Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Музейда 18.01.2014

18 январь көнне 4 класс укучылары (кл.җитәкчеләре Хаертдинова С.Н) "Мәктәп музее тарихы" темасына проект эшенә әзерләнү максатыннан, музейда булдылар. Музей җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф на, укучыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Укучылар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Отличникларга - кызыл галстук. 16.01.2014

Беренче яртыеллыкны 8 укучыбыз гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлады. Уку отличникларына, башка укучылардан аермалы буларак, кызыл галстуклар тагылды.
-
Шугалакта 11.01.2014

10 январь көнне 4 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Хаертдинова С.Н. белән кичке саф һавада мәктәп шугалагында вакытларын файдалы үткәрделәр.
-
Китапханәгә экскурсия 11.01.2014

Китапларның тормышта роле, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны сакларга өйрәтү максатыннан 2 класс укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова М.Р. җитәкчелегендә 10 январь көнне дәрестән тыш эшчәнлек вакытында мәктәп китапханәсенә килделәр. Дәрес китаплар турында "Иң бөек могҗиза" темасына багышланды .
-
Консультация 06.01.2014

Кышкы каникул дәвам итә. Чыгарылыш класс укучылары, каникул булуга карамастан, имтиханнарга әзерләнүдән туктамыйлар. 6 январь көнне 9 класс укучылары татар теленнән, 11 класс укучылары рус әдәбиятыннан, химия, биология, физика фәннәреннән консультациядә булдылар.
-
Укытучылар өчен бердәм кием булдырылды 06.01.2014

-
01.01.2014

-
Лагерьның җиденче көне 31.12.2013

"Кыңгырау" лагерының соңгы көне дә сизелми дә үтеп китте. Бүген барлык өйләрдә Яңа ел табыны әзерләнсә дә, балалар кайтырга ашыкмадылар. Алар үзләренең көчен күңелле эстафеталарда, боз мәйданчыгында, җыр-биюдә сынадылар һәм җиңүче команданы билгеләделәр. Соңыннан тантаналы линейка үтте. Балаларга лагерь ошадымы-юкмы, нинди теләкләре бар - барысы турында да уртага салып сөйләшенде. 7 көн дәвамында үзләрен бөтен яктан да күрсәткән иң-иңнәр билгеләнелде. Лагерыбызның шулай күңелле һәм файдалы үтүендә без аның җитәкчесенә, тәрбиячеләребезгә һәм әлббәттә инде ашханә эшчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Лагерьның 6 нчы көне
30.12.2013
"Кыңгырау" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерының 6 нчы көне дә нәтиҗәле үтте. Саф һавада хәрәкәтле уеннардан соң, балаларны "Тамчы шоу" уены көтеп тора иде. Педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р һәм рус теле укытучысы Шаяхметова М.Р балаларга эчтәлекле биремнәр әзерләделәр, укучылар кышкы сынамышларның мәгънәсен аңлаттылар, кыш темасына шигырьләр иҗат иттеләр, рәсем ясадылар, җырлар җырладылар. "Балачак" белән "Чупа -чупс" командасы көч сынашты. Беренчелекне "Чупа-чупс" командасы яулады.
-
Лагерьның бишенче көне 29.12.2013

Лагерьның бишенче көне балаларыбыз күңелендә "Чыршы бәйрәме" буларак истә калды. 1-7 класс укучылары белән берлектә алар "Югалган итекләр"не эзләү маҗараларында катнаштылар.
2 сменада үткән бәйрәмдә үзләрен оста тамашачы һәм таләпчән жюри буларак сынадылар.











