Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Семинар-практикум. 13.01.2015

Бүген педагоглар белән "Сәламәтләндерү технологияләрен кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәтлек культурасы формалаштыру, аны саклауга мотивацияне үстерү" темасына семинар-практикум үткәрелде. Тәрбияче Солтанова Г.Г. "Балалар бакчасында сәламәтләндерү технологияләре" темасына презентация аша эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, физик культура тәрбиячесе Халиуллина Г.Н. физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге өчен төрле материалдан нинди традицион булмаган оборудование ясарга мөмкин икәнлеге турында чыгыш ясады һәм балалар белән стандарт булмаган оборудование кулланып йокыдан соң гимнастика үткәрү буенча педагоглар белән практик эшчәнлек оештырды. Музыка җитәкчесе Валиева Л.И.ның музыканың кеше организмына тәэсире турында презентация белән үзенчәлекле чыгышы тыңланды. Семинар-практикум өлкән тәрбияче Шакирова Э.А.ның арыганлыктан, стресслардан, депрессиядән чыгу юлларын ничек табарга икәнлеге турында "Үз-үзеңә ярдәм ит!" дигән киңәшләре белән тәмамланды.
-
С успешным прохождением аттестации! 12.01.2015

По итогам аттестации нашим педагогам: музыкальному руководителю Валиевой Л.И., воспитателю по обучению русскому языку Шировой Г.Г. присвоена высшая квалификационная категория; воспитателям Халиуллиной Г.Н. и Хайрутдиновой Г.Н. присвоена первая квалификационная категория; воспитатели Курбанова Н.Х. И Шарафутдинова Ф.Г. подтвердили первую кв. категорию. Уважаемые наши коллеги! Поздравляем вас! Все ваши силы, знания и опыт, высокий профессионализм направлены на воспитание и обучение наших дошкольников. Желаем вам крепкого здоровья, счастья, новых творческих успехов и всего самого наилучшего!!!
-
Котлыйбыз!!! 30.12.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!!! Январь аенда туган көннәре булган Султанова Гөлшат Гаптелхәй кызы, Халиуллина Гүзәл Нурулла кызы, Курбанова Нурия Хаҗиәхмәт кызы, Сайфутдинова Гөлшат Зөфәр кызы, Султанова Рамилә Раиф кызы. Сезне туган көннәрегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, уңышлар юлдаш булсын.
Котлап Сезне туган көнегез белән,
Якты кояш сипсен җылысын.
Сезнең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң-иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар,
Күңелегез күген бизәп торсыннар
-
Кыш бабайлар парады 28.12.2014

-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2014

-
Яңа ел белән!!!
26.12.2014
Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә яңадан яңа уңышлар, яңа үрләр, яңа куанычлар, яңа булып килгән Яңа елда зур сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез.
Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Шулай гына була күрсен. АллаҺ Тәгалә нык сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Ил көннәргә тынычлык бирсен.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Бәхет елы булып кил
Кардәш, туган, дусларга.
Телик без теләкләрне
Шушы изге елларга.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Төкле аягың белән, Яңа ел!!! Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын, шатлык, бәхет юлдаш булсын.
-
Наши гости. 25.12.2014

Сегодня к нам в гости пришли учащиеся 5 В класса Сабинской гимназии под руководством Исынбаевой Алины Алексеевны. Учащиеся выступили перед нашими детьми с концертными номерами: пели, танцевали, рассказывали стихи про Новый год. Благодарим ребят за их выступления, желаем успехов в учёбе и всего самого наилучшего!
-
Сыннар ясыйбыз. 17.12.2014

Яңа ел җитәр алдыннан Тырышабыз барыбыз: Конкурска дип, төрле-төрле Кардан сыннар ясыйбыз...
Бакчабызның ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар барлыкка килә: Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкият персонажлары... Мондый сыннарны ел саен күмәкләшеп эшлибез. Алар бакчабызга керү юлын бизәп торачак.
-
"Кормушка". 11.12.2014

С папой сделали кормушку Для синичек, воробьёв. И зимой для пташек будет, Здесь застолье и уют!
-
Кошларга кышын ярдәм итик! 11.12.2014

Балыкка – су, кошларга – һава, җәнлекләргә – урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау – һәркемнең изге бурычы.Бакчабызда “Кошлар – безнең дуслар” атналыгы кысаларында тәрбиячеләр, балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында «Иң оста җимлек ясаучы” дигән конкурс игълан ителгән иде. Кышның салкын көннәрендә үзебезнең якларда кышлаучы канатлы дусларыбызга шактый авырга туры килә. Азык таба алмыйча күбесе һәлак та була. Шуңа аларга ярдәм итү йөзеннән конкурс игълан итәргә уйладык. Шунысы сөенечле: әти-әниләр әлеге конкурста теләп катнаштылар, кошларга җимлекләр ясап, аларны тапшырдылар Күргәзмәгә куелган җимлекләр арасында ниндиләре генә юк! Йорт кебекләре дә, төрле бизәкләр төшерелгәннәре дә, пластик савытлардан ясалганнары да: нинди генә материалларны эшкә җикмәгәннәр! Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле җимлекләргә, әти-әниләрнең фантазиясенә, осталыкларына сокланмаган кеше калмады. Әти-әниләребезнең куллары могҗизалар тудырырга сәләтле икәненә кабат инандык. Конкурста актив катнашкан барлык әти-әниләргә дә рәхмәтебезне җиткерәбез!









