Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
“Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган”... 14.12.2013

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган.Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап – дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. “Китап – бакча, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре”, - дип язып калдырган бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри.
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны!
-
Китапханә – үзе бер дөнья. 14.12.2013

Китап – безнең якын дустыбыз, киңәшчебез, сердәшебез. Тәрбияле кешеләр бар белемне китаплардан ала. Китапның якын дуслары зур теләк белән китапханәгә йөри, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзли...
Бу атнаның йомгаклау эшчәнлеге булып - зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәре балаларының китапханәгә экскурсиягә барулары булды. Китапханәдәге төрледән-төрле матур китапларны карау балалар күңелендә матур тәэсирләр булып уелып калды...
Балаларны ачык йөз белән каршы алып, аларга аңлаешлы итеп сөйләгәннәре, матур китаплар белән таныштырганнары өчен китапханә хезмәткәрләре зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Little Red Riding Hood. 12.12.2013

Бүген безнең балалар бакчасына сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатыннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Димухамитова Айгөл Шаһинуровна җитәкчелегендә инглиз теле тәрбиячеләре һәм беренче класс балалары килде. Алар инглиз телендә “Кызыл калфак “ әкиятен сәхнәләштерделәр. Инглиз телендә оста итеп сөйләшүләренә, рольләрне кызыклы итеп башкаруларына сокландык.
Тәрбиячеләргә эшләрендә, укучыларга укуларында зур иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм алга таба да безнең бакча балаларын шундый кызыклы чаралар белән сөендерүләрен теләп, зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
“Кызыл калфак” әкияте. 12.12.2013

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары әкиятне кызыксынып карадылар. Үзләре дә әкиятне алып баручы белән инглиз телендә бик теләп аралаштылар.
-
«Урман – җиребезнең матурлыгы, байлыгы”. 06.12.2013

Урманнар – табигатьнең “үпкәсе” дип атыйлар. Урманнардан башка безнең тормышны күз алдына да китереп булмый. Урманның матурлыгына сокланып, аның байлыгыннан файдаланып, аны саклау турында да онытмаска кирәк...
Табигатьнең бер тере почмагы, иң гүзәл урыны буларак, урман турындагы белемнәрен киңәйтеп, балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү мөһим.
Мәгълүм ки, урман – яшәеш,
Яшеллек, матурлык билгесе.
Безне тукландыручы чимал,
Сулаган һавабыз өлгесе.
-
“Бездә кышлаучы кошлар”. 06.12.2013

Кошлар табигатькә, кешеләргә зур файда китерә. Кошлар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.
-
Әти, әни, мин – спорт гаиләсе. 05.12.2013

4 декабрь көнне Саба гимназиясенең спорт залында “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” бәйгесе булып узды. Бәйгедә күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Безнең б/бакчасыннан бу күңелле һәм киеренке бәйгедә мәктәпкә хәзерлек төркемендә йөрүче Айбулат Акбәров, аның әнисе Алевтина, әтисе Айнур катнаштылар һәм “Иң өлгер гаилә” номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Котлыйбыз! 05.12.2013

Бу бәйгене оештыручы халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан Акбәровлар гаиләсенә грамота һәм бүләк тапшырылды.
Җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез!
-
Применение УМК 29.11.2013

Применение УМК «Изучаем русский язык» в ДОУ приносит большую пользу в обучении детей русскому языку. Выполняя задания в рабочих тетрадях, дети в игровой форме закрепляют речевой материал, повторяют пройденную тему, учатся общаться на русском языке, задают друг другу вопросы. Использование рабочих тетрадей также привлекает родителей активно включаться в процесс развития своего ребёнка
-
«Животные» 29.11.2013

Дети средней группы выполняют задания в рабочих тетрадях по теме: «Животные».









