Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Мы идем в библиотеку 04.03.2014

Ученики 1 класса на уроке литературного чтения под темой "Мы идем в библиотеку" посетили школьную библиотеку. Вместе с библиотекарем они закрепили свои знания о библиотеке, о каталогах, о книгах.
-
Матур язу конкурсы 04.03.2014

4 март көнне башлангыч класс укучылары арасында матур язу конкурсы үткәрелде. 1 класстан Хәертдинов Ранис, 2 класстан Сафин Сәйдәш, 3 класстан Аглиуллина Айсинә, 4 класстан Гараева Илсинә җиңүче дип табылды.
-
Хоккей ярышында
01.03.2014
28 февраль көнне Шыңар урта мәктәбе бозында хоккей буенча мәктәп укучылары арасында район беренчелегенә үткән ярышта, мәктәбебез хоккей командасы (җит. Ханнанов Р.Ф.) 3 урын яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
-
Айлыкка йомгак
01.03.2014
Бүген, 1 март көнне атналык линейкада, ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясап, җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
-
Химия атналыгында 01.03.2014

Мәктәбебездә 24 февральдән 1 мартка кадәр химия атналыгы үтте. Төрле интеллектуаль уеннар, "Тәмәкенең кеше организмына зарары" дигән класс сәгатьләре үткәрелде. "Химия - балаларга" дигән чарада башлангыч классларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтелде.
-
Бию фестивалендә 01.03.2014

Мәктәбебезнең "Кәләпүш" бию төркеме( 1-4 кл) ПДО Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә Чаллы шәһәрендә уздырылган IV Республика күләм бию сәнгате фестивале "Танцвальная карусель" конкурсында заманча бию белән чыгыш ясап кайтты.
-
Хәрби-спорт уеннары 27.02.2014

27 февраль көнне Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 10-11 класс егетләре арасында уздырылган хәрби-спорт уеннарында укучыларыбыз катнашып, үзләрен уңай яктан күрсәтеп кайттылар.
-
«Яшь укытучы-2014» бәйгесе 26.02.2014

25 нче февраль көнне Саба гимназиясендә «Яшь укытучы-2014» бәйгесенең чираттагы этабы булып узды. Әлеге чара кысаларында бәйгенең беренче этабында җиңгән түбәндәге яшь укытучылар кабаттан һөнәри осталыктакөч сынашты:
- Гафиятова Г.А. (Түбән Шытсу урта мәктәбенең математика укытучысы)
- Шакирова Л.Р. (Килдебәк урта мәктәбенең математика укытучысы)
- Исмагилов А.А. (Завод-Нырты урта мәктәбенең физика укытучысы)
- Гыймадиева А.И. (Шекше урта мәктәбенең татар теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)
- Зиннәтуллина А.С. (Лесхоз урта мәктәбенең рус теле укытучысы)
- Хазиахметова Ч.Г. (Олы Шыңар урта мәктәбенең рус теле укытучысы)
Бәйге шартлары нигезендә, конкурста катнашучы һәр укытучы үзе укыткан фәннән кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес күрсәтте.
Яшь укытучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
Җыр һәм строй конкурсы 26.02.2014

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Башлангыч класслар арасында:
1 урын - 4 кл;
2 урын - 1. 3 кл;
3 урын - 2 кл
Уртанчы класслар арасында:
1 урын - 7 кл;
2 урын - 8 кл;
3 урын - 6 кл;
Югары класслар арасында:
1 урын -9 кл;
2 урын - 10, 11 кл.
Соңыннан укучылар ике командага бүленеп байрак эзләделәр.
-
"Иң шәп әйдаман!" конкурсы 25.02.2014

24 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдаман" конкурсының район этабы үтте. Безнең мәктәптән Габделхакова Айгөлнең эше финалга чыкты. Финал этабында 7 әйдаман, 3 этаптан торган биремнәрне үтәп, көч сынашты һәм җюри Айгөлне "Иң тырыш әйдаман" дип бәяләде.











