Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Өлкәннәребез кунакка килделәр! 03.10.2014
Октябрь аенда бик күркәм бәйрәм - Өлкәннәр көне үткәрелә. Бәйрәм көнендә мәктәптә эшләгән, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган өлкән буын вәкилләрен чакырып кунак итәбез. Бәйрәмнең беренче өлешендә алар хөрмәтенә 7 нче А (сыйныф җитәкчеләре Фәйзетдинова З.Б.) һәм 7 нче Б сыйныфлары (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Ә.Г.) бик матур әдәби-музыкаль монтаж куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп ашханәсендә чәй табыны янында дәвам итте. Истәлекләр, эшләү дәверендә булып узган вакыйгалар турында сөйләнде, өлкәннәребез яшьләребезгә киңәшләрен бирделәр , профсоюз оешмасына, мәктәп администрациясенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Бәйрәм белән! 02.10.2014
5 нче октябрь - Укытучыларның һөнәри бәйрәме! Бүген мәктәпнең укучылар Думасы иртән укытучыларны котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Укытучым, минем, сүнмәс назым,
Якты язым - балачакларым!
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелелемдә Сезне саклармын.
Сезгә булган матур теләкләр
Шытып чыкты йөрәк түрендә.
Сәламәтлек, озын гомер, бәхет
Без телибез алгы көнегездә.
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!!!
-
Тимурчылар һәрвакыт хәрәкәттә! 01.10.2014
Мәктәптә тимурчылар һәрвакыт хәрәкәттә. Алар өлкәннәребезне ярдәмнәреннән ташламыйлар. Яннарында булалар, хәл-әхвәлләрен сорашалар, йорт эшләренә булышлык күрсәтәләр. 10 нчы сыйныф укучылары Тимершык урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган Елена апа Мирзовнага даими баралар. Ветеран укытучы балаларга киңәшләрен бирә, олы рәхмәтләрен җиткерә.
-
5 нче сыйныфта җыен! 27.09.2014
Бүген 5 нче сыйныфта "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән җыен булды. Аны оештыручы педагог Л.З.Гафурова үткәрде. Җыен отрядның сәламләвеннән башланды. Ләйсән Зөфәровна укучыларга игътибарлылыкка берничә уен үткәрде, юл йөрү кагыйдәләре буенча презентация әзерләнде. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр. Аңламаган өлешләре аңлатылды. Җыен нәтиҗәле үтте.
-
"Барысын да белергә хакым бар!" 22.09.2014
18 нче сентябрьдән 22 нче сентябрьгә кадәр мәктәптә "Дети России" дип исемләнгән профилактик чаралар үткәрелде. Заман афәте булган, сәламәтлеккә зыян сала торган наркотикларның һәр төрлесеннән балаларны саклау өчен тематик акцияләр даими үткәрелеп тора. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, сыйныф сәгатьләре, очрашулар оештырыла. "Барысын да белергә хакым бар" дип исемләнгән интернет-дәресләр үткәрелде, видеофильмнар карадылар, барлык укучыларга тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар белән бәйле проблемалар туган очракта шалтыратырга мөмкин булган ышаныч телефоны номерлары кабат искә төшерелде. Бу чаралар нигезендә укучылар кеше гомеренең иң кыйммәтле нәрсә икәнлегенә тагы бер кат инандылар.
-
Чишмәләргә шефлык итү - изгелек! 20.09.2014
Мәктәптә чишмәләргә шефлык итүнең мөһим икәнлеген һәр бала яхшы аңлый. 19 нчы сентябрьдә 8 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Ф.Миннеханова белән "Изгеләр чишмәсен" җыештырып кайттылар. Аның шифалы суын эчеп, күпләр сихәтләнә.
-
Кросс наций 20.09.2014
Хәрәкәттә – бәрәкәт. Йөгергәч, сулышлар иркенәеп, аяклар җиңеләеп китә. Җиңел атлетика өчен бары теләк кенә кирәк. Ярыш принцибы салынмаган иң яшь проектларның берсе булган “Милләтләр кроссы” шушы максатка инде ун елга якын хезмәт итә. Быел Тимершык урта мәктәбендә “Милләтләр кроссы-2014” беренче тапкыр яңа бина янында үтте. Ул көнне көзге яңгыр да тыелып торды. Ул көнне укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр – барысы да стартка басты.
-
"Көзге кросс-2014"! 15.09.2014
Мәктәптә "Көзге кросс-2014" старт алды. 13 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында кросс үткәрелде. Укучыларыбыз бик актив катнашты. Чараны үткәргән физкультура укытучылары - Ш.Х.Шакиров һәм А.Г.Биктимировка рәхмәт белдерелә.
16 нчы сентябрьдә кросс 5-8 нче сыйныфлар өчен үткәрелә.
-
15 нче сентябрь - Варислар туган көн! 15.09.2014
Бүген - Татарстан Варислары берлегенең туган көне. Шушы уңайдан мәктәптә Шәүкәт Биктимиров исемендәге балалар оешмасының җыены үткәрелде. Һәр отряд чыгышын карадык, шуннан соң 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарга, ә 5 нче сыйныф укучыларын вариска алдык. Аларга 7 нче сыйныф укучылары галстуклар тактылар. Укучыларыбыз үзләренә зур җаваплылык алдылар. Җыенның икенче өлеше Тимершык авылының иң гүзәл урынында - Вәкил тугайлыгында дәвам итте. Укучылар, отряд җырлары җырлап, төрле күңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Чишмәләр - яшәү чыганагы! 09.09.2014
Мәктәптә тимурчылык эшенә зур игътибар бирелә. Чишмәләргә шефлык итү- мөһим эш. 6 нчы сыйныф укучыларының сыйныф сәгате (җомга көнне) авылыбызның "Сабир" чишмәсе янында үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Хаҗиев А.Х. чишмәләр, аларның килеп чыгышлары, шифалы суының халыкка файдасы турында сөйләде. Шуннан соң чишмә биләмәсе чистартылды, улаклары юылды. Сыйныф сәгате файдалы һәм нәтиҗәле үтте.