Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
5 көн-чәчәкләр көне 05.06.2014

5 көн-чәчәкләр көне дип аталды. Шат күңелле балалар, шау чәчәкле болынга барып, чәчәкләр җыйдылар, "Иң матур букет", "Иң матур экибано" конкурсларында катнаштылар. Аларның болындагы тәэсирләре "Җәйге чәчәкләр" рәсем конкурсында чагылды. Бантиклар бәйрәмендә 19, 21 бантик таккан кызлар үзләре дә чәчәкләрдән ким түгел иде.
-
4 көн - балыкчылар көне 04.06.2014

Лагерьның 4 нче көнен балалар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки бүген балыкчылар көне итеп игълан ителде. Иртәнге аштан соң кармакларны алып алар ямьле Мишә буена юл алдылар. "Иң беренче балык тотучы" Зиннатов Айзат; "Иң зур балык тотучы"- Яруллин Әлфис, "Иң кечкенә балык тотучы"- Галимов Айтуган, "Иң күп балык тотучы"-Закиров Зәнил булды.
-
3 көн - "Сәламәт яшәү рәвеше" 03.06.2014

Лагерьның өченче көне дә бик кызыклы үтте. Балалар табигатьтә экскурсиядә булып, безнең як үсемлекләре белән таныштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар. Көннең икенче яртысында ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. белән "Фаҗигадән саклана бел" темасына очрашу узды. Ул презентация аша аңлаешты итеп чыгыш ясады. Көн "Җырлыйк әле" җыр бәйгесе белән төгәлләнде.
-
2 көн-"Наркотикларсыз тормыш" 02.06.2014

Лагерьның икенче көне җыелу, иртәнге линейка белән башланды. Иртәнге аштан соң "Торнадо" һәм "Чупа-чупс" отрядлары үзләренең отряд почмакларын ясадылар. "Без наркотикларга каршы!" конкурсында балалар һәрберсе эчтәлекле плакатлар иҗат иттеләр. Лагерь тирәсенә табигатькә экскурсиядән дә алар кәнагать калдылар. Туклыклы, тәмле аштан соң "Яшь чагыңда биеп кал" бәйгесе игълан ителде. Күңелле музыкага төрле милләт биюләрен биеделәр. Линейкада бәйгеләрдә актив катнашкан һәр укучыга бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның 1 нче көне 01.06.2014

Ниһаять балаларның күптән көтелгән җәйге яллары башланды. Бүген мәктәбебезнең 30 укучысы "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагерена ял итү өчен җыелды. Саф һавада, музыка астында зарядка ясаганнан соң, балаларга инструктажлар үткәрелеп, эчке тәртип кагыйдәләре аңлатылды. 1 июнь-балаларны яклау көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үткән мәдәни-спорт бәйрәмендә күңелле ял иттеләр. Мәктәп каршында асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылды.
-
Очрашу 30.05.2014

24 май көнне мәктәбебезне 2004 елда тәмамлаган укучылар очрашуга җыелды. Алар укытучылар коллективына ихлас теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Башлангыч класс укытучылары Мусина Гөлфинур Фәрхетдиновна һәм Гарифуллина Зөбәрҗәт Хуҗәхмәтовна белән берлектә, классташлары Гыйбадуллин Нурсил тәкъдиме белән мәктәп территориясенә 10 агач үсентесе утырттылар.
-
"Наркотиксыз тормыш" 29.05.2014

29 май көнне Шекше урта мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында участок вәкаләтлеләре, прокуратура хезмәткәрләре, авыл советы җитәкчеләре катнашында ата-аналар җыелышы үтте.
-
Соңгы кыңгырау-2014 24.05.2014

Хуш, мәктәбем, синдә үткәрелгән
Гамьсез, ләкин рәхәт балачак.
Гомеремнең иң-иң күңелле
Мизгелләре булып калачак.
Мәктәбебездә бүген соңгы кыңгырау яңгырады. Быел 11 классны 3, 9 классны 10 укучы тәмамлаячак. Аларны котларга районнан кунаклар, әти-әниләр, беренче укытучылары килгән иде. Чыгышлар җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды һәм кичә бик күңелле үтте. Хәерле юллар сезгә, укучылар!
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 21.05.2014

Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында укучыларыбыз катнашып торалар. Менә бүген дә, ягъни 21 май көнне 2003-2004 нче елгы укучылар арасында узучы футбол ярышында укучыларыбыз матур уен күрсәттеләр.
-
Ярышта 20.05.2014

Мәктәбебезнең 5-11 класс укучыларыннан төзелгән команда физкультура укытучылары Ханнанов Р.Ф һәм Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә җәйге спартакиадада катнашып, көч сынашып кайттылар.











