Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Мәктәп яны лагерьларының икенче көне!
02.06.2015
02.06.2015
Тимершык урта мәктәбе балаларның шат авазларыннан яңгырап тора. "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры үзенең эш көнен иртәнге зарядкадан башлады. Линейкада көн дәвамында эшлисе эшләр планлаштырылды. Бүген балалар лагерьның ачылышына дип "Самими балачак" концертын әзерләделәр. Витаминга бай иртәнге һәм көндезге аш ашадылар. Футболны да бик яратып уйнадылар. Менә лагерьны ачар минутлар җитте. Флагны иң актив балалар - Фавиз белән Рәзилә күтәрделәр. Матур җырлар җырлап, биюләр биеп, үзләре иҗат иткән шигырьләр сөйләп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Лагерь флагы балаларга хәерле яллар теләп җелферди.
Ял һәм хезмәт лагеры да матур гына башланып китте. Балалар мәктәп биләмәсендәге төрле эшләрне башкаралар, бүген отряд газетасын чыгардылар, җырлар өйрәнделәр.
-
"Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры!
01.06.2015
Бүген, Тимершык урта мәктәбендә, "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Лагерьда 50 бала, ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытачаклар. Лагерьның беренче көне Балаларны яклау көненә туры килде. Балалар 4 отрядка берләштеләр, бүген җырлар өйрәнделәр, лагерьның ачылу тантанасына әзерләнделәр. Балаларга бик ошады.
-
Ял һәм хезмәт лагеры!
01.06.2015
Тимершык урта мәктәбендә "Пчелки" дип исемләнгән хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. балалар мәктәп биләмәсендә булган эшләрне башкардылар, отряд газетасы чыгардылар. Өстәл уеныннан шахмат уйнау серләренә төшенделәр. балаларга лагерь бик ошады.
-
Ата-аналар җыелышы!
01.06.2015
Бүген Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә:
1.2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре.Уку елы дәвамында үткәрелгән муниципаль контроль эшләргә анализ ясалды.
2.Яңа уку елыннан яңа мәктәп формасын булдыру.
3. Җәйге ялларны файдалы итеп үткәрү. Ышаныч телефоны буенча мәгълүмат.
4.Төрлеләр.
Ата-аналар җыелышын мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев алып барды.
Беренче көн тәртибе буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Г.Җ.Фазылова чыгыш ясады. Ул 2014-2015 нче уку елына һәм уку елы дәвамында үткәрелгән муниципаль контроль эшләргә җентекле анализ ясады, анализ слайдларда яктыртылды. Икенче көн тәртибе буенча сүз мәктәп формасы турында барды, слайдларда чагылдырып, Илгизәр Габделахатович яңа уку елыннан яңа форма турында аңлатты. Өченче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова сөйләде. Ул җәйге яллар турында әйтеп узды. Шулай ук ышаныч телефоны турында сөйләде, чыгыш презентация белән үрелеп алып барылды. Җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Җәйге чорда балалар өчен җаваплылык ата-аналар өстенә йөкләнүе ассызыкланды. Җыелышта Тимершык авылы җирлеге башлыгы Н.С.Вафина һәм район мәгариф бүлеге идарәсе психологы А.И.Гыймадиева катнашты. Җыелыш нәтиҗәле үтте.
-
Последний звонок!
22.05.2015
Сегодня в МБОУ «Тимершикская СОШ» прошел традиционный «Последний звонок» - праздник, знаменующий окончание учебного года и прощание со школой.
Вот прозвенел последний звонок.
В классе закончен последний урок.
Смолкнут ребячьи сейчас голоса,
Новая в жизни их ждет полоса.
Наша школа вновь проводила учеников 11-ого класса: 4 девушек и 2 парней. На торжественной линейке выпускников поздравляли директор школы И.Г.Давлиев, учителя и родители учеников.
В праздновании «Последнего звонка» приняли участие: начальник райпо Гайнетдинов Ш.А., методист Управления образования Сабинского муниципального района Ибрагимова Ч.Р., глава сельского поселения Тимершик Вафина Н.С. Каждый из них сказал самые добрые напутственные слова в адрес выпускников школы.
Сами выпускники пожелали приходящим им на смену достойно продолжить их добрые, хорошие дела. Право дать последний звонок было предоставлено выпускнику Сафину Айнуру и 1-класснице Загриевой Алие.
-
Бөек Җиңү көненә багышланган митинг!
10.05.2015
Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк!
Исәннәрнең кадерен белик. Үлгәннәрнең каберен белик!
Бөек Җиңүгә 70 ел дип,
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгбыз матур, күңелебез тыныч.
