Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Балаларның кышкы уеннары. 19.01.2015

Безнең балалар саф һавада булырга бик яраталар. Алар белән тәрбияче апалары төрле- төрле хәрәкәтле уеннар оештыралар. Бу атнада алар татар халык уеннары өйрәнәләр, уйныйлар. Бигрәк тә "Мәликә", "Түбәтәй", "Чума үрдәк, чума каз" һ.б. бик яратып уйныйлар.
Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
-
“Без күрмәгән җирләр күрер өчен юл тамгасын кирәк белергә” 16.01.2015

Бүген бакчабызда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча йомгаклау чарасы үткәрелде. Чараны “Светофор” түгәрәгенә йөрүче зурлар төркеме балалары әзерләде. Түгәрәкнең җитәкчесе тәрбияче Габбасова Ләйсән Равилевн белән берлектә балалар автокласста ел дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерәләр һәм төрле чаралар үткәрәләр. Бүген дә“Без күрмәгән җирләр күрер өчен юл тамгасын кирәк белергә”- әдәби- музыкаль кичәсен бакчабызның барлык балаларына күрсәттеләр. “Урман җәнлекләре” һәм балалар юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә кирәклеген аңлатып бирделәр. Ахырдан барлык балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Игътибарлы җәяүле.
15.01.2015
13 январьдан- 17 январьга кадәр “Игътибар, җәяүле” атналыгы үткәрелә.
Безнең «Кыңгырау» балалар бакчасында да бу юнәлештә эзлекле, даими эш алып барыла. Балаларны юл йөру куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәту программасына нигезләнеп, куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләрен өйрәту буенча эшне төрле ысуллар кулланып алып барабыз.
Беренчесе - тирә-юньне күзәтеп, күрә белеп төрле юл очраклары белән танышу, предметлар, күренешләр, хәрәкәтләрне атау, анализлау, нәтижәләр ясау.
Икенче ысулы - чынбарлыкны әти- әниләрнең, тәрбиячеләрнең сөйләме, әдәби әсәрләр уку, телетапшырулар карау, хәрәкәтле уеннар уйнау, торле уенчыклар, картина - рәсемнәр, иллюстрацияләр, атрибутлар карау. Күпчелек эш уен формасында алып барыла. Бу очракта балалар теорияне яхшырак үзләштерәләр һәм истә калдыралар
Атналык дәвамында тәрбиячеләр өчен “Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү планын ФГОС буенча язу тәртибе“ темасына мастер- класс үткәрелде.
Урамда балалар белән җәяүле юлы буенча сәяхәтләр үткәрелә.
-
Юлларда иминлек кирәк. 15.01.2015

-
Котлыйбыз! 14.01.2015

Аттестация нәтиҗәләре буенча бакчабызның музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна югары квалификацион категориягә лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 14.01.2015

Аттестация нәтиҗәләре буенча бакчабызның тәрбиячесе Ханова Гөлназ Ришатовна I квалификацион категориягә лаек булды. Аны уңышы белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар телибез.
-
29.12.2014

Кыш бабайлар парадында район буенча без икенче!
Кыш бабайлар парадына безнең коллектив матур карнавал костюмнары киеп чыкты. Район буенча җәяүле Кыш бабайлар арасында безнең коллектив икенче урын бирелде. Район администрациясе бүләге тапшырылды.
Яңа еллар барыбызга да яңа уңышлар, бәхет, шатлыклар алып килсен!
-
"Кыш бабай маҗаралары" 29.12.2014

28 декабрь көнне бакчабызда "Кыш бабай маҗаралары" бәйрәм иртәсе үткәрелде. Барлык балаларга да балмаскарадка төрле костюмнар әзерләргә әйтелгән иде. Әти- әниләр бик тырышканнар, һәммәсе дә бик матур костюмнар әзерләп, балаларны бәйрәмгә алып килделәр. Алар үз персонажлары рольләренә кереп, тасфирлап бәйрәм иртәсендә үз урыннарын алдылар. Кичә бик матур дәвам итте. Һәр баланың күңелләре шат иде.
Кыш бабай гына түгел, бакчабыз өлкән тәрбиячесе Флүзия Рафаилевна да бүләкләр таратты яңа ел иртәсендә. Ул "Кышкы фантазия" күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә рәхмәтен белдерде һәм грамоталар тапшырды. "Яңа елга иң матур итеп бизәлгән төркем" конкурсына йомгак ясап, һәр төркемгә рәхмәтен белдерде грамоталар тапшырды. Яңа елга әзерлек һәм бик матур итеп оештырган өчен барлык эшчеләргә һәм гаиләләргә балалар бакчасы администрациясе рәхмәтен белдерде.
-
29.12.2014

Кыш бабаайлар парадыннан соң, чыршыны ачу тантанасында район күләм үткәрелгән оешма биләмәләрен Яңа ел бәйрәменә карата бизәү, кар сыннары әвәләү конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләргә бистәбезнең үзәк майданында Рәис Нургалиевич бүләкләр тапшырылды. Район үзәге балалар бакчалары арасында кар сыннары әвләү буенча безнең бакча өченче урынны яулады. Яңа ел бәйрәм иртәсендә актив катнашкан хезмәткәрләрне балалар бакчасы администрациясе Грамота белән бүләкләде.
-
Безнең балалар- I урын алдылар!!! 25.12.2014

Бүген балалар бакчалары командалары арасында өстәл теннисы буенча Кыш бабай - Кыш- 2014 призына "Күңелле стартлар" ярышы уздырылды. Безнең бакча балалары беренче урынны яуладылар. ДО ДЮСШ "Олимп" җитәкчесе Гарипов И. ккомандага Диплом , һәр балага Сертификат һәм бүләкләр тапшырды. Аларны чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйбыз. Аларга Кыш бабай тагы да шатлыклы вакыйгалар, хәбәрләр, күчтәнәчләр алып килсен, сау сәламәт, бәхетле булсыннар дигән теләктә калабыз.
Тренер Фархуд Усмановичка һәм барлык оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.












