Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Тәмле булсын! 10.02.2014

Балаларны кечкенәдән үк табын этикетының гади формаларын кулланырга гадәтләндерү мөһим. Шуңа күрә, без, балалар белән бакчабызда өйрәнгән күнекмәләрнең өйдә дә дәвам итүе өчен әти - әниләргә киңәшләребезне тәкъдим итәбез: билгеләнгән тәртипне саклау балаларны ашатканда бигрәк тә әһәмиятле. Ашату арасында бернинди ризык бирелми. Тәм - том, җиләк - җимеш сокларын да төп ашату вакытында бирергә кирәк. Ашатуның төгәл көндәлек тәртибе булмау, теләсә кайсы вакытта аягүрә ашап йөрү аппетит начарлануга китерә. Өстәвенә, идәнгә азык - икмәк валчыгы чәчелә, ашамлыкка саксыз караш тәрбияләнә, бала тәртипсезлеккә өйрәтелә. Сирәк ашау да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Баланы ашыкмыйча, игътибарын читкә җибәрмичә ашарга өйрәтергә кирәк. Тагы берничә киңәш:
-әзерләнгән ризыкның тышкы күренеше, исе һәм тәме балада ашау теләге уятырлык булсын.
- ул яраткан ризыкны ешрак әзерләргә тырышыгыз.
-
“Сәламәт булыйк – дус, тату яшик!” 10.02.2014

Мәктәпкәчә яшь ул баланың физик үсешенә фундамент салыну чоры. Сәламәтлек – иң зур байлык. Без шушы байлыкка ирешергә, аны сакларга һәм ныгытырга тиешбез. “Әллүки” балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбиячеләре көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашырырга тырышабыз. Әти-әниләрне, спорт мәктәбен бакча тормышына тартабыз. Бала үсешендә яңа юнәлеш перспективалары белән кысыксындырабыз.
Һәм бүген “Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар” бөтенроссия шөгыльләр күрсәтү көне уңаеннан рус телчесе Широва Г.Г., уртанчылар төркеме тәрбиячесе Абубакирова Р.Г. һәм физик тәрбия буенча Халиуллина Г.Н., кунакка чакырылган спорт мәктәбе тренерларына,әти-әниләргә, интегральләштерелгән “Сәламәт булыйк – дус, тату яшик!”дигән бик кызыклы эшчәнлек күрсәттеләр. Балалар обручлар белән төрле физик күнегүләр эшләделәр, рус телендә витаминнар турында сөйләштеләр, нәфис гимнастика карадылар һәм кунакка килгән Фрекен Бок белән шәхси гигиена белемнәре буенча “Дөрес аер” дигән дидактик уен уйнадылар. Сәламәтлек, чисталык, дөрес туклану турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм ныгыттылар.
-
"Лыжня России 2014" 10.02.2014

9 февраля состоялись соревнования “Лыжня России 2014” – “Лыжня Татарстана 2014”. "Лыжня России" проводится ежегодно и всегда является большим зимним праздником. Он рассчитан на широкий круг любителей лыжного спорта.
Цель соревнований - привлечение взрослых, молодежи и детей к регулярным занятиям лыжными гонками , дальнейшее развитие и пропаганда физической культуры и спорта среди населения. Из нашего детского сада участвовали 14 детей . Дети успешно преодолели соответствующую дистанцию (200 м). Молодцы!
А также огромное спасибо родителям, которые были с нами в этот день и болели за своих детей!
-
Всероссийский урок (занятие) “Здоровые дети – в здоровой семье»”. 10.02.2014

Сегодня в нашем детском саду был проведен всероссийский урок "Здоровые дети - в здоровой семье". Цель урока - приобщение воспитанников к семейным ценностям и традициям, сохранение и укрепление здоровья детей, обеспечение их гармоничного развития. Для успешного привития навыков здорового образа жизни педагоги нашего детского сада используют целый ряд педагогических приемов, инновационных технологий с учетом возраста детей. На мероприятия были приглашены Гилязиева Гульназ Мубаракзяновна - тренер по художественной гимнастике, Гумеров Ленар Гильфанович - тренер - преподаватель по футболу из ДЮСШ и родители. После просмотра мероприятий тренеры поделились с воспитанниками опытом здорового образа жизни.
-
День памяти А.С.Пушкина 10.02.2014

