Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 17.08.2014

Спешите делать добро! Мы ждем Вас!
-
"Кояшкай" ял лагереның егерме беренче көне. 25.06.2014

Бүген лагерьны ябу тантанасы булып узды, бу тантанага бик күп кунак чакырылган иде. Аларның арасында – Шүрәле карт, Убырлы карчык, Патша, Патша кызы, Казан каласыннан чакырылган артистлар да бар иде. Алар барысы бергә лагерьга йөрүче балалар белән күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, төрле-төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Лагерьның ябылуын салют аттырып барлык Сатыш авылына белдерделәр.
Икенче ашны ашап алганнан соң, “Лагерьда үткән көннәр, күңелдә мәңге калачак ” дип исемләнгән презентация яклау булды. Аны лагерьга йөрүче барлык балалар күмәк җыелып эшләгән иде. Монда балалар һәрбер үтелгән көнгә йомгак ясадылар, нәтиҗәдә икенче елга буласы лагерьда кабат очрашырга сүз бирелде.
Көндезге аштан соң балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр. Көндәлек эшкә йомгак ясалып ”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагереның егерменче көне. 24.06.2014

Бүген балалар “Сәламәтлекне юлдаш итик!” дигән темага бик тә эчтәлекле булган кичәдә катнаштылар. Алар анда “Иммунитет-минем дус”, “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл”, “Минем көчле буласым килә” дип исемләнгән презентацияләр карап киттеләр һәм сәламәтлек турында бәхәс кордылар.
Икенче ашны ашап алганнан соң, Сатыш мәдәният йортына һәм авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Балалар анда эшли торган хезмәткәрләр белән якыннанрак таныштылар, үзләрен артист роленә куеп карадылар. Аннары авыл китапханәсенә юл тоттылар. Китапханәдә сакланган күп төрле китаплар белән кызыксындылар, каникул вакытында укырга дип бик күп әдәби китап алдылар.
Көндезге аштан соң, балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр. Көндәлек эшкә йомгак ясалып, ”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
“Кояшкай” ял лагереның унтугызынчы көне 23.06.2014

Бүген балалар “Кояшкай” балалар бакчасына сәяхәт ясадылар, алар аны “Балачакта кунакта” дигән девиз астында эшләделәр. Алар анда төрле-төрле биюләр , җырлар җырлап, матур итеп шигырьләр сөйләп балалар бакчасындагы балалар белән бергә күңел ачтылар.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар “Теремкәй” әкиятендә кунакта булдылар, аларны анда төрле әкият геройлары көтеп торды.”Шалкан”, “Алтын балык”әкиятләре сәхнәләштерелде.Укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар.
Көндезге аштан соң балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр.Көндәлек эшкә йомгак ясалып,”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагереның унсигезенче көне. 21.06.2014

“Кояшкай” ял лагеренда 9.00-11.00 сәгатъ аралыгында тәрбиячеләр “Сугыш уты кабат кабатланмасын” дип аталган кичә-презентация үткәрделәр. Кичә барышында авылыбыздан сугышка киткән ир-атлар турында, исән-сау әйләнеп кайтучылар , хәбәрсез югалучылар, үлеп калучылар турында белешмә бирделәр. Сугышта катнашкан ветераннар үзләренең истәлек – хәтирәләрен сөйләгән видеоязма күрсәтелде.
Һәйкәл –обелискка венок салдылар. Сугыш ветераннары яшәгән урамнарда булдылар, бүгенгесе көндә исән- сау яшәүче Галинур абыйда кунакта булдылар.
-
"Техник иҗат" атналыгы дәвам итә 20.06.2014

"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Чөнки барлык шартлар да тудырылган: тәмле ашау, күңелле, файдалы уеннар, яхшы тәрбиячеләр... Бүгенге көндә дә төрледән-төрле чаралар узды. Иртәнге аштан соң "Оста куллар" түгәрәгендә балалар төрле җепләрдән күз явын алырдай картиналар ясадылар. "Син табигатьне беләсеңме?" интеллектуаль бәйге барышында укучылар дәресләрдә алган белем-күнекмәләрен кабат искә төшерделәр. Көндезге аштан соң балалар дәррәү килеп , "Лагерьда үткән көннәр, күңелдә мәңге калачак" дип исемләнгән презентация эшен яклауга әзерләнделәр. Көн ахырында бер генә бала да бүләксез калмады.
-
"Кояшкайда" яллар күңелле үтә 19.06.2014

-
Эвакуация үткәрелде . 19.06.2014

Бүген "Кояшкай" лагерена йөрүче укучылар белән пожар һәм аның аяныч нәтиҗәләре темасына сөйләшү үткәрелде. Әңгәмә ахырында пожар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәтелде һәм эвакуация үткәрелде. Эвакуация барышында укучылар үзләрен тиешенчә тоттылар.
-
"Кояшкай" ял лагереның унбишенче көне 18.06.2014

“Бер, ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар, “Энә-җеп”уены уйнап алдылар.
Лагеребызда “Техник иҗат” атналыгы дәвам итә. Бүген “Оста куллар ” түгәрәгендә балалар пластилиннан картина ясадылар. Балаларга эш барышы, кирәкле әйберләр, пластилин белән эшләү кагыйдәләре аңлатылды. Барлык балалар да бик теләп катнаштылар. Бик матур картина барлыкка килде.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар наратлыкка экскурсиягә кузгалдылар. Кичә генә яңгыр явып үткәнгә, көн бик матур иде. Юлда барган вакытта, балаларга табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Балалар белән төрле уеннар уйналды, дару үләннәренең файдасы турында сөйләнде.
Бу көн балаларга бик файдалы булды.
-
"Кояшкай" ял лагереның ундүртенче көне. 18.06.2014

Лагеребызда “Техник иҗат” атналыгы дәвам итә. Бүген “Оста куллар” түгәрәгендә “Чәчәкле алан” панносы ясалды. Балаларга кайчы белән эшләү кагыйдәләре аңлатылып үтелде, эш барышының планын карап киттеләр. Укучылар чәчәк исемнәрен искә төшерделәр, үзләре яраткан чәчәкләрне ясап, алардан картина ясадылар. Балаларга картина ясау бик ошады.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар белән Икшермә мәктәбендә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышырга барылды. Көндезге аштан соң Флешмоб оештырылды. Балалалар төрле хәрәкәтләрне укытучылар артыннан кабатладылар. Флешмоб балаларга бик ошады.









