Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Түгәрәк эшчәнлеге! 22.04.2014
Мәктәптә укучылар өчен күп төрле түгәрәкләр үткәрелә. Кызларның яратып йөри торган "Оста куллар" түгәрәге сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бик тә нәтиҗәле үтә диясем килә. Кызларның инде иҗат җимешләре әзер. 5 нче сыйныф укучылары Шамилова Инзилә - жилет, Карамова Рәзинә һәм 3 нче сыйныф укучысы Кәримуллина Илсинә бик матур киезләр бәйләгәннәр. Барысы да кул эшләре белән утыралар, өйрәнәләр, бик тырышалар. Җитәкчеләре Рәсимә Галихановна шөгыльнең һәр темасын җентекләп аңлата, кызыксындыра белә. Түгәрәккә йөрүче кызлар үзенә бик тә рәхмәтле.
-
Күңелле өмә! 19.04.2014
Бүген, 18 нче апрель көнне, мәктәптә зур өмә оештырылды. Һәр кеше эш кораллары белән килгән. Барлык укучылар, укытучылар мәктәп биләмәсен җыештырдык: карлар таратылды, кар астыннан чыккан чүп-чарлар җыелды. Мәктәп биләмәсе чистарып калды. Әле алда өмәләр күп булыр!
Тырышып эшләгән укучыларга, укытучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелде.
-
Татар кызы бәйгесе! 16.04.2014
Тимершык урта мәктәбендә тәрбияви һәм ял итү чаралары даими оештырыла. 16 нчы апрель көнне "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 7 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния, 8 нче сыйныфтан - Дәүләтҗанова Айсинә, 9 нчы сыйныфтан - Фазылова Таңсылу, 10 нчы сыйныфтан Фазылова Зәринәләр катнашты. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, аларны шулай ук сыйныфташлары да яклап чыгыш ясадылар. Осталык, уңганлык, тапкырлык-зирәклек, белем, сәнгать буенча бәйге турларын кызлар бик уңышлы үтте. Кул эшләрен дә тәкъдим иттеләр. Татар әкиятләрендәге Зөһрә, Айсылу, Гөлчәчәкләрдән бер дә ким түгелләр. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 нче урын - Фазылова Зәринә
2 нче урын - Нуриева Ләйсәния
3 нче урын - Дәүләтҗанова Айсинә белән Фазылова Таңсылу
Дирекция исеменнән бәйгедә катнашучы кызларга Грамота белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бар яктан да булган, укуда да сынатмаган бу кызларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, укуларында уңышлар телибез. Афәрин, кызлар!
Бәйрәмнең икенче өлешендә дискотека булды. Укучылар рәхәтләнеп биеделәр, ял иттеләр.
-
Үз уеныбыз 15.04.2014
Бүген 7 - 8 нче сыйныф укучылары катнашында математик бәйге - " Үз уеныбыз" үткәрелде. Уенда ике команда көч сынашты. Һәр команданың уенчылары сорауларга дөрес җавапларын бирә алдылар. Уен күңелле һәм, әлбәттә, укучылар өчен файдалы булды. Математик ярышны Михайлова Н.А. үткәрде.
-
Тимурчылар хезмәте! 14.04.2014
Мәктәбебез тимурчылары гел хезмәттә. 8 нче сыйныф укучылары Ветеран укытучы Сәфәргалиева Шәмсегөл апага йорт эшләренә ярдәм итәргә бардылар. Дәүләтҗанова Айсинә, Нотфуллина Рәзинә, Гомәров Айнур, Мусин Булатлар ишекалдындагы карларны тараттылар, вак-төяк эшләргә булыштылар. Ветеран укытучы укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. "Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, тырышып укыгыз,"- дип теләкләрен җиткерде.
-
Тоталь диктант 12.04.2014
Бүген безнең мәктәп укучылары Россия күләмендә барган "Тоталь диктант" акциясенә кушылып, бердәм диктант яздылар. Диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева Г.Р. яздырды. Укучыларның грамоталылыгын арттыру, белемле булуның әһәмиятен аңлау өчен мондый чараларның йогынтысы зур.
-
12 нче апрель - Космонавтика көне! 12.04.2014
12 нче апрель - Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы- космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итә...
Тимершык урта мәктәбендә "Космонавтика көне" бик нәтиҗәле үтте. Физика укытучысы Л.Ә.Вәлиева 10 нчы сыйныф укучылары белән "Космос һәм космонавтлар" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Чарада 1-5 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар презентация белән космос, планеталар, космонавтлар турында тулы мәгълүмат бирделәр. Соңыннан укучыларга викторина сораулары тәкъдим ителде.
Сыйныфтан тыш чара файдалы һәм нәтиҗәле үтте. Тематик чыгыш шулай ук тәнәфес вакытында мәктәп радиосыннан да ясалды. Укучылар "Космонавтика көне" уңаеннан бик матур рәсемнәр иҗат иттеләр, алардан күргәзмә куелды.
-
Кызыклы математика 10.04.2014
Бүген, 10 апрель көнне, 5 сыйныфлар катнашында "Кызыклы математика" дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Балалар укытучылары Валиева Ландыш Әгъләмҗановнаның сорауларына җавап бирделәр, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, космонавтика көненә багышланган плакат ясадылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Ветеран янында! 10.04.2014
Тимершык урта мәктәбендә "Өлкәннәргә игътибарлы бул!" девизы белән күп төрле чаралар оештырыла. Тимурчылар, волонтерлар да өлкәннәребезгә һәрвакыт ярдәмгә ашыгалар, өлкәннәребезгә бик тә игътибарлы алар. Сыйныф сәгатьләрендә бу уңайдан әңгәмәләр үткәрелә. Зилә Бәшировна җитәкчелегендә бер төркем укучылар Көек авылында гомер кичерүче Гайфиев Шаһи Гайфетдиновичта булдылар. Алар Ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, хәл-әхвәлен сораштылар. Шаһи бабай бүгенге тормышыннан бик канәгать.
-
Инглиз теле укытучылары семинары 08.04.2014
Бүген безнең мәктәп базасында "Мәктәптә инглиз теле укытуда коммуникатив юнәлеш" дигән темага инглиз теле укытучыларының район семинары булып үтте.