Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Олимпиада җиңүчесе
07.04.2012
Бүген песионерлар арасында компьютерда эшләү сәләтләрен ачыклау максатыннан олимпиада уздырылды. Олимпиаданың җиңүчесе Башарова Наилә Аширбековна булды. Ул район күләмендә узачак бәйгедә катнашачак. Наилә апага уңышлар телибез!
-
Флорбол
03.04.2012
Бүген Шәмәрдән лицеенда 5-7 класс укучылары командалары арасында флорбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы 2нче урын алды. Ике көн дәвамында узган әлеге ярышларда мәктәбебездән 4 команда катнашып, 3 призлы урын яулавыбыз зур сөенеч булды. Тренер Сафин А.К.ны һәм командалар составындагы барлык укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Флорбол 02.04.2012

Язгы каникул дәвам итә. Ял көннәре булса да, мәктәп гөрләп тора. Бүген 9 класста татар теле, математика фәннәреннән консультацияләр узды. 2 команда район мәктәпләренең 8-11 класс укучылары арасында узган флорбол ярышларында катнашты. Шәмәрдән лицеенда узган әлеге ярышларда кызлар командасы 2нче урынга, ә егетләр командасы 3нче урынга лаек булды. Тренерлары- флорбол түгәрәге җитәкчесе Сафин А.К.
-
Бадминтон ярышлары
01.04.2012
31 мартта һәм 1 апрельдә узган бадминтон буенча зона ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм матур нәтиҗәләргә иреште: Давлиев Ильяс (4 класс)-3 урын, Ибатова Ильмира (6 класс) 2 урын , Гыйлметдинов Айдар (8 класс) 4 урын яуладылар. Бу укучыларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Белдеклеләр бәйгесе
28.03.2012
Бүген башлангыч класс укучылары өчен Белдеклеләр бәйгесе оештырылды. Класс җитәкчеләре Баһманова Р.Н., Шайхеразиева Ф.В., Гыйлметдинова И.Г., Бикмиева Д.Н. табигать белеме, математика, татар теле һәм рус теле буенча викторина уздырдылар, китапханәче Мубаракзянова К.Ш. укучыларны энциклопедияләр, яңа китаплар белән таныштырды.
-
Боз сараенда
27.03.2012
Көтеп алынган язгы каникулның беренче көне 8 класс укучылары өчен бик күңелле узды. 26 март көнне алар класс җитәкчеләре Әнисә Фәнилевна белән "Нарат" боз сараенда булдылар.Тимераякта шуу балаларга бик матур мизгелләр бүләк итте, озын 3нче чиректән соң ял итү һәм көч җыю өчен менә дигән чара булды.
-
9, 11 класс укучылары сынау алдында
27.03.2012
9, 11 класс укучылары зур сынау алдында. Аларның бердәм дәүләт имтиханнары тапшырасылары бар. Чыгарылыш класс укучылары бу имтиханнарга ел дәвамында әзерләнәләр. 26, 27 март көннәрендә 9 класс укучылары репетицион тестированиедә катнаштылар, ә 11 класс укучылары консультацияләрдә булдылар.
-
"Ломоносов укулары"
27.03.2012
Бүген 7 класс укучысы Камалов Райнур Яр Чаллы шәһәрендә узган 3нче республикакүләм "Ломоносов укулары" фәнни-гамәли конференциясендә катнашты . Ул, "Рус филологиясе" секциясендә чыгыш ясап, " Лучшая самопрезентация" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе-рус теле һәм әдәбияты укытучысы Измайлова Г.М.
-
Без- 1нче урында
26.03.2012
24 мартта район күләмендә армрестлинг ярышлары узды. Әлеге спорт төре белән кызыксынучы 7 укучыбыз үзләренең көчләрен сынап карадылар һәм бик яхшы әзерлекле икәнлекләрен күрсәттеләр. Хасанова Гөлназ 1нче урын, Солтанов Инсаф 1нче урын, Ягудина Алинә 2нче урын, Хусаенов Рәзиф 2нче урын, Давлиев Салават 3нче урын, Сабиров Илнар 3нче урын яуладылар. Ә командабыз район күләмендә 1нче урынга лаек булды. Тренер-физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р.
-
Волонтерлар эшчәнлеге 26.03.2012

Мәктәптә эшләүче волонтерлар отряды авылыбыздагы чишмәләрне һәрвакыт чистартып тора. Кыш көнендә дә тәмле чишмә суы эчәргә теләүчеләр байтак була, ә чишмә юлларын кар басып китә. 10 класс укучылары (класс җитәкчеләре-Каримова Л.Р.) "Зөлхиҗә чишмәсе" тирәсен кардан арындырдылар, басмалар ясап куйдылар.Аларга бу изге эшләре өчен авылдашларыбыз зур рәхмәтле.








