Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Котлыйбыз!
29.10.2012
26-28 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә армспорт буенча узган ярышларда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Яруллина Гөлназ,9 класс укучысы Гараев Зөлфәт катнашты. Әлеге ярышларда Зөлфәт 1997-1998 елгы егетләр арасында 45 кг үлчәүдә республика күләмендә 3 урын яулады. Аны чын күңелебездән әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
"Команда-2013" проекты 26.10.2012

24 октябрь көнне "Команда-2013" проектының район этабы узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән "Ягуар" командасы уңышлы чыгыш ясады. Команданы тәкьдим итү, "Без-волонтерлар", иҗади визиткада Кытай илен тасвирлау, чит телдә Казан шәһәре буйлап экскурсия этаплары булды.
-
Көлдерә торган шарлар
24.10.2012
Бүген "Көлдерә торган шарлар үлемгә илтә" дигән темага узган класс сәгатьләрендә азот закисе ("кәефне күтәрүче газ"), аның организмга тәэсире турында сөйләштеләр. Шундый шарларны даими рәвештә кулланган кеше бер ел эчендә "яшелчә"гә әйләнергә мөмкин икән. Шуңа да, яшәргә теләгән, сәламәтлеге өчен кайгырган кешегә андый шарлар янына якын да килергә ярамый!
-
Парламент дәресе 23.10.2012

23 октябрьдә мәктәбебездә Парламент дәресе узды. Дәрес Дәүләт советы рәисе Мөхәмәтшин Ф.Х.ның укучыларга мөрәҗәгате белән башланып китте. Аннан соң тарих укытучысы Ләйсән Рафиловна ТР Конституциясенең 20еллыгына багышланган чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гатауллина Ф.Х. Олы Кибәче авыл җирлеге һәм гражданнарның хокук һәм бурычлары турында сөйләде. Дәрес ахырында укучыларның белемнәре тестлар һәм викторина ярдәмендә тикшерелде.
-
Паралимпия дәресләре 23.10.2012

Бүген класс сәгатьләре кысаларында һәр класста паралимпия дәресләре узды. Класс җитәкчеләре укучыларга паралимпия хәрәкәтенең кыйммәтләре. паралимпия уеннары спортсменнары, аларның уңышлары, паралимпия уеннары тарихы турында сөйләделәр. Әлеге дәресләрнең төп максаты-ихтыяр көче, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү булды. Өстәмә мәгьлүматлар белән презентацияләр күрсәтелде.
-
Мини-футбол буенча зона ярышы
18.10.2012
Бүген Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында мини -футбол буенча зона ярышы узды. Әлеге ярышларда мәктәбебезнең кызлар командасы 3 урын яулады, ә егетләр командасы, 1 урын алып, район ярышларында катнашу хокукына ия булды.
-
Кул көрәше
15.10.2012
14 октябрь көнне мәктәