Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
4 яшьтә үк Бөтенроссия дипломнары алдылар. 20.03.2014

Бакчабызның икенче кечкенәләр төркеменнән Гафурова Мәрьям, Зунунов Салих, Закиров Исламнар "Яраткан әтиемә" Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашып диплом алдылар. Аларны беренче уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә актив булып, төрле чараларда катнашып, җиңүләр яулауларын телибез!
-
"Туган ягым" конкурсы. 20.03.2014

“Туган ягым” II Бөтенроссия фәнни- методик эшкәртмәләр, белем бирү эшчәнлегенә конспектлар, күңел ачу, бәйрәм иртәләре сценарийлары конкурсында “Туган төбәгем” конспекты белән катнашып, тәрбияче Ханипова Людмила Амировна Сертификат алды.Лилия Амировнага алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Туган ягым" конкурсы. 20.03.2014

“Туган ягым” II Бөтенроссия фәнни- методик эшкәртмәләр, белем бирү эшчәнлегенә конспектлар, күңел ачу, бәйрәм иртәләре сценарийлары конкурсында “Туган төбәгем” конспекты белән катнашып, тәрбияче Ханова Гөлназ Ришатовна Сертификат алды.Гөлназ Ришатовнага алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
РАМАЗАН- беренче урында! 14.03.2014

«Юлларда иминлек булсын» исемле район рәсем конкурсына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча зурлар төркемендә тәрбияләнүче Алтынбаев Рамазан 1 урынга лаек булды. Рамазанга район грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Аны бу уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 07.03.2014

Кадерле әниләрне 8 март бәйрәме белән уртанчылар төркеме балалары җыр, бию, шигырьләр аша котладылар. Үзләре ясаган бүләкләрне чын күңелдән тапшырдылар. Бәйрәм белән сезне, әниләр!!!
Әни кебек булсам иде! -
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
-
Бәйрәмегез белән кадерлеләребез! 07.03.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрне бәйрәм белән котладылар.Әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Тормыш юлларыгыз киң һәм сикәлтәсез, бәхеткә төренгән булсын, шул юллардан ныклы сәламәтлек белән, үзегезнең якыннарыгыз белән куанып – шатланып үтүләрне насыйп итсен ходай. Дөнья ваклыклары сезнең күңел күгегезне капламасын, көләч йөзләрегезне сагыш пәрдәсе япмасын, һәрвакыт сөекле булып, кадерле кеше булып яшәргә язсын.
Иң-иң татлы сүзләр – сезнеке!
Сездән башка берни кылмас идек,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Әни кеше генә җан сулышын
-
Чын күңелдән котлыйбыз барлык хатын- кызларны! 07.03.2014

Зурлар төркеме балалары да кадерле әниләр, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Әбиләр булып биеп тә күрсәттеләр. Бик матур бәйрәм иртәсе үткәреп, бәйрәм рухы булдырдылар.
“Иң ягымлы кешем шул син,
Әбием, бердәнберем!
Өйрәт әле, мин дә белим
Әби булуның серен”.
Әби көлә:”Әби булу
Тора бары оныктан.
Мин бит әби булдым, кызым,
Нәкъ син туган минуттан”.
-
8 март белән! 06.03.2014

"Әнием- йөрәк тибешем” кичәсенә икенче кечкенәләр төркеме балалары әниләре, әбиләре җыйдылар. Алар әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, эшләрегездә тынычлык, уңышлар сезгә! Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен.Бакча коллективы.
-
Профсоюз котлавы. 06.03.2014

Бакчабыз хезмәткәрләрен профсоюз председателе Габбасова Л.Р. 8 март бәйрәме белән тәбрикләде. Хатын- кызларга бүләкләр өләште.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 март бәйрәме белән тәбрик итәбез! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, күңел тынычлыгы телибез!
Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, хатын- кызлар,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ямь өстәсен бәйрәмегезгә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!
Бакча администрациясе, профсоюз.
-
Котлыйбыз! 05.03.2014

"Ел тәрбиячесе -2014 " конкрс нәтиҗәләре билгеле булды. Район буенча 1 урынга безнең балалар бакчасы музыка җитәкчебез Галимуллина Алсу Ринатовна лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да, зона этабында уңышлар телибез.












