Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Зариф" чишмәсенә шефлык! 20.10.2014
Без - табигать балалары! Табигать безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Тимершык авылында чишмәләр бик күп. Алар сыйныфларга бүлеп бирелде. Елның төрле фасылларында да укучыларыбыз чишмәгә бик теләп шефлык итә. 5 нче сыйныф укучылары авылыбызның "Зариф" чишмәсен карап-чистартып тора. Шимбә көнне чишмә буенда өмә үткәрделәр. Сыйныф җитәкчеләре Л.Р.Якупова һәм оештыручы педагог Л.З.Гафурова җитәкчелегендә чишмә биләмәсен ялт иттерделәр. Бу хезмәт мактауга бик тә лаек!
-
КЭС-БАСКЕТ ярышының район туры! 18.10.2014
Бүген КЭС-Баскет ярышының район туры булып узды. Зона этабында 1 нче урынны яулаган мәктәбебезнең данлыклы кызлар командасы район ярышында да 1 нче урынны алды. Кызларны һәм команда җитәкчесе Шакиров Ш.Х.ны кайнар котлыйбыз, алда тагы да зуррак уңышлар көтеп торсын дибез. Афәрин! Булдырдыгыз, кызлар!
-
Биюче укучыларыбыз - Республика ярминкәсендә! 11.10.2014
Бүген, 11 нче октябрь көнне, Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе үткәрелде. Мәктәп коллективы ярминкәдә актив катнашты. Шәһәр халкына авылда җитештерелгән продуктлар алып барылды. Шулай ук "Ялкын" бию коллективы (җитәкчесе Фазылҗанов Ильназ Рәисович) рус халык биюе белән уңышлы чыгыш ясады.
-
КЭС-Баскет ярышы! 11.10.2014
Бүген Тимершык урта мәктәбендә КЭС-БАСКЕТ ярышының зона этабы үткәрелде. Шыңар, Мичән, Симет, Тимершык мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары ярышты. Мәктәбебезнең кызлар командасы 1 нче, егетләр командасы 2 нче урын яулады. Укучыларыбызга, җитәкчеләре Шакиров Шамил Хәсәновичка афәрин дибез һәм район этабы ярышларында зур уңышлар телибез!
-
"Уңыш бәйрәме" мизгелләре! 10.10.2014
9 нчы октябрь көнне 5-7 нче сыйныфларда "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Һәр сыйныф бәйрәмгә күргәзмә әзерләде. Бәйрәмнең төп өлеше ярыш формасында үтте. Һәр команда исемен яклады, 5 турда чыгыш ясады. Барысы да бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килде. Күргәзмәләр буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче урын- 6 нчы сыйныф
2 нче урын - 5 нче сыйныф
3 нче урын - 7 нче А һәм Б сыйныфлары
Чыгышлар буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче урын - 6 нчы сыйныф
2 нче урын -7 нче А сыйныфы
3 нче урын - 7 нче Б сыйныфы
Бәйрәмне нәтиҗәле итеп үткәргән өчен оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага, сыйныф җитәкчеләре Якупова Л.Р., Хаҗиев А.Х., Фәйзетдинова З.Б., Хаҗиева Ә.Г.ларга, әти-әниләргә дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
"Көзге утырма"да кунакта! 10.10.2014
Мәктәптә "Алтын көз" бәйрәмнәре үтә. Бүген 8-11 нче сыйныфлар өчен "Көзге утырма" дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Һәр сыйныф, көзге темага багышлап, газета чыгарды, тематик чыгыш әзерләделәр. "Көзге урман" (8 нче сыйныф), "Көзге төн" (9 нчы сыйныф), "Көзге яңгыр" (10 нчы сыйныф), "Көзге көн" (11 нче сыйныф) командалары 4 турда көч сынаштылар. Һәр командага эчтәлекле чыгышлары өчен афәрин диясе килә. Булдырдыгыз, укучылар!
-
"Сөмбелә - 2014" бәйрәме! 08.10.2014
Мәктәптә "Алтын көз" бәйрәмнәре үткәрелә. Бүген 1-4 нче сыйныфлар өчен "Сөмбелә" бәйрәме булды. Укучылар көзге байлыктан күргәзмәләр әзерләгәннәр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче урын - 1 нче сыйныф - "Яшелчәләр патшалыгы"
2 нче урын - 4 нче сыйныф - "Без - әкият илендә"
3 нче урын - 3 нче сыйныф - "Көзге урманда", 2 нче сыйныф - "Әкияти дөнья".
Бәйрәмдә "Сөмбеләләр" бәйгесе үткәрелде. 7 укучы катнашты, алар 5 турда көч сынаштылар. Сөмбеләләр сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, яфрак таныдылар, чәчәк букетлары ясадылар, яшелчә исемнәрен әйттеләр, матур итеп бию күрсәттеләр. Һәр укучы бик тырышты. Конкурс булгач, җиңүчеләрен дә билгеләргә туры килде. Нәтиҗә түбәндәгечә:
1 нче урын - Фатыйхова Миләүшә - 4 нче сыйныф
2 нче урын - Гәрәева Рәзилә - 4 нче сыйныф
3 нче урын - Гарипова Азалия - 3 нче сыйныф
Бәйрәмне нәтиҗәле итеп оештырган өчен оештыручы-педагог Ләйсән Зөфәровнага, күргәзмәләр әзерләргә ярдәм иткән өчен сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
"Тылсымлы куллар" җиңүчесе! 07.10.2014
Укучыларыбыз иҗади бәйгеләрдә бик актив катнаша. 26 нчы сентябрь көнне Казан шәһәренең Г.Тукай музеенда "Тылсымлы куллар" журналы оештырган "Илһам чишмәсе" бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең максаты - сәләтле, иҗади, максатчан укучыларны ачыклау. Тантаналы котлау чарасында безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Давлитов Баязит катнашты. "Илһам чишмәсе" бәйгесендә Баязит 3 нче урынга лаек булды. Аңа алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Корбан ашы! 07.10.2014
Бүген, 7 нче октябрь көнне, мәктәптә Корбан ашы үткәрелде. Дамир хәзрәт, балалар белән очрашып, Корбан гаете бәйрәме, корбан чалу, корбан ашы турында аңлатты. Ашханәдә корбан ашы ашадылар.
-
Тимурчылар өлкәннәребезне онытмыйлар! 03.10.2014
Тимурчылар өлкәннәребезне бер дә онытмыйлар. Өлкәннәр көне уңаеннан, аларга котлау открыткалары тапшырдылар, йорт эшләренә ярдәм иттеләр. Өлкәннәребез балаларга, әти-әниләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Беркайчан да, беркемгә дә, бернәрсәгә дә битараф булмыйк!!!
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Холкыбыз бик сабыр булса да
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.