Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" 08.02.2014

8 нче февраль көнне мәктәбебездә "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" дигән девиз астында бөтенроссия бердәм дәресе үтте. Әлеге дәрес кысаларында һәр класс җитәкчесе үзенең укучылары белән дәресләр үткәрделәр.
-
Спартакиада тәмамланды 06.02.2014

Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасындагы Спартакиаданың соңгы ярышлары узды. Идәннән этелү буенча инглиз теле укытучысы Галимзянова Г.Г - 3 урынны алды, турникта тартылу буенча физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р - 1 урынга лаек булды, аркан тартуда мәктәп директоры Зәйнәгыев Н.М, физик тәрбия укытучысы Ханнанов Р.Ф , технология укытучысы Яруллин И.И, башлангыч класслар укытучысы Хаертдинова С.Н, математика укытучысы Назирова Д.Ә, дартс буенча мәктәп директоры Зәйнәгыев Н.М, өстәмә белем бирү педагогы Фаваризова Р.Т көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча ШЕКШЕ урта гомумбелем бирү командасы 4 нче урында. Әлеге ярышларда катнашкан барлык укытучыларга рәхмәт белдерәбез, саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
-
Саф һава - тәнгә дәва 05.02.2014

Мәктәбебездә спорт - сәламәтлек айлыгы бара. Укучыларыбыз чаңгы, тимераякта шуып сәламәтлекләрен ныгыталар. 1 нче класс укучылары да "Саф һава - тәнгә дәва" девизы астында яшиләр.
-
Минем булачак һөнәрем 05.02.2014

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеге студенты Алия Фаилевна, укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, һөнәргә кызыксыну уяту, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан "Ак кораб" отрядында "Минем булачак һөнәрем" темасына сбор үткәрде.
-
Спартакиада дәвам итә
05.02.2014
Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы олимпиаданың шорт-трек ярышларында башлангыч класс укытучысы Гыйбадуллина Р.Х, физик тәрбия укытучысы Ханнанов Р.Ф катнашты һәм Ризәлә Хәйдәровна 3 урынны яулады. Шахмат ярышларында физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р, технология укытучысы Гарипова А.Р.катнашты һәм Алсу Рәшитовна 1 урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Эзтабарларда сбор 03.02.2014

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеге студенты Амирова Алия Фаилевна "Балачак" отрядында "Дуслык нәрсә ул?" темасына сбор уткәрде.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 03.02.2014

Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиаданың район этабы башланып китте. Безнең мәктәптән өстәл теннисы буенча китапханәче Махмутова Г.М, .технология укытучысы Яруллин И.И катнашты. Чаңгы ярышларында мәктәбебез директоры Зәйнәгыев Н.М., физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р, Ханнанов Р.Ф, башлангыч класслар укытучысы Хаертдинова С.Н.өстәмә белем бирү педагогы Фаваризова Р.Т катнашты һәм ир-егетләр арасында Наил Мөхәммәтханович 2 урын яулады. Шекше мәктәбе коллективы өчен чыгыш ясаган хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәбез. Алга таба эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телибез.
-
Айлык турында
01.02.2014
Мәктәбебездә 1 февральдән "Спорт-сәламәтләндерү һәм патриотик тәрбия" айлыгы бапшланды.
-
"Батырлык дәресе" 25.01.2014

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.
Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат иткәнгә 70 ел тулу уңаеннан һәм әлеге тарихи вакыйгаларны укучыларыбыз хәтерендә яңарту, саклау, истә калдыру максатыннан бүген мәктәбебездә барлык классларда да “Батырлык дәресе” үткәрелде. Һәр класс җитәкчесе әлеге тәрбия чарасына бик ныклап әзерләнгән һәм бик тетрәндергеч, файдалы, эчтәлекле дәресләр үтте дип әйтә алабыз.
Бөек Ватан сугышын, аның батырларын, бүгенге көндә арабызда булган ветераннарын онытмыйк, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик!
-
Кошларга ярдәм 24.01.2014

Кечкенэ генэ булуларына да карамастан,2 сыйныф укучылары укытучылары Р.Х.Гибадуллина житәкчелегендэ кошларга жим оялары ясап, ачыккан кошкайларны туендыралар. Кыш коне кошларга азык эзләве авыр, аларга ярдәм итәргә кирәк дип, мэктэп янындагы агачларга эзерлэнгэн жимлеклэрне элделэр, конбагыш, ярма белэн кошларыбызны сыйладылар.











