Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Класс сәгате "Җиңү шатлыгы - безнең шатлык"
07.05.2014
7 нче май көнне 8 нче сыйныфта " Җиңү шатлыгы - безнең шатлык" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Фазылова Зәлидә классташларын бабасы - Шакуров Нәҗип бабайның сугышчан юлы белән таныштырды. Укучыларга бабасының орден, медальләрен күрсәтте. Нотфуллина Рәзинә Насибуллин Хәсият бабайның сугыш хатирәләрен сөйләде. Калган укучылар да авылдашларының, бабаларының тормыш юллары белән классташларын таныштырып үттеләр. Тәрбия сәгате укучыларда якты истәлекләр калдырды.
-
Баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу! 30.04.2014
Бүген Шыңар урта мәктәбе баскетболчылары белән безнең мәктәпнең баскетболчылары арасында иптәшләрчә очрашу үткәрелде. Уен бик матур, нәтиҗәле барды. Ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә була. Ярышта баскетболчы кызларыбыз каршы якны җиңделәр, ә Шыңар урта мәктәбенең егетләр командасы көчлерәк булды, алар җиңү яулады. Афәрин, егетләр-кызлар! Һәрчак шулай күңелле, эшлекле очрашулар булып торсын! "Баскетбол" түгәрәге җитәкчесе Ш.Х.Шакиров мондый эшлекле очрашуларны даими үткәрә, эшендә уңышлар телибез.
-
Тимурчылар чишмә янында! 30.04.2014
Табигать - яшәү чыганагы! Язгы табигать кешеләр ярдәменә бик мохтаҗ. Мәктәбебез тимурчылары чишмәләрне онытмыйлар. Бүген, 30 нчы апрель көнне, 7 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Ф.Миннеханова белән Хантимер чишмәсенә бардылар. Чишмә кырыйларын җыештырдылар, тирә-ягын чүп-чардан арындырдылар. Укучыларыбыз үз эшләреннән бик канәгать калдылар.
Дирекция исеменнән тимурчыларга зур рәхмәт белдерелә.
-
"Тукай безнең күңелләрдә!" 26.04.2014
Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан, мәктәптә бүген "Тукай безнең күңелләрдә!" дип исемләнгән радиомарафон үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның турында истәлекләр укыдылар, үзләренең уй-фикерләрен белдерделәр. Әйе, Тукайның берсеннән-берсе мәгънәле шигырьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы, укыган саен укыйсы килә. Шунысы куанычлы, укучыларыбыз шагыйрьнең иҗатын беләләр. Аның турында үзләре шигъри әсәрләр иҗат итәләр.
Радиомарафон бик нәтиҗәле үтте.
-
"Шигырь" бәйрәме! 25.04.2014
26 нчы апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне! Шул уңайдан мәктәптә шигъри бәйрәм оештырылды. 1-11 нче сыйныф укучылары, сәнгать яраткан укытучылар, хезмәткәрләр, "Шигырь" бәйрәменә дип, мәктәп китапханәсенә җыелды. Шигъри бәйрәмгә әзерлек максатыннан, сыйныфларда шигырь конкурслары үткәрелде, җиңүчеләр мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нуруллина З.Ф., Миннеханова М.Ф.лар әзерләде. Бәйрәмне 10 нчы сыйныфтан Закарова Эльмира, Гаттарова Илзидә, Загидуллин Искәндәрләр алып барды. Шигырь бәйрәмендә 17 укучы шигъри конкурста катнашты. Алар Г.Тукайның "Ак бабай", "Милли моңнар", "Иртә", "Ана догасы", "Кыш", "Туган авыл" һ.б.шигырьләрен яратып сөйләделәр. Бәйрәмдә үзләре иҗат иткән шигырьләрен Хаҗиева Айлия (2 кл.), Фатыйхова Миләүшә (3 кл.), Гарифуллина Айзилә (3 кл.); 11 нче сыйныф укучысы Латыйпова Зилә әбисе иҗат иткән шигырьне тәкъдим итте. Шигырь бәйрәме татар халкының лейтмотивына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
26 нчы апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган радиомарафон үткәрелә. Көн буена укучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен, аңа багышлап язылганнарын сөйләрләр. Сүзебез ТУКАЙ турында булыр...
