Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
"Сөмбелә" бәйрәме 26.09.2014

Бүген 5-11 нче сыйныфлар өчен "Сөмбелә" бәйрәме үтте.Бәйрәмгә укучылар А.Алишның "Сер тотмас үрдәк"әкияте буенча композиция ясады,табигать могьҗизаларыннан күргәзмә әзерләделәр,"Кабак кына димәссең !" дип аталган тамаша күрсәттеләр.Иң кызыгы -мәктәпне тәмамлап, бүгенгесе көндә төрле өлкәләрдә эшләүче укучыларыбыз күчтәнәч концерт куйдылар.Кичәнең икенче өлешендә дискотека булды. Бәйрәм укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
"Минем яраткан укытучым" 23.09.2014

Мәктәп күләмендә "Минем яраткан укытучым" конкурсына йомгак ясалды.Җиңүчеләр дип 1нче сыйныф укучысы Абубакиров Т.,6 нчы сыйныф укучысы Галлямова Д. табылды.Аларның эшләре районга тәкьдим ителде.
-
Тимурчылык эше дәвам итә 21.09.2014

Бүген 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Тимергалиева Г.Ф.белән үзләренә беркетелгән Сара апага шефлыкка бардылар. Кызлар Сара апаның өен җыештырдылар,ә егетләр бакча зшләре белән шөгыльләнделәр. Ялгыз яшәүче Сара апа балаларның хезмәтеннән бик риза калды,үзенең рәхмәтен җиткерде.
-
"Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы" рәсемнәр конкурсы 20.09.2014

20 нче сентябрь көнне китапханәдә "Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы" темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.Укучылар үзләренең иҗатларында сәламәт яшәү рәвешен сайлауларын күрсәттеләр.Сәламәт яшик,укучылар!
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 20.09.2014

Бүген 5-8 сыйныф укучылары арасында үткән "Без-халыклар дуслыгы яклы!" темасына рәсемнәр күргәзмзсенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә рәхмәт җиткерелде.Молодцы,укучылар!
-
Көзге Кросс 20.09.2014

-
Файдалы очрашу 20.09.2014

Авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. укучылар алдында "Наркотик матдәләр һәм аларның яшүсмер организмына зыяны" темасына чыгыш ясады. Әлеге чыгыштан соң укучылар үзләренә нәтиҗә ясап , сәламәт яшәү, тормыш девизы икәнлекне аңладылар.
-
"Мин- белергә хаклы" дәрес-презентация 19.09.2014

Бүген 8-11 нче сыйныфлар өчен "Мин-белергә хаклы " дип аталган дәрес-презентация үткәрелде.Әлеге дәрес укучылар өчен файдалы булды.Кеше тормышы өчен куркыныч янаучы наркотикларны укучыларыбыз юлдаш итмәсләр!
-
"Начар гадәтләрне юлдаш итмә!" 19.09.2014

Китапханәче Гильманова А.Н.бүген укучылар өчен "Начар гадәтләрне юлдаш итмә!" баш астында китаплар күргәзмәсе оештырды.Укучылар өчен оештырылган әлеге чараның максаты- наркомания афәтеннән ераграк тору.
-
Флешмобчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы 19.09.2014

Бүген хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. "Россия балалары " операциясе кысаларында 1-4 сыйныф укучылары белән берлектә " Флешмобчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы" баш астында флешмоб үткәрделәр. Алар укучыларны сәламәт яшәүгә өндәделәр.









