МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
Телефон: | 88436246753 |
E-Mail: | tulpan.sadik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитателя |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 26.03.2016
Бүген бездә «Нәүрүз» бәйрәме. Элек заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме диеп атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган.Бездәген бер-беребезне котладык,төрле уеннар уйнадык. Нәүрүз бәйрәме күренешләрен сезгә тәкъдим итәбез.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 26.03.2016
Менә кашык, менә күкәй.
Тот кулыңа чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам.
Кем узар бу ярышта?
Нәүрүз мөбарак булсын!
Нәүрүз мөбарак булсын!
Табын түгәрәк булсын!
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 26.03.2016
Еллар имин, илнең куге аяз булсын
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын
Бәйрәм мөбәрәк , табыннар түгәрәк булсын
Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!
-
Кошларны каршылыйбыз 19.03.2016
Кошларны каршы алу аларга оя ясаудан башлана.Кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатынннан,"Иң матур сыерчык оясы ясаучы" дигән конкурс уздырдык. Балалар белән рәсемнәр ясадык.Бу эштә актив катнашкан әтиләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 12.03.2016
Бакчабызда сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, әниләр белән берлектә "Сәламәт тәндә сәламәт акыл" дигән кичә уздырдык. Хәрәкәтле уеннар,күңелле стартлар уены уздырдык.Балалар үзләренең котлау сәламнәрен җыр аша тапшырдылар. Кичәдән әниләр канәгать калдылар, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.Сәламәтлегегезне саклагыз, ныгытыгыз һәм арттырыгыз!Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!
-
Киңәшмә 11.03.2016
Мишәбаш "Тюльпан" балалар бакчасында "Реализуем ФГОС в разновозрастной группе: образовательная область "Физическое развитие" дигән тема астында киңәшмә узды.Киңәшмәне балалар бакчасы мөдире Нурфия Лутфиевна башлап җибәрде.Ул бакчадагы физик тәрбия турында презентация аша таныштырды һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Иртәнге гимнастика Рахимуллина Ә.С. һәм физик тәрбия шөгыле Яруллина Э.И.тарафыннан күрсәтелде.Киңәшмәдә килгән тәрбиячеләр дә актив катнаштылар. Үз шөгелләрендә үткәрелгән чаралар турында уртаклаштылар.Ә иң күңеллесе киңәшмәдә катнашучы кунаклар белән бергәләп үткәрелгән физкультминутка булды.
Киңәшмәне йомгаклап Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең баш белгече Гумерова Л.М. үзенең чыгышында замана таләпләренә туры китереп эшләү юллары белән таныштырды, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты,тәрбиячеләргә эшләрендә уңышлар теләде.
-
Аҗаган уены 19.02.2016
Балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, Туган илне сакларга һәм яратырга өйрәтүне, мөстəкыйльлелек, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəүне максат итеп, әтиләр белән берлектә “Аҗаган” уены уйнадык.Аҗаган уенын башкарып чыгар өчен командир сайладык.Окоп казыдык .Качыр өчен урыннар әзерләдек.Бәйрәм мәйданчыкта җырлап марш атлау белән башланып китте. Маршрут буйлап әтиләр белән берлектә бакча териториясендә төрле каршылыклар үтеп флагны таптык. Шул арада пешекче Гүзәл апалары хәрби кырга чәй һәм коймак китерде. Бәйрәм сөенечле ура тавышлары белән тәмамланды.
-
Аҗаган уены-2016 19.02.2016
-
Аҗаган уены-2016 19.02.2016
-
Аҗаган уены-2016 19.02.2016