Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
ЛАЕШ - ШЕКШЕ БӘЙЛӘНЕШЕ 02.04.2014

Мәктәбебезнең 8 класс укучысы Габдулхакова Айгөл бу көннәрдә Лаеш районында үтүче "Лидер года - 2014" конкурсында катнаша. Ә укучыларыбыз Шекше мәктәбеннән торып кына төрле акцияләрдә катнаша, Айгөлгә булыша. Аңа алга таба да зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.
-
Нәүрүз котлы булсын! 29.03.2014

Укучылар, укытучылар, авыл хаклы белән берлектә мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үтте. Иртән укучылар әзерләгән ярминкә гөрләде. Аннан соң укучылар әзерләгән концерт программасы, спорт уеннары үтте. Соңыннан бәйрәмебез кунаклары карга боткасыннан авыз иттеләр.
-
Сингапур укулары 29.03.2014

Укытучылар коллективы 27, 28 март көннәрендә Явлаштау урта мәктәбе базасында узган Сингапур укуларында булдылар
-
Китапханәдә 24.03.2014

24 март язгы каникулның беренче көне булуга карамастан, мәктәп укучылар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Кемдер түгәрәккә, кемдер өстәмә консультацияләргә, ә 6 класс укучылары китапханәгә “Галиҗанәп китап” викторинасына килделәр. Алар вакытларын файдалы итеп үткәрделәр, өстәмә мәгълүмат тупладылар.
-
Шахмат ярышында
24.03.2014
23 март көнне Лесхоз бистәсендә ТАССРның атказанган урманчысы Н.М.Минниханов истәлегенә уздырылган шахмат ярышында 4 класс укучысы Фаваризова Ралинә, 7 класс укучысы Ахметшина Зәлия 2 урын яуладылар. Кызларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Мәктәбебездә өмә 22.03.2014

Язгы каникулга киткәнче укучыларыбыз мәктәптә, мәктәп яны участогында өмә үткәрделәр
-
Китап геройлары-минем рәсемнәрдә 22.03.2014

"Балалар китабы атналыгы" кысаларында узучы "Китап геройлары-минем рәсемнәрдә" конкурсына укучылардан иҗади эшләр кабул итү дәвам итә. Әзер эшләр китапханәдә күргәзмәгә урнаштырылды.
-
Ата-аналар җыелышы
21.03.2014
20 март көнне 6 класс укучыларының ата-аналары өчен "Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү" темасына җыелыш узды. Җыелышта барлык ата-аналар катнашты. Җыелыш ата-аналар белән, хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте турында, лекция-әңгәмә рәвешендә барды. Баланың хезмәт эшчәнлеге, гаиләдә аны бәяләү буенча анкета үткәрелде һәм аңа нәтиҗә ясалды.
-
Укытучыларыбыз - баскетболда
21.03.2014
21 март көнне Шәмәрдән лицеенда үткән мәгариф хезмәткәрләре арасындагы баскетбол буенча зона ярышында мәктәбебезнең укытучылар командасы актив катнашкан өчен грамота алып кайттылар.
-
Без эфирда
20.03.2014
20 март көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гимадиева А.И. һәм педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р. җитәкчелегендә "Саба дулкыннары" радиосы аша чыгыш ясап, мәктәбебез тормышы белән радио тыңлаучыларны таныштырып кайттылар.











