Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Лагерьның икенче көне! "Математика һәм без" атнасы. 02.06.2014
Көн кояшлы, җылы, матур. Шат күңелле балалар лагерьга килделәр. Иртәнге линейкада лагерь начальнигы Х.С.Нәҗипова көндәлек план белән таныштырды, тәртип кагыйдәләрен искә төшерде. Физрук Альберт абыйлары белән Рәнис абыйлары иртәнге зарядка ясатты. Н.А.Михайлова балалар белән “Мин һәм минем отрядым саннарда” дип исемләнгән математик уен үткәрде. Уен барышында отрядлардан “Иң тапкыр”, “Тиз санаучы”, “Тиз исәпләүче” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Баязит, Илзия, Инзил, Илсаф, Илсинә, Зөлфәт, Данилләр математик уеннарда бик актив катнаштылар һәм призга лаек булдылар. Уен бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте. “Кызыклы бүләк”не ясаучыларның да фантазияләргә бай икәнлекләре ачыкланды. Балалар шулай ук кәгазьдән саннар һәм фигуралар ясадылар. Бик булдыралар, афәрин. Нинди генә бүләкләр юк иде! “Күңелле эстафеталар”ны Альберт белән Ранис абыйлары бик күңелле алып бардылар. Җиләк-җимешкә бай, сәламәтлек өчен бик тә кирәкле иртәнге һәм көндезге ашларны балалар бик яратып ашадылар, пешекче апаларга зур рәхмәт әйттеләр. Лагерьның икенче көне дә нәтиҗәле үтте. Аның мавыктыргыч мизгелләре балалар күңелендә әле озак сакланыр!!!
-
Лагерьның беренче көне! 01.06.2014
Җәйге каникуллар башланды. Каникуллар башлану белән "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры да эшли башлады. Балаларны яклау көненә туры килүе бик үзенчәлекле булды. Лагерьның ачылу тантанасында мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев, балаларны икеләтә бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Балалар отрядларга бүленделәр, газета чыгардылар, асфальтка балачакның иң матур мизгелләрен рәсем итеп ясадылар. Ашханәдә витаминга бай, файдалы ризыклар, җиләк-җимеш белән сыйландылар. Гомумән, лагерьның беренче көне балаларның күңелләрендә әле озак сакланыр!
-
Ата-аналар җыелышы! 27.05.2014
Бүген Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.Көн тәртибендә:
1."Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акция кысаларында, "Балаларыбызны наркоманиядән саклап калыйк!" темасына чыгыш.
2.2013-2014 нче уку елына йомгак ясау.
3. Җәйге ялны һәм хезмәтне оештыру мәсьәләләре.
Җыелышта Саба районы прокуроры Р.Ф.Салахов, район шифаханәсе наркологы Ф.Н.Хәбибуллин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафиналар катнаштылар һәм балаларны начар гадәтләрдән, төрле бәла-казалардан саклау юллары, наркотикның кеше тормышына һәм җәмгыятькә китергән зыяны турында тәфсилләп аңлаттылар.
Төп өлештән соң, җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе! 27.05.2014
Мәктәбебездә тәрбияви чаралар төрле формаларда даими үткәрелеп тора. 20 нче майдан 26 нчы июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акциясе бара. Бу уңайдан күп төрле чаралар оештырыла. Бүген 1-4 нче сыйныфлар өчен "Начар гадәтләрне үз итмә!" акциясе үткәрелде. Мәктәбебез волонтерлары Закарова Эльмира белән Гаттарова Илзидәләр (10 нчы сыйныф укучылары) укучыларга тәмәкенең, алкогольнең, наркотикларның зыяны турында видеороликлар ярдәмендә аңлату эшләре алып бардылар. Укучылар, әңгәмәдә катнашып, үз фикерләрен җиткерделәр, начар гадәтләрне беркайчан да үз итмәячәкләре турында белдерделәр. Чара бик нәтиҗәле үтте!
-
Чишмәләргә шефлык итәбез! 19.05.2014
Чишмәләр - яшәү чыганагы. Авылыбыз чишмәләреи мәктәпнең 7 сыйныфына бүлеп бирелгән. Һәр сыйныф ел дәвамында аларга шефлык итә. Бүген, 19 нчы май көнне, 5 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре А.Х.Хазиев) "Сабир" ("Илфат") чишмәсенә бардылар. Чишмә биләмәсен чүп-чардан арындырдылар, чишмә кырыйларын чүп үләннәреннән чистарттылар. Авыл кешеләренең зур рәхмәтен алдылар.
-
Иҗат белән шөгыльләнүчеләр! 16.05.2014
Тимершык урта мәктәбендә иҗат белән шөгыльләнүче укучыларның күп булуы нык сөендерә. Кукмара районында үткәрелгән Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган II ачык республикакүләм иҗади конкурсның дистанцион этабында 7 нче сыйныф укучылары Фазылова Нәзилә, Гаттарова Айгөл (җитәкчеләре Миннеханова М.Ф.), 6 нчы сыйныф укучысы Галимова Зилә, 9 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылулар (җитәкчеләре Нуруллина З.Ф.) үзләре иҗат иткән шигырьләр белән катнаштылар һәм финалга чыктылар. Конкурсның финал өлешендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Фазылова Таңсылу үзе иҗат иткән шигырьләре белән 3 нче урынга лаек булды. Укучыларыбыз конкурстан бик канәгать калдылар.
-
"Серле каләм-2014" конкурсы нәтиҗәләре! 16.05.2014
Районыбызда "Серле каләм" конкурсы традицион рәвештә даими үткәрелеп килә. Тимершык урта мәктәбенең иҗат белән шөгыльләнүче укучылары бу конкурста бик теләп катнаша. "Серле каләм-2014" конкурсына быел мәктәптән 4 укучының иҗат эше һәм "Өмет йолдызы" газетасы җибәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гаттарова Айгөл - 7 нче класс, Фазылова Таңсылу - 9 нчы класс - 1нче урын
Фатыйхова Нәзилә- 2 нче урын
Шагабиева Дилә- 3 нче урын
Укучыларны, җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нуруллина З.Ф., Миннеханова М.Ф.ларны кайнар котлыйбыз.
Бу уку елында мәктәптә "Өмет йолдызы" газетасы чыгарыла башлады. Бәйгедә газетабыз 1 нче урынга лаек булды. Газетаны чыгаручы укучыларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара! 13.05.2014
20 нче майдан 26 нчы июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акция игълан ителде. Бу уңайдан мәктәп күләмендә махсус план кабул ителде. Бүгеннән үк чаралар үткәрелә башлады. 9 нчы сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Валиева Г.Р.), сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү максатыннан, "Мин тормышны сайлыйм!" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Укучылар наркотикларның зыянын яхшы аңлыйлар, үз фикерләрен рәсемнәрдә, сызымнарда күрсәттеләр. "Мин тормышны сайлыйм" дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Җиңү килде җиргә яз булып! 09.05.2014
-
Бәйрәм белән! 08.05.2014
Иртәгә 9 май - Бөек Җиңү көне. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын, сугыш афәте башка кабатланмасын!