-
Яхшылык эшлик! 25.04.2014
"Һәр көнне яхшылык эшлик!" девизы белән яшәү - зур бәхет ул. Мәктәпнең тимурчылары, волонтерлары ярдәмгә мохтаҗларга зур игътибар күрсәтәләр. 24 нче апрель көнне, дәресләрдән соң, волотерлар - Закарова Эльмира, Загидуллин Искәндәр, Гаттарова Илзидәләр, Саба махсус (коррекцион) 8 нче төрдәге гомумбелем бирү мәктәп-интернатына барып, "Яхшылыкның чиге юк" акциясен үткәреп кайттылар. Андагы балалар волонтерларыбызны сагынып көтеп торалар. Акция барышында балалар төрле уеннарда катнаштылар, бер-берләренә матур сүзләр әйттеләр. Әйе, аларга зур игътибар кирәк.
-
"Ялкын" бию төркеменең уңышы! 24.04.2014
Саба районында өстәмә белем бирү түгәрәкләре буенча тематик бәйгеләр даими оештырыла. "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" дип исемләнгән конкурста мәктәбебезнең "Ялкын" бию төркеме рус халык биюе белән катнашты һәм 2 нче урын яулады. Укучыларга һәи җитәкчеләре И.Р.Фазылҗановка зур рәхмәт белдерелә, алга таба да зур уңышлар тели.
-
Укучыларыбыз уңышы
24.04.2014
Бүген бер төркем укучыларыбыз Байлар Сабасында Сәләтле балалар мәктәбендә үткәрелгән "Филология, мәдәният, тарих: яңа караш" дип аталган I зона фәнни-гамәли конференциясендә катнашып кайттылар. Уңышларыбыз да байтак: "Әдәби иҗат һәм сәнгатьле сөйләм" номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлия 2 нче урын (укытучысы Мусина Г.Ф.), 3 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Миләүшә 1 нче урын алдылар (укытучысы Галимова Г.Х.); "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Хисаметдинова Элина 3 нче урынны алды (укытучысы - Фәлванова А.Ф.); "Татар филологиясенең актуаль проблемалары" секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния 2 нче урын (укытучысы Миннеханова М.Ф.); "Татар әдәбиятының актуаль проблемалары" номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә 3 нче урынны алдылар (укытучысы Нуруллина З.Ф.). Шулай ук 3 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Айзилә, Гараева Рәзиләләр (укытучылары Галимова Г.Х.), 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Зәринә (укытучысы Валиева Г.Р.) бик матур чыгыш ясап, конкурсның Сертификатына ия булдылар. Барлык катнашкан укучыларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
"Юлларда имин бул!" 23.04.2014
Бүген, 23 нче апрель көнне, мәктәптә Балаларны яклау көннәре кысаларында "Юлларда имин йөр!" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чараны 6 нчы Б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Хазиева Ә.Г. белән файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештырдылар. Башта тематик видеофильм күрсәтелде, фильм буенча викторина сорауларына җавап бирелде. 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында интеллектуаль уен булды. Кунак булып килгән ГИБДД хезмәткәре Илнур абыйлары Насыйбуллин белән Гүзәл апалары актив укучыларга бүләкләр бирделәр, Илнур абыйлары юл фаҗигаләрен булдырмый калу серләренә төшендерде. Сыйныфтан тыш чараны әзерләгән өчен сыйныф җитәкчесе Хазиева Ә.Г.га, 6 нчы сыйныф укучыларына дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә. Мондый чаралар, чыннан да, юл фаҗигаләрен булдырмый калуда әһәмиятле урын алып тора.
-
Математик бәйге 22.04.2014
Бүген, 22 апрель көнне, 6а һәм 6б сыйныфлары катнашында "Крестики - Нолики" дип исемләнгән математик ярыш үткәрелде. Укучылар математика буенча көч сынаштылар. Балалар укытучылары Михайлова Нурия Альхамовнаның сорауларына дөрес, төгәл җавап бирделәр, төрле авырлыктагы мәсьәләләр чиштеләр. Чара кызыклы, мавыктыргыч һәм укучылар өчен файдалы булды.