МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
Телефон: | 88436246753 |
E-Mail: | tulpan.sadik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитателя |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Бакча белән хушлашу. 30.07.2016
Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу кичәсе уздырылды. Бакчабыздагы иң акыллы малай Расихны мәктәпкә белем алырга озаттык. Без Расихны һәм аның әти әнисен зур бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә озын гомер, киләчәктә укуыгызда зур уңышлар телибез! Исән-сау булыгыз!
-
Гөлбакча 25.07.2016
Аллы-гөлле гөлчәчәкләр
Бакчабызны ямьләде!
-
Комлыкта 14.07.2016
Җәйге эссе көндә сабыйлар рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар. Малайлар без "Оста төзүчеләр" дип юллар, күперләр салалар.Ә кызларыбыз матур тортлар ясыйлар. Комлыкта да иҗат дәвам итә.
-
Гаилә көне белән! 08.07.2016
Бүген илебез гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.Гаиләләрегезгә тынычлык,саләмәтлек,байлык, муллык теләп калабыз.Гаилә учагыгыз сүнмәсен,сүрелмәсен.Балалар кулындагы ак ромашкалар сезгә һәммәгезгә бәйрәм бүләге.
-
Балыкларны күзәттек 08.07.2016
Су буенда балыкларны күзәттек.Мишә елгасының суы бик чиста булганлыктан, балыклар йөзгәне күренеп тора. Балалар чын күңелдән куанып, кызыксынып карап тордылар. Һәрвакыттагыча мең дә бер сорау яудырдылар.
-
Балык тоту малайлар эше 08.07.2016
Әдел, Шамил,Раушан, Ислам балык тоту малайлар эше диләр.Үзләренчә балык тотмакчылар.Ләкин кызларыбызның да калышасы килми. Бүгенге көнебез бик күңелле үтте.
-
Җәйге чәчәкләр ясадык. 03.07.2016
Гадәти булмаган рәсем ясау алымын кулланып, бармаклар белән җәйге матур чәчәкләр ясадык.Бу алымны куллану балаларда рәсем ясауга кызыксыну уятты. Аларның күзләрендә очкыннар уйнады.
-
Дуслык чәчәге. 30.06.2016
Бүген балалар белән үз-ара дуслык турында сөйләштек.Алар үзләренең дуслары белән "Дуслык чәчәге" ясадылар. Дуслыгыбыз чәчәк атсын, матур булсын теләкләр.
-
Әкияттә кунакта. 24.06.2016
Балаларга физик тәрбияне төрлечә үткәрергә тырышабыз.УМК битлекләрен кулланып, төрле әкияти геройларга әйләнәбез.Әлеге рәсемдә бүреләрнең зирәклеген, җитезлеген тикшердек.
-
Лилияләр чәчәк атты. 23.06.2016
Бакчабызны ямьгә төреп Лилияләр чәчәк атты.