Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме 01.05.2014

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме. 1889 елда 11 Интернационалның Париж конгрессында 1 Май көнен Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 Май – чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә!
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
-
Туган көнегез белән! 01.05.2014

Май аенда туган көннәре булган Загидуллина Халисә Хаммат кызы, Ибатуллина Илзирә Сөләйман кызы, Каюмова Ләйлә Рөстәм кызы, Зайнуллина Рәзилә Валентин кызы. Сезне туган көннәрегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә зур уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.
Котлап сезне туган көнегез белән,
Якты кояш сипсен җылысын.
Сезнең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң - иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар,
Күңелегез күген бизәп торсыннар.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы
29.04.2014
Бүген бакчабызда үткән гомуми әти-әниләр җыелышы “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру” дигән темага астында үтте. Җыелышның максаты сәламәтлекнең әһәмиятен аңлатуга, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен шартлар тудыруга, үз сәламәтлегеңә һәм якын кешеләреңнең сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Әти-әниләр җыелышына ГИБДД инспекторы И.Д.Насыйбуллин килде. Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү турында чыгыш ясады, үзенең киңәшләрен әйтте һәм әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга аңлаешлы җаваплар бирде. Әти-әниләргә “Безопасность на дороге” дигән памяткалар таратты.
-
Милли татар киемнәре 25.04.2014

2014 елның 25 апрелендә Саба туган якны өйрәнү музеенда "Әллүки" балалар бакчасының олылар төркеме балалары белән берлектә (тәрбияче Корбанова Н.Х.) "милли татар киемнәре" дип исемләнгән чара уздырылды. Чараның максаты балаларны милли киемнәр һәм аларның эш тәртибе белән таныштыру.
-
Конкурс «Дети рисуют музей» 24.04.2014

24 апреля 2014 года дети старшей группы детского сада «Эллуки» (воспитательница Курбанова Н.Х.) участвовали на конкурсе «Дети рисуют музей» и за участие на конкурсе были награждены подарками.
-
50 яшь юбилей кичәсе. 23.04.2014

- Расим абый! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.Язгы ташулар аккан, табигать яшәргән, кояш җылысы моң уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.Апрель ае ул – җанны җылыткан, йөрәктәге хисләрне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көндә кояшлы, көн дә аяз булсын.
Гомер – тауга менеп төшү.
Тау түбәсе – кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга –
Бөркетләргә оядыр.
50 яшь – Син кыяда:
Күзеңнең очлы чагы,
Болытларга атылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын җим булып –
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен: озак еллар
Яшәргә Бөркет булып!
-
22 апрель - Бөтендөнья Җир көне. 22.04.2014

Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы. Шуны исәпкә алып 1992 елның 22 нче апреленнән бу көн – Бөтендья Җир көне дип исәпләнә. Без Җир планетабызның язмышына битараф түгел һәм аның әкияттәгедәй матур булып калуын телибез. Безнең борынгы бабаларыбыз, башка җирләргә киткәндә, үзләре белән туган җир туфрагын алганнар һәм аны кадерләп саклаганнар. Алар җирне тере җан итеп санаганнар. Кешеләр Җиргә сокланганнар һәм табынганнар.
Без – табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында.
Утыртабыз үсентеләр,
Урман артсын тагын да.
Тирбәлмәгез бишек итеп
Агачлар ботагында.
Без – табигать балалары,
Кояш белән янабыз.
Бездән һәрчак риза булсын
Шул табигать анабыз!
Яхшылыкка, матурлыкка, күркәм киләчәккә омтылыйк! Табигатьне саклыйк!
-
Хезмәт төбе - хәзинә. 18.04.2014

Дөньяда төрле һөнәр ияләре бар: тегүче, буяучы, рәссам, хат ташучы, сатучы, чәчтараш, төзүче, укытучы, тәбрияче, дизайнер һ.б. Татар халкы: "Эше барның ашы бар." - дигән бит. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлык үстерергә, һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, горурлык хисләре тәрбияләргә кирәк. Бу атна "Әти-әни һөнәре" дигән тема астында үтте.Тәрбиячеләр балалар белән "Сез нинди һөнәрләрне беләсез", "Әти-әниләрегез нинди һөнәр ияләре", "Зур үскәч, синең кем буласың килә" дигән темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Мультимедияле презентацияләр карадылар, хезмәт турында мәкальләр өйрәнделәр. Йомгаклау чарасы итеп, әти-әниләр белән берлектә, рәсем күргәзмәсе оештырылды.Актив катнашкан әти-әниләргә, балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының нәтиҗәләре 17.04.2014

Балалар иҗат үзәге, Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте гомумироссия иҗтимагый оешмасының ТР бүлеге, Саба муниципаль районы буенча янгыннар күзәтчелек бүлеге республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" дигән конкурс игълан иткән иде. Безнең "Әллүки" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу конкурста бик теләп катнаштылар. Һәм актив катнашканнары өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр: Исмагилова Иделия, Гасимова Нәргизә, Сабирова Зилә, Галимзянова Лиана, Аухадиева Алинә. Аларны котлыйбыз!
-
Иң яхшы рәсем 17.04.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Зайнуллин Фердидандны республикакүләм "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсында "Иң яхшы рәсем" номинациясендә 2 урын алуы белән котлыйбыз. Әфәрин!









