Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Ярминкәләр гөрләп үтте.
11.10.2014
11 октябрь көнне Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе булып үтте.Мәктәп коллективы ярминкәдә актив катнашты.
-
Көрәшчеләр бил алышты. 11.10.2014

11 нче октябрь көнне район спорт сараенда милли көрәш буенча ярышлар булып узды.Мәктәбебез укучылары ярышта көч сынаштылар.Зарипов Ирек 2 нче урынга,Гараев Ф.,Минанхуҗин И.,Зәйнуллин Б,Гыйлметдинов Ф. 3 нче урынга лаек булдылар.Молодцы, укучылар!
-
"Тургай" приютында кунакта. 10.10.2014

Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар бүген концерт номерлары әзерләп һәм күчтәнәчләр алып "Тургай" приютында яшәүче укучылар янына бардылар. Биредә безнең мәктәптән 3 укучы тәрбияләнә. Без әле күптән түгел генә биредә булып кайтсак та , укучылар безне сагынып каршы алдылар. Безнең чыгышлар һәм күчтәнәчләр өчен бик зур рәхмәт әйттеләр.
-
Тәрбия сәгатендә очрашу.
06.10.2014
Бүген 8 нче сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р.белән очрашуда булып кайттылар.
-
Чын күңелдән бәйрәм белән!
06.10.2014
Бүген 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә укытучыларга сюрприз ясадылар. Укучыларның үз куллары белән ясаган бүләкләрен укытучылар яратып кабул иттеләр.Рәхмәт сезгә,укучылар!
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 03.10.2014

Бүген Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә укытучыларны котлап радиотапшыру әзерләнде. Иртәнге якта "Чишмәкәй" балалар берлегенең мәдәният-масса җитәкчеләре катнашында укытучылар хөрмәтенә матур җырлар, шигъри юллар җиткерелде. Озын тәнәфесләрдә мәктәп балалар думасының мәдәният-сәнагать комитеты әгъзалары укытучылар өчен сәлам юлладылар.
Халык күңелендә Сезгә дигән,
Меңәрләгән чәчәк бәйләме.
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә.
-
"Бер җылы сүз кирәк йөрәккә" 01.10.2014

Бүген өлкәннәр көне уңаеннан 10 нчы сыйныф укучылары Сатыш мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсендә катнашып, өлкәннәрне котлап кайттылар. Әлеге кичәнең төп максаты: укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү иде.
-
Мәктәп туры олимпиадалары дәвам итә 30.09.2014

Мәктәп туры олимпиадалары дәвам итә.Бүген укучыларыбыз инглиз теленнән белем күнекмәләрен сынадылар.Бүгенге олимпидада 21 укучы катнашты.
-
"Кабак бәйрәменә" 10 ел
27.09.2014
Район күләмендә үткәрелүче "Кабак бәйрәме"нә быел 10 ел. Әлеге бәйрәмгә мәктәп коллективы ныклы әзерлек белән катнаша һәм призлы урыннар яулый. Быел да А.Алишның "Сер тотмас үрдәк "әкияте буенча композиция ясадык.Эшләребез "Кабактак эшләнгән иң матур композиция "номинациясендә 3 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Молодцы !
-
Кабак бәйрәменә әзерлек. 26.09.2014

Район күләмендә үтүче Кабак бәйрәменә әзерлек бара. Укучылар һәм укытучылар булган фантазияләрен җигеп, А.Алишның "Сер тотмас үрдәк " әкияте буенча күргәзмә оештырылды. Бигрәк тә 8 нче сыйныф укучылары тырышып эшләделәр. Молодцы !









