Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
"Ел тәрбиячесе -2014" 03.03.2014

Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2014" бәйгесенең район этабы башланып китте. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 4 педагог белем бирү эшчәнлеген “Шатлык” балалар бакчасы базасында күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә музыка җитәкчебез Галимуллина Алсу Ринатовна катнаша. Ул бүген “Без язны эзләргә барабыз” темасына музыка белем бирү эшчәнлеген зурлар төркеме балалары белән үткәрде. Алсу Ринатовна балаларны кызыксындырып музыка иленең серле дөньясына алып керде, алар төрле музыкаль хәрәкәтләр ярдәменә язны эзләп киттеләр һәм музыкаль инструментлар, “Тылсымлы куллар”, матур биюләр башкарып язны эзләп таптылар. Язның җылысын йөрәкләренә салдылар һәм төркемдәшләренә дә бүләк иттеләр. Балалар бик актив, шат күңелле, кызыксынучан булдылар. Балаларга һәм бакча коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар телибез!
-
Күңел ачу- ярышлар дәвам итә. 01.03.2014

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалры һәм әтиләр белән күңел ачу, спорт бәйрәме үткәрелде. Балалар ике командага бүленделәр. "Яшелләр" -зурлар төркеме, ә "Аклар" - мәктәпкә әзерлек төркеме, алар үзара ярыштылар, әлбәттә инде балалар белән ярышта әтиләр дә катнашты. Алар туплар белән дә ярыштылар, балаларны күтәреп тә йөгерделәр, күзләрен бәйләп тә бик оста ярыша алдылар. Балалар аэробика, стречинг гимнастикалары күрсәттеләр, нәфис гимнастика түгәрәгенә йөрүче Тазиева Ясминә үзенең программасын биеп күрсәтте. Тәрбияче Алсу Хамитовна, Ләйсән Равилевна, Лилия Амировна, Мәдинә Равилевнага һәм коллективка әтиләр үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
"Эшеңдә минем өчен борчылмагыз әнием, әтием!" 01.03.2014

Бу атнада ясле төркеменең әти- әниләр белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәне тәрбияче Сиренә Садретдиновна җыр башкарып башлап җибәрде. Аннан соң барлык әти- әниләр үзара танышып чыктылар. Алар өчен балаларның көндәлек эшчәнлекләрен чагылдырган фотолардан ясалган презентация күрсәтелде. Тәрбиячеләр һәр бала турында, бакчада үз- үзен тотышы, иптәшләре белән мөгалләмәсе һ.б. сөйләп чыктылар. Әти- әниләр белән спорт ярышлары, логик фикерләр буенча биремнәргә җаваплар бирү, күмәк уеннар оештырылды. Алга таба бурычлар билгеләнде. Кичәдән балаларның бакчада үзләрен тотышларын чагылдырган презентация буенча һәм гомумән белем, тәрбия бирү, ашату буенча әти- әниләр бик канәгать булуларын әйттеләр. Алга таба да бердәм булып, балаларны киңәшләшеп тәрбиялик.
-
Туган якка яз килде. 01.03.2014

Бу атна дәвамында балаларга яз турында белем бирү эшчәнлекләре төрле формада оештырылды. Баларга түбәндәге мәгълүматлар җиткерелде: Кышның салкыннарыннан соң без язны сагынып көтеп алабыз. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара.Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар. Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә.Балалар яз турында бик матур рәсемнәр ясадылар, алардан күргәзмәләр оештырылды. Ә әти- әниләр арасында иң активы –икенче кечкенәләр төркеме булды( Тәрбияче –Фәния Фаттаховна). Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бүген бездә -АҖАГАН! 21.02.2014

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Безнең коллектив бу төшенчәләрне балалар күңеленә төрле эш формалары, уеннар аша сеңдерә. Менә бүген дә балаларның яраткан бәйрәме- “Аҗаган” үткәрелде. “Кызыллар” (2 кечкенәләр) һәм “Сарылар” (уртанчылар төркеме ) беренче булып командирлар рапортны Флюзия Рафаиловнага бирделәр, ә аннан соң “Саперлар”, “Азимут билгеләү”, “Медицина ярдәме” һ.б. ярышларында катнаштылар. Ә иң соңгы этап – флагны эзләп табу булды. Балалар бик җитез, тапкыр булдылар, флагны да эзләп таптылар һәм дуслык җиңде.
-
Дуслык җиңде! 21.02.2014

Зурлар төркеме- “Яшелләр” ә мәктәпкә әзерлек төркеме- “Зәңгәрләр”,командасы булып көч сынаштылар. Бу командаларга “Чаңгы юлы”, “Биеклекне алу”, “Снайперлар” уеннары да өстәлде. Азимутны билгеләп схема буенча флагны бик тиз таба алды бу командалар да. Балалар күңелендә шатлык, дуслык хисләре иде бу минутларда.. Хөрмәтле әти- әниләр, "Аҗаган" ның фотолары сайтка фотогалерияга куела.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә. 21.02.2014

20 февраль көнне уртанчылар төркеме балалары әтиләрне, бабайларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Балалар бик матур чыгыш ясадылар, " Янгын сүндерүче булам" әкиятен сәхнәләштереп әтиләргә күрсәттеләр, үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Соңыннан әтиләр арасында күңелле ярышлар үткәрделәр. Барлык әтиләр дә актив булдылар. Хөрмәтле әтиләр! Сезне бәөрәм белән тәбрик итәбез! Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. . Ил терәге ир-егетләр булса,гаилә терәге-әтиләр. Менә шуңа күрә балаларыгыз үскәч тә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Ап-ак кышның уртасына җиткәч,
Бәйрәм килә ел да илемә.
Ишекләрне киереп ачып керә
Минем яши торган өемә.
Бәйрәм килә, өстәлләргә куна,
Ак ашъяулык, тәмле сый-нигъмәт.
Илне саклаучылар хөрмәтенә
Ява котлау, ява дан-хөрмәт.
Хезмәт иткән минем әтием дә
Илне саклаучылар сафында.
Солдат киеменнән төшкән рәсем
Һәрвакытта тора каршымда.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 20.02.2014

19 февраль көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап бәйрәм иртәсе үткәрделәр.Балалар бик матур чыгышлар ясадылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр өчен “Ягез әле, әтиләр!” бәйгесе уздырылды. Бәйрәмдә әтиләр командаларга бүленеп көч сынаштылар. Әтиләр бик актив та, артист та, җитез дә булдылар. Аларга балалар үзләре ясаган бүләкне, ә ярышта катнашучыларга бакча администрациясе исәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм белән сезне әтиләр!!!
-
Бәйрәм белән, әтиләр! 20.02.2014
Кадерле әтиләребез!Сез барыгыз да армия сафларында хезмәт итеп , туган авылыгызга исән килеш әйләнеп кайтып, әти-әниләрегезне хөрмәтләп, балаларыгызны тәрбияләп яшисез. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхеттә, шатлыкта яшәвегезне телибез.Илләребездә иминлек, тормышыбызда тынычлык булсын иде!
Җыелдык бөтенбез дәБезнең матур залга,
Бабайларның, әтиләрнең,
Абыйларның, малайларның,
Зур бәйрәме булганга!
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган,
Абый да армияга киткәч
Ил чикләрендә торган!
Мин кечкенә түгел:
Тиздән дүрт яшь тула!
Минем кебек малайларда
Үскәч солдат була !
-
И туан тел! 20.02.2014

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген бакчабызда “И тугантел, и матур тел!” бәйрәме үткәрдек. Кичә “Әллүки” җыры белән башланып китте һәм туган тел турында шигырь, җырлар белән үрелеп барды, балаларга туган телне яратырга, онытмаска, бозып сөйләшмәскә кирәклеге аңлатылды. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур – матур шигырьләрен ятлап. әле дә куанабыз, рухланабыз. Бүгенге бәйрәмебезне дә без Габдулла Тукай сүзләренә язылган җыр белән тәмамладык.
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
“Балам”,-диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәем”, -дип әниемә
Мин туган телдә дәшәм.












