МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
Телефон: | 88436246753 |
E-Mail: | tulpan.sadik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитателя |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Китапханәгә бардык. 29.10.2016
Мишәбаш авылы клубында эшләп килүче күчмә китапханәдә кунакта булдык.Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштык.Рәсемле матур итеп бизәлгән китаплар балаларга аеруча ошады.Барысы белән дә танышасылары килде.
-
Саннарны өйрәнәбез. 28.10.2016
Математик күзаллауны үзләштерүнең күрсәткече булып, балаларның: сан,санау,үлчәү, зурлык, геометрик фигуралар, вакытта һәм тирә-юньдә ориентлаша белү сыйфаты тора. Шушы сыйфатларны үстерү өчен,эшчәнлегебезне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз.Смешарикларны саныйбыз,алар белән төрле уеннар уйныйбыз.
-
Математикадан өстәмә эшчәнлек. 28.10.2016
Математик күзаллау эшчәнлегендә "Колумбово яйцо" һәм "Танграм" уеннарын уйнадык.Бу уеннар аша балаларның күз аллаулары, вак моторика, эзләү сәләте,хәтер, кызыксыну, иҗат активлыгы үсә.
-
Сөмбелә бәйрәме 22.10.2016
Елның сихри фасылында - көз аенда татар халкы "Сөмбелә" бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.Без бакчабызда да бу бәйрәмне билгеләп үттек.Кунак булып зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган Сөмбелә кызы килде.Матур җырлар, биюләр, шигырьләр сөйләү бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде.
Кешенең күңеле һәрвакыт
Изгелек турында уйласын
Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,
Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.
Сүрелмәсен безнең күңелләрдә
Язлар бүләк иткән матур хисләр.
Табыннарга муллык, җанга сихәт
Алып килсен безгә алтын көзләр.
-
Ачык шөгыль 21.10.2016
Әти-әниләргә рус теленнән ачык шөгыль күрсәтелде.Шөгыльнең максаты балаларның рус телен дә сөйләм телен үстерү һәм авыр әйтелә торган сүзләрне дөрес әйтүне булдыру иде.Шулай ук картина,презентацияләр аша балаларның белемнәре баетылды.Сорау-җавап һәм уен формасында балалар бик актив катнаштылыр.Әти-әниләр шөгыльне ошатып кабул иттеләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 21.10.2016
Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды,барлык әти-әниләр дә тулысынча катнаштылар. Әлеге җыелышта бакчаның тәрбиячесе – Яруллина Эльмира балаларның көндәлек эш тәртибе турында таныштырды. Презентация аркылы ул балаларның бакчага килгәннән алып -кайтканчыга кадәр ни эшләүләре,эшчәнлекләрдәге эш тәртибе белән таныштырды.Бакчабызга гаи хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич килгән иде. Ул транспорт һәләкатләре турында видеоролик күрсәтте. Балалар белән юлларда ничек йөрергә кирәклеген аңлатты, эчтәлекле чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә бакчада туклану, түләү тәртипләре һәм төрлеләр белән бакча мөдире Газизова Нурфия Лутфиевна чыгышы белән тәмамланды.
-
Россия зур дәүләт. 12.10.2016
Бүген сөйләм теле үстерү эшчәнлегендә балаларның Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баеттык, Россия символикасы турында мәгълүмат бирдек.Үстерешле уен: «Дөрес итеп тез!»уенын уйнадык. Россия әләмен һәм туграны җыйдык.
-
Россия әләме 12.10.2016
Уртанчылар төркеме Россия әләмен җыйды.
-
Агачлар белән уен. 07.10.2016
Тирә - юньдәге агачларның исемнәрен хәтердә ныгыту өчен "Агачны тап" уенын уйнадык.Балаларның кызыксынучанлыклары тагы да артты, күтәренке кәеф белән саф һава сулап бакчабызга әйләнеп кайттык.
-
Көзге урман 07.10.2016
Туган ягыбыздагы агачлар белән танышу максатыннан көзге урманга бардык,балалар тәрбияче апалары белән берлектә урмандагы агачларның төрлелеген чагыштырдылар.Агач яфракларының кызыл, сары төскә керүләрен, кайберләренең яшел төстә калуларын кызыксынып күзәттеләр.