Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Лагерьның дүртенче көне 28.12.2013

ЛАГЕРЬНЫҢ 4 КӨНЕ "ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕН КӨТКӘНДӘ"ДИП ИСЕМЛӘНДЕ. БУ КӨННЕ УКУЧЫЛАР "КЫШ КӨНЕ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ" ДИП ИСЕМЛӘНГӘН ДӘРЕСТӘ КАТНАШТЫЛАР, "БЕЗ ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘР", "ИҖАДИ ТУКТАЛЫШ" КЕБЕК МАСТЕР-КЛАССЛАРДА БУЛДЫЛАР, ЯНЫП-КӨЕП КЫШ БАБАЙНЫ КАРШЫ АЛЫРГА ӘЗЕРЛӘНДЕЛӘР.
-
Лагерьның өченче көне 27.12.2013

Башка көннәр кебек үк әлеге көн дә бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте. Укучылар өр яңа җырлар, биюләр өйрәнделәр, саф һавада кышкы уеннар уйнадылар, боз мәйданчыгында булдылар. Тәрбиячеләре Сирина накиповна һәм Ризәлә Хәйдәровна аларның ялын файдалы үткәрү өчен бөтен көчләрен куйдылар.
-
Лагерьның икенче көне 26.12.2013

Лагерьның икенче көнендә укучылар кышкы уеннар өйрәнделәр һәм саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар. Уеннан соң информатика дөньясына сәяхәт иттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 25.12.2013

Икенче яртыеллык тәмамлану уңаеннан мәктәбебездә Ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибендә:
1. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Глеря Равилевнаның чирек йомгаклары, олимпиададагы уңыш һәм җитешсезлекләр турында;
2. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, 9классның сыйныф җитәкчесе Рузилә Илгизовнаның "Мәктәп һәм гаилә берлеге";
3. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарының "Мәктәптә тәрбиянең торышы. Кышкы каникул чорына планнар белән таныштыру" дигән темаларга чыгышлары тыңланылды.
-
Кышкы лагерь башланды 25.12.2013

25 декабрьдән "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Анда 20 укучы ял итә. Лагерьның беренче көн планы нигезендә балалар якынлашып килүче кышкы олимпия уеннары белән таныштылар, презентация карадылар. "Спорт-безнең дустыбыз" девизы астында саф һавада кышкы спорт уеннары уйнадылар.
-
Семинар учителей начальных классов 24.12.2013

Сегодня в Шикшинской СОШ состоялся семинар учителей начальных классов на тему «Эффективность урока как условие повышения качества образования»
-
Волейбол ярышы
23.12.2013
23 нче декабрь көнне укытучыларыбыз Шәмәрдән лицеенда мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән волейбол ярышының зона этабында катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 21.12.2013

Мәктәбебездән 3 укучы: татар теле һәм әдәбиятыннан Мәхмүтова Гөлшат (укытучысы Зәйнәгыева З.Ф), рус теленнән Рамазанова Гөлсирин (укытучысы Габдулхакова М.Р.), математикадан Мәҗитова Алисә (укытучысы Назирова Д.Ә) Яр Чаллы шәһәрендә узган "Яшьләр фәнни эзләнүдә " дигән фәнни - гамәли конференциядә катнаштылар. Мәхмүтова Гөлшат 2 нче дәрәҗәдәге, Мәҗитова Алисә 3 нче дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кыш бабай күчтәнәче. 21.12.2013

Бүген Кыш бабай балаларга Яңа ел күчтәнәче өләшеп, аларны сөендерде. Рәхмәт сина, Кыш бабай!
-
"Мосты дружбы" конкурсы 20.12.2013

Халыкара Интернет – проект “Мосты дружбы” конкурсында актив катнашып Мирзегалямова Диләрә, Габделхакова Айгөл, Зиннатова Әдиләләр сертификатларга ия булдылар. Катнашкан укучыларны уңышлары белән котлыйбыз.











