Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Бүген бездә Сабантуй! 11.06.2014

Бүген бездә Сабантуй –
Эшләреңнең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана монда.
Чәчәккә күмелгән тугайлар,
Июннең иң матур көнендә,
Болынның иң матур җиренә
Килдек Сабантуй күрергә!
Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Һәркем көтеп алган изге бәйрәм. Әби-бабайларыбыз борын-борыннан Сабантуй бәйрәмендә күптөрле түгәрәк уеннары, җырлы- биюле уеннар уйнарга яратканнар.Без дә бүген уйнадык,биедек,җырладык һәм рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
Конкурсның сайлап алу туры.
23.05.2014
22-23 май көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Сәләтлеләр дөньясында - 2014” (“В мире таланта – 2014”) дип аталган балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры булып узды. Безнең “Әллүки” бакчасыннан “Иң шәп бабай” җыры белән мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Галимзянова Лиана, хореография буенча зурлар төркемендә тәрбияләнүче Тимуршина Лиана, “Безнең ике бәйрәм” шигыре белән уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Гильмутдинов Бәхтияр уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“Сәләтлеләр дөньясында - 2014” 23.05.2014

-
23.05.2014

-
23.05.2014

-
Коллектив өмә. 19.05.2014

Бакчабызда административ-хуҗалык эшләре нәтиҗәле оештырыла. Бүгенге өмәдә дә коллектив активлык күрсәтте. Территориядәге чәчәклек, яшелчә түтәлләре казылды, тырмаланды. Тирә-ягыбызны чистартуга, яшелләндерүгә, матурландыруга көчләрен керткән һәр хезмәткәргә зур рәхмәт
-
Табигатем, гүзәллекне синнән җыям... 19.05.2014

Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары... Беркем дә табигатькә битараф түгел. Язучылар, шагыйрьләр табигать турында нинди генә әсәрләр язмыйлар! Табигать үзенең гүзәллеге белән кешене сокландыра, сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Язын бар тирә-як яшеллегеннән күзләр камаша. Язгы җылы җил алмагачлардагы яшь бөреләрне уятты, алар хуш исле яфракларын ярдылар һәм ниһаять, ап-ак чәчәкләр атты! Яз дымлы җирне ямь-яшел үләннәр, сары тузганак чәчәкләре белән бизәде. Бакчабызның тирә-ягы шау чәчәкккә күмелде!
-
“Сәләтлеләр дөньясында - 2014” 16.05.2014

Бүген, 16 май көнне, безнең балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Сәләтлеләр дөньясында - 2014” (“В мире таланта – 2014”) дип аталган балалар иҗаты конкурсының зона этабы булып узды. Район үзәгендә урнашкан “Шатлык”, “Әллүки”, “Алтынчәч”, “Кыңгырау”, “Бәләкәч” балалар бакчаларыннан иң талантлы, җырга, биюгә, нәфис сүзгә оста, музыкаль инструментларда төрле матур көйләр уйнарга сәләтле балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр
-
"Бердәм экологик дәрес" 12.05.2014

Бөтендөнья экологик белем көненә карата "Бердәм экологик дәрес" дип аталган республикакүләм акциясе кысаларында бүген зурлар төркемендә "Кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмияте" дигән темага эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балаларның чәчәкләр турындагы белемнәре баетылды. Балаларда чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар белән берлектә табышмакларга җаваплар таптык, "Мин кайда үсәм, бел" дидактик уены уйналды, Ш.Ногмановның "Гөлбакча" шигырен укыдык. Эшчәнлек балаларның яраткан чәчәкләрен рәсемләү белән тәмамланды.
-
9 Май 08.05.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләр!!!
Сезне барыгызны да бөек тантана, зур шатлык- Бөек Җиңүнең 69 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, саулык – сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, шатлык, бәхет, илләр, еллар имин, табыннар мул, кояш гел балкып торсын.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
Яшик гел шулай кояшлы
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Иминлек!
Иминлек!
Иминлек!
Бәйрәм белән Сезне хезмәттәшләрем!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар, гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
Бәйрәм белән!!!









