илендә сәяхәт кылдылар, туган як темасына проект эше якладылар. Төшке аштан соң, экологик сукмак буйлап Тимершык авылы буенча сәяхәттә булдылар. Авыл урамнарына, челтери чишмәләренә сокланып кайттылар. Бик канәгать калып, күңелле мизгелләрне күңелгә сеңдереп, балалар өйләренә таралыштылар.
Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче балалар да бик анәгать булдылар. Алар янына кунакка "Балкыш" социаль ярдәм күрсәтү оешмасыннан бер төркем хезмәткәрләр килде. "Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акциясе кысаларында "Спорт- сәламәтлек ул!" дип исемләнгән менә дигән эстафета үткәреп киттеләр. Психолог- Нуруллина Миляуша Ринатовна, соц. педагог Зиннатуллина А.Р., социаль хезмәткәр Хисамиева Г.Ф., бүлек мөдире Багманова Э.Ф.лар балаларга сәламәтлекнең кадерен белергә кирәклеген төшендерделәр.
-
Лагерьның 7 нче көне!
09.06.2015
Июнь аеның ямьле, кояшлы көне. Лагерьның 7 нче көненә дип шат йөзле балалар җыелды. Саф һавада гимнастика, иртәнге линейкалар үтте. Мәктәпнең китапханә залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан видеофильм карадык. Ул безгә тынычлыкның кадерен аңларга ярдәм итә. Табышмаклар иленә сәяхәт һәркемнең күңеленә хуш килде. Көннең иң күңелле мизгеле бию конкурсына әзерлек булгандыр. Витаминга бай көндезге аштан соң, бию конкурсы үткәрелде. Хореограф һәм әйдаманнар балаларга менә дигән биюләр өйрәткәннәр! Һәр отряд та җиңүче булды һәм лагерь грамотасы белән бүләкләнделәр. "Шатлык" лагерының мавыктыргыч мизгелләре әле балалар күңелендә озак сакланыр!!!
Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче балалар да бик канәгать. Мәктәп бакчасында яшелчәләр гөрләп үсеп киттеләр, чәчәкләр кояшка үрелеп үсә башладылар. Балалар Кызыл-Мишә авылында урнашкан фермага экскурсиягә бардылар, автоматлаштырылган ферма хуҗалыгын зур кызыксыну белән карадылар. Җитәкчеләре Лилия апалары Римгилевна балалар өчен күңелле мизгелләрне даими үткәреп кенә тора. Афәрин, балалар!
-
Лагерьның 6 нчы көне!!!
08.06.2015
Авылларда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйлар гөрләп үтеп тә китте. Ике көн ялдан соң, балалар лагерьны бик яратып килделәр. Лагерь тормышын сагынганнар. Иртәнге зарядка, линейкадан соң, балалар рәсем конкурсында актив катнаштылар. Хореограф Илназ абыйлары Фазылҗанов бию өйрәтте, иртәгә буласы бию конкурсына әзерләнделәр. Витаминга бай көндезге аштан соң, балалар мәктәп стадионында Альберт абыйлары Гыйльмуллович җитәкчелегендә футбол уйнадылар. Көн менә шулай тиз генә күңелле, мавыктыргыч булып үтеп тә китте. Лагерьның һәр көне балалар күңелендә бер мизгел булып сакланыр әле.
Хезмәт һәм ял лагере шулай ук бик матур гына башланып китте. Сабантуй җирен җыештырып кайттылар, Шакиров Шамил абыйлары белән баскетбол уйнадылар. Көннең нәтиҗәле үтүенә һәркем соклануын белдерде.
-
Лагерьның 5 нче көне!!!
05.06.2015
Лагерьның 5 нче көне. Җиләс,саф һава, рәхәт... Балалар бик шатланышып килделәр, иртәнге зарядкадан соң, балалар походка чыктылар. Тимершык авылының матур табигате, изге сулы чишмәләренә сокландык. Көндезге аштан соң, Шакиров Шамил абыйлары белән рәхәтләнеп футбол уйнадылар, спорт мәйданчыкларында шөгыльләнделәр. көн матур, истәлекле мизгелләргә бик бай булды. Бу көн дә әле балалар күңелендә озак сакланыр!
Хезмәт һәм ял лагеры да нәтиҗәле үтте, отрядта "Наркотикларсыз тормыш" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. лагерь начальнигы лилия Римгилевна, көнгә нәтиҗә ясап, бүгенге көнегез дә куанычлы үтте дип белдерде.
-
Лагерьларның 4 нче көне"
04.06.2015
Мәктәп яны лагерьларының 4 нче көне дә бик матур, нәтиҗәле үтте. Иртәнге зарядка, линейка үткәрелде. Витаминга бай иртәнге аштан соң, "Шатлык" лагеры балалары Миңгәр авылына Ш.Биктимиров исемендәге музейга экскурсиягә бардылар. Көннең икенче яртысында "Куркынычсыз каникуллар" акциясе кысаларында Челтәр компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга электр челтәренең Саба филиалы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Безгә оешманың әйдәп баручы инженеры Флорид Хаҗиев, мастер Марат Вәлеев, контролер Рәмилә Вилданова, инженер Миләүшә Якуповалар килде һәм электр челтәре турында аңлаттылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерделәр. Балалар белән конкурслар үткәрделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр. Очрашу файдалы булды.
"Пчелки" ял һәм хезмәт лагерына йөрүче балаларның көне дә матур үтте. Мәктәп бакчасында эшләделәр, өстәл уеннарын уйнадылар, көннең икенче яртысында Шамил Хәсәнович белән эстафета үткәрделәр. Әйе, лагерьларда ял да итәбез, сәламәтлекләр дә ныгытыла.
-
"Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагерының 3 нче көне!
03.06.2015
Мәктәп яны лагерьларының өченче көне! Барлыгы 65 бала ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Көн гадәттәгечә башланды, иртәнге линейка, музыка белән иртәнге зарядкалар булды. Витаминга бай иртәнге аштан соң, "Шахмат" түгәрәге үткәрелде. Гөлнара апалары Хәбибрахманова балаларны шахмат уйнау серләренә төшендерде, яхшы уенчылар өчен кечкенә генә ярыш та булды. 12 нче июнь - Россия көне! Шул уңайдан рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Һәр отряд экибаналар ясадылар, бер-берсенә тәкъдим иттеләр.
Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче балалар да мәктәп бакчасында эшләделәр, Россия көне уңаеннан, плакатлар иҗат иттеләр. Лагерь начальнигы Лилия Римгилевна балаларның ялын дөрес оештыруда кызыклы конкурслар уйлап таба. Гомумән, лагерьның һәр көне балалар күңеленә язылып бара.