Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
“Җир- Кояш системасы планетасы” проект эше 17.04.2015

17.04.15 көнне мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары үзләренең предметара нәтиҗәле эшләрен күрсәтү максатыннан “Җир- Кояш системасы планетасы” проект эшен башкардылар.
-
Күргәзмә оештырылды 13.04.2015

13.04.15 көнне мәктәп китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларга Космонавтика тарихы һәм беренче космонавтлар Юрий Гагарин, Валентина Терешкова турында мәгълүмат бирелде.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 07.04.2015

7 нче апрель көнне Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Әлеге семинарның темасы: "Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заман таләпләренә туры килерлек традицион һәм инновацион алымнар"
Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйморзина Рәмзия Нурисламовна 7 нче сыйныф укучылары белән "Учагыңда утың сүнмәсен" дигән темага дәрес күрсәтте. Зиганшина Рузалия Зиннуровна "Ризаэтдин Фәхретдиннең "Үгет - Нәсыйхәт" китабында боеры фигыльләр" темасына мастер - класс үткәрде.
Семинар эшлекле һәм бик файдалы узды.
-
“ГТО таләпләре – тормыш таләпләре" 01.04.2015

30нчы март көнне “Юный стрелок” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “ГТО таләпләре – тормыш таләпләре ” исемле чара үткәрелде. Түгәрәк җитәкчесе Илнур Корбангалиевич укучыларгаГТО комплесының барлыкка килү тарихы, ГТО комплексының үсеше, яңа ГТО комплексы, ГТО синең өчен: ГТО таләпләре – тормыш таләпләре кебек сорауларга җавап табарга булышты. Укучыларда әлеге сораулар зур кызыксыну уятты.
-
Бассейн 27.03.2015

26нчы мүарт көнне «Юный стрелок» түгәрәгенә йөрүче укучылар, Илнур Корбангалиевич җитәкчелегендә, бассейнга бардылар. Укучыларга бассейнда йөзү бик ошады.
-
Рус теленнән имтиханга әзерләнәбез 24.03.2015

Язгы каникулда мәктәбебез укытучылары 9, 11 нче сыйныф укучыларын чыгарылыш имтиханнарына әзерлиләр. 9 нчы сыйныф укучылар Акбирова В.Ф. җитәкчелегендә рус теленнән ОГЭга тырышып әзерләнәләр. Һәр биремне игътибар белән өйрәнәләр, сочинение язуга булган таләпләрне үзләштерәләр.
-
"Кошлар" акциясе 24.03.2015

24 март көнне Курсабаш мәктәбендә "Кошлар" акциясе дәвам итә. География-биология укытучысы Сәләхиев А.Ф. җитәкчелегендә мәктәп каршындагы каеннарга сыерчык оялары эленде.
-
"Технические чудеса" түгәрәгендә 24.03.2015

Бүген 24 март көнне безнең мәктәптә “Технические чудеса” түгәрәге үтте. Укучылар Башаров Фәннүр Шайдуллович җитәкчелегендә лобзик пычкысы белән кисү өчен орнаментның эскизын ясадылар, лобзик пычкысы белән кискәндә борылу аламнары өйрәнделәр, бизәкләп кисеп куна тактасы ясадылар.
-
Боз сараена экскурсия 23.03.2015

23 нче март көнне III-V сыйныф укучылары «Нарат» боз сараена конькида шуарга бардылар. Укучылар бик яратып шудылар. Алар үзләренең бозда шуу осталыкларын тагын да арттырып, мондый ял итү чаралары күбрәк булсын иде дигән теләк белән бик канәгать төстә өйләренә таралдылар.
-
“Кошлар –безнең дусларыбыз” 20.03.2015

19 март көнне мәктәбебездә зур бәйрәм “Кошлар –безнең дусларыбыз” акциясенең йомгаклау өлеше булды. Беренче өлешендә укучылар кошлар турында үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр . Күңелле җырлар башкардылар. Соңыннан география укытучысы Саляхиев А.Ф. пешергән “Карга боткасы”н ашап сыйландык . Канатлы дусларыбыз - кошларга да авыз иттердек.




