Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ачык шөгыль. 01.11.2014

Белем бирү өлкәләрен ФДБС буенча дөрес интеграцияләү алымнары буенча методик берләшмә ай дәвамында төрле эшлекле чаралар оештырды. “Иҗади сәнгать” белем бирү өлкәсен интегральләштерү буенча икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна “Болытларга сәяхәт” темасына ачык шөгыль күрсәтте. Ул музыка, рәсем, танып белү өлкәләрен интегральләштереп балаларга матур кәеф, яңа белем, тәрбия бирде. Педагоглар шөгыльне уңай яктан бәяләделәр һәм алга таба уңышлар теләделәр.
-
Ак әбидә кунакта. 01.11.2014

Атна дәвамында бакчабызда әдәплелек дәресләре, табын янында, киемнәр дә безне бизиләр темаларына шөгыльләр үткәрелде, балалар белән әңгәмәләр, төрле уеннар оештырылды. Атна темасын йомгаклап, “Ак әбидә кунакта”- әдәби- музыкаль кичәсе үткәрелде. Әби балаларга үзенең үгет, нәсыйхәтләрен бирде, ә балалар әбигә күчтәнәч- өйрәнгән җыр, бию,шигырьләр, татар халык уеннарын, ясаган кул эшләрен бүләк иттеләр. Әдәпле булу серләренә балаларны кечкенәдән үк өйрәтү мөһим, ә без өлкәннәр көндәлек тормышта һәр көн үзебезнең яхшы үрнәктә бу кагыйдәләрне балаларга сеңдерсәк иде.
-
Бөтенроссия форумында. 30.10.2014

29 октябрьда "Педагоги России: инновации в образовании" исеме астында Бөтенроссия форумы үткәрелде. Форумда өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. , рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Л.Р. катнаштылар һәм Бөтенроссия форумы дипломы белән бүләкләнделәр.
-
Экспертлар семинары. 30.10.2014

бакчабызның өлкән тәрбиячесе Халитова Ф.Р., рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Л.Р. "Методологические и технологические основы проведения аттестационной экспертизы в условиях изменения порядка аттестации педагогических работников ДОО" семинарында булдылар һәм аларга эксперт булу өчен сертификат бирелде.
-
Бөтенроссия эксперименталь иҗади төркемдә безнең педагог. 30.10.2014

Музыка җитәкчебез Галимуллина Алсу Ринатовна Бөтенроссия "Педагогик осталык" педагогларның эксперименталь иҗади төркемендә эксперименталь эзләнү: "Һөнәрле халкым" музыкаль- белем бирү проекты белән катнашты. Алсу Ринатовнага "Педагогик осталык" төркемендә катнашкан өчен таныклык бирелде.
-
КОНКУРС!!! 24.10.2014

Уважаемые родители!
Объявляется конкурс на самый красивый «Цветок семьи». Просим всех принять участие. Победителей ждут грамоты! Работы принести до 1 ноября 2014 года. Спасибо тем, кто уже принял участие в конкурсе. С уважением Ляйля Рафаэловна.
-
"Өч кыз" әкияте. 24.10.2014

Бүген бакчабызда "Гаилә" проекты кысаларында "Өч кыз" татар халык әкиятен заманча сәхнәләштереп зурлар төркеме балалары барлык бакча балаларына театр куйдылар. Театр караганнан соң балалар әниләрне, гомумән һәр гаилә членын хөрмәт итәргә, туганнар белән дус- тату яшәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. театрны балалар кызыксынып карадылар, ә катнашкан балалар зур осталык белән рольләрне башкардылар.
-
ФДБС буенча эшлибез. 22.10.2014

ФДБС буенча балаларга белем hәм тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү- бүгенге көндә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Безнең балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр, ФБДС ны өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылган да гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә.
Бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.
Бу атна дәвамында “ФДБС буенча “Сөйләм теле” белем бирү өлкәләсен интегральләштерү” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә тематик күзәтү алып барыла. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының сөйләм телләрен үстерүдә УМК, интеграция, яңа методик алымнар кулланыла. Алар картина буенча эзлекле, тулы җөмләләр белән тасфирлап сөйләргә, сүзләрнең моделен төзергә, аваз анализы ясарга,тартык, сузык авазларны аера белергә, иҗекләргә бүлергә өйрәнәләр.Тәрбияче Алсу Габделхамитовна һәм Ләйсән Альфакаровна режимда индивидуаль эш алып баралар.
-
Хезмәткәрләр җыелышы. 22.10.2014

Бакчабызда чираттан тыш хезмәткәрләр җыелышы үткәрелде. Мәдир Алсу Маратовна бакча хезмәткәрләрен тагы бер кат куркынычсызлык, хезмәтне саклау, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча кагыйдәләр белән таныштырды. Мәгариф министрлыгыннан, район мәгариф бүлегеннән килгән хатлар, приказларны хезмәткәрләргә җиткерде.
-
Икмәк -яшәү терәге. 17.10.2014

Балалар арасында “Икмәк- яшәү терәге” рәсем конкурсы үткәрелде. Атна дәвамында балалар икмәккә багышланган рәсемнәр ясадылар, кисеп- ябыштырдылар. Иң матур рәсемнәр выставкасы оештырылды. Уңышлы рәсем ясаган балаларга грамоталар бирелде.