Дети рассматривают книги А.С.Пушкина.
-
Интернет-конкурста катнашу 07.02.2014

Безнең педагогларыбыз һәрдаим төрле интернет-конкурсларда катнашып киләләр. Күптән түгел үткәрелгән III Межрегиональ “Мультимедийный урок – новые образовательные возможности” дигән конкурска төрле номинациядә материаллар тәкъдим итеп, Широва Гөлнур Гаптелфәртовна – II дәрәҗәдәге дипломга, Гараева Мәдинә Мансуровна, Шарафутдинова Фәймә Габделбәровна, Шарипова Фәридә Миннисламовна сертификатка ия булдылар.
Педагогларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Сәламәт яшәү рәвеше. 07.02.2014

"Саулык - иң зур байлык",- ди халык. Чыннан да, сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк омтылышларына ирешә, тирә - якны танып белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямьтаба. Беренче квалификацион категорияле тәрбияче Шарафутдинова Ф.Г. хезмәттәшләренә үткәрелгән консультациясенеңтемасы "Сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру буенча хезмәттәшлек итүнең традицион булмаган формалары", ә максаты - балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен булдыру, физкультура һәм спортка мәхәббәт тәрбияләү."Сәламәт яшәү рәвеше" ул: начар гадтләрне булдырмау, югары хәрәкәтчәнлек, дөрес туклану, чыныгу, шәхси гигиена, уңай эмоцияләр, табигатькә, кешеләргә әхлаклылык күрсәтү.
-
Җир шары буенча сәяхәт 07.02.2014

Бакчабызда бу атна "Җир шары буенча сәяхәт" темасы астында үтте. Эшчәнлек барышында балаларны җылы як һәм салкын якта яшәүчеләрнең тормышы, көнкүреше белән таныштырдык. Шулай ук бу якларда яшәүче хайваннар турында да кызыклы, файдалы мәгълүматләр бирелде. Балаларның белемнәрен үстерү бөтен төр эшчәнлекләрдә дә чагылды. Йомгаклау чарасы итеп "Зоопаркка сәяхәт" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
Олимпия уеннарының башлангычы нидән гыйбәрәт? 07.02.2014

Борынгы грек шәһәре Олимпиядә ярышлар оештырылган, аны Олимпия уеннары дип атаганнар. Дүрт елга бер мәртәбә уздырылган уеннарда көчлеләрдән – көчле грек атлетлары йөгерүдә, сикерүдә,сөңге, диск ыргытуда, көрәшүдә, йодрык сугышында , ике көпчәкле арбаларда узышуда ярышканнар.
Хәзерге Олимпия символы – бергә үрелгән биш боҗрадан гыйбарәт. Алар биш континентның бердәмлеген һәм бөтендөнья спортчыларының Олимпия уеннарында бергә очрашуын гәүдәләндерә.
Менә бүген, 2014 елның 7 февралендә, Сочи шәһәрендә Олимпиада уеннары башланып китә. Анда катнашучы барлык спортсменнарга да уңышлар теләп калабыз!
-
"Без сәламәт яшәү яклы" 07.02.2014

Олимпиада ачылу уңаеннан, "Без сәламәт яшәү яклы!" дигән девиз астында бакчабызда төрле хәрәкәтле спорт уеннары оештырабыз.Максатыбыз - балаларны гомумүстерүче күнегүләрне эшләргә күнектерү, балаларда хәрәкәт координациясе, тизлек, җитезлек, игътибарлылык үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, иҗади активлык, үзара ярдәмләшү, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү, Олимпия уеннарына уңай караш формалаштыру.









