Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Ышаныч телефоны
16.05.2012
Бүген, 17 май-Ышаныч телефоны көне уңаеннан, класс сәгатьләре узды. Класс җитәкчеләре Ышаныч телефонының максаты, аңа нинди очракларда шалтырытып булуы, нинди белгечләр белән аралашу мөмкинлеге булуы турында сөйләделәр. 5-9, 10-11 класс укучыларының Ышаныч телефонына мөнәсәбәте турында анкета сорауларына җаваплар алынды.
-
Тарихтан ачык дәрес 14.05.2012

Бүген 5 класста тарихтан "Мисыр, Греция,Рим, Кытай дәүләтләре буенча кабатлау" дигән темага тарихи форум формасында ачык дәрес булды. Дәресне укытучы Каримова Л.Р. уздырды.
-
Бәрәңге утыртылды 12.05.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. 143 кв.м кызыл чөгендер, 132 кв. м кишер, 6 кв.м укроп чәчелде, 100 кв.м суган утыртылды. Күпьеллык чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелде. Бүген 3 га җиргә бәрәңге утыртылды.
-
Тантаналы митинг 09.05.2012

8 май көнне Төбәк һәм Олы Кибәче авылларындагы һәйкәл-обелисклар янында Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 379 кеше киткән, шуларның 159ы исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан, 220 авылдашыбыз сугыш кырларында башын салган .Бүгенге көндә 4 сугыш ветераны исән-сау. Тантаналы митингта сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерелде, иң матур теләкләр теләнде. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл-обелиск янына веноклар салынды. Соңыннан митингка килгән авылдашлар, ветераннар хөрмәтенә Җиңү бәйрәме уңаеннан укучылар көче белән әзерләнгән чыгыш тәкьдим ителде.
-
Безнең отряд 1нче урында
07.05.2012
5нче майда Сабада пожарно-прикладной спорт төрләре буенча ДЮП командалар арасында узган ярышларда безнең мәктәп командасы 1нче урын алды һәм күчмә кубокка ия булды. Җитәкчеләре-Сафин А.К. Булдырдыгыз, егетләр!
-
Ата-аналар җыелышы
27.04.2012
Бүген 9, 11 классларда ата-аналар җыелышлары узды. Көн тәртибендә укучыларның репетицион ЕГЭ, ГИА нәтиҗәләре анализланды, имтиханнарның көннәре белән таныштырылды.
-
Тукай көне
26.04.2012
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә берничә чара узды. 5-11 класс укучылары катнашында оештырылган Шигырь бәйрәмендә укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, башлангыч класс укучылары рәсемнәреннән Тукай иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылды. 1нче класс укучылары "Күбәләк" ясле-бакчасында үз осталыкларын күрсәтсәләр, ясле-бакчада тәрбияләнүчеләр аларны үз чыгышлары белән куандырдылар. Гафиятова Илзия, Каримова Рузинә, Галиахметова Зәринә, Губаева Руфинә, Газизова Зилә, Сабирова Гөлназ "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе уздырган Шигырь бәйрәмендә катнаштылар.
-
"Кактус"-3нче урында 26.04.2012

25 апрельдә Саба мәдәният йортында район яшьләре арасында узган КВН фестивалендә Олы Кибәче авыл җирлегеннән "Кактус" командасы катнашты. Әлеге команда составында мәктәбебезнең 7 укучысы чыгыш ясады. Безнең команда 3нче урынга лаек булды. Барлык катнашучыларга да алга таба иҗади уңышлар телибез!
-
Республика өстәл теннисы ярышларында
23.04.2012
20-21 апрель көннәрендә Мамадышта мөмкинлекләре чикләнгән укучылар арасында Татарстан Республикасы буенча өстәл теннисы ярышлары узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Хузиахметов Ирек, 10 класс укучысы Шавалиева Дилбәр катнашты. Дилбәр 2нче урын яулады. Котлыйбыз!
-
Репетицион имтиханнар
23.04.2012
Бүген 9, 11 классларда математика буенча репетицион имтиханнар уздырылды. Эшләр тикшерелгәннән соң, ике класста да ата-аналар җыелышлары планлаштырыла.