8 нче Май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелиск янында бәйрәм митингы булды. Митингка мәктәбебез белән алдан ук нык әзерләндек, 9 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Михайлова Н.А.) венок ясады, оештыручы-педагог Л.З, Гафурова шигырьләр, музыка укытучысы Г.Р.Дәүлиева җырлар өйрәттеләр, митингта чыгыш ясадык. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, Тимершык авылы җирлеге башлыгы Н.С.Вафина, мәктәбебез директоры И.Г.Дәүлиев, районнан килгән вәкил Шәүкәт Әсгатович чыгыш ясадылар. Митингтан соң, авыл хезмәтчәннәре, укучылар көче белән Ветераннарыбызга концерт күрсәтелде, 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Галимова Г.Х.) "Кызыл алмалар" дигән спектакльдән өзек күрсәттеләр. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына хөрмәтебезне әнә шулай күрсәттек. Беркайчан да сугышлар булмасын! Бар җирдә тынычлык хөкем сөрсен!
-
Онытырга хакыбыз юк!
08.05.2015
Иртәгә Бөек Җиңү бәйрәме. Илебез Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә үз көчләрен сынадылар, осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Бүген мәктәп укучылары каршында Республикакүләм "Яңа караш" дип аталаган фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясаган 2 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Гадел (җитәкчесе Гарифуллина М.М.), 4 нче сыйныф укучысы Хабибрахманова Фирүзә ((җитәкчесе Галимова Г.Х.), 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния (җитәкчесе Миннеханова М.Ф.), 9 нчы сыйныф укучысы Фазылова Зәлидә (җитәкчесе Фазылова Г.Җ.) чыгыш ясады. Шулай ук V Республикакүләм нәфис сүз бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу (җитәкчесе Биктимирова Э.Г.) Э.Мөэминованың "Әткәм хатлары" шигыре, башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургаязова Г.Х. бәйрәм көне уңаеннан үзе иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм кичәсен тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Фазылова Г.Җ., Хаҗиев А.Х. оештырдылар. Катнашкан барлык укучылар һәм укытучыларга рәхмәт белдерәбез! Бәйрәм белән сезне!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
07.05.2015
Тимершык урта мәктәбендә Җиңү бәйрәме уңаеннан күп төрле тәрбияви чаралар, очрашулар оештырыла. Бүген 8 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Ф.Миннеханова белән берлектә "Берәүгә дә сугыш афәтен күрергә язмасын иде!!!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чарага укучыларның әбиләре - сугыш чоры балалары чакырылды. Сөйләшү аралашу формасында үтте, укучылар әбиләре хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Әбиләр үзләре күргән авырлыкларны, сугыш вакытындагы ачлык-ялангачлык турында ачынып сөйләделәр. Очрашу-кичәне алып баручылар Айгөл белән Артур шигъри формада әбиләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә үзләре әзерләгән спектакльдән өзек күрсәттеләр. Чарада сөйләнгән һәр сүз балаларда патриотик хис тәрбияләде. Чараны оештырган һәм матур итеп үткәргән өчен 8 нче сыйныф җитәкчесе Миннеханова Миңсылу Фәнәви кызына зур рәхмәт. Әйе, берәүгә дә сугыш афәтен күрергә язмасын! Балачакны сугыш урламасын иде!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
06.05.2015
Тимершык урта мәктәбендә, Җиңү бәйрәме уңаеннан, тәрбияви чаралар даими үткәрелә. Китапханәдә шул уңайдан стенд ясалды. Стендка Тимершык авылы җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткән кешеләр турында күп мәгълүмат тупланган папкалар, медальләр куелды. 6, 7А, Б, 8, 10 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Хаҗиев А.Х., Фәйзетдинова З.Б., Хаҗиева Ә.Г., Миннеханова М.Ф., Вәлиева Г.Р.) папкаларны материаллар белән тулыландырып яңарттылар. Китапханәче Гөлсинә Хасыймовна белән оештыручы педагог Ләйсән Зөфәровналар да зур хезмәт куйдылар. Китапханәдә Җиңү көненә багышлап тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелә, экскурсияләр оештырыла.
-
Мәктәптә - өмә!
03.05.2015
30 нчы апрель көнне мәктәптә өмә үткәрелде. Мәктәп биләмәсен чүп-чардан арындырдык, мәктәп бакчасындагы түтәлләрне тырмаладык, спорт мәйданчыгын да чүптән арындырдык. "Изгеләр" чишмәсен җыештырдык, Тимершык авылының төп урамын чистартуга үзебез зур өлеш керттек. Өмәдән беркем дә читтә калмады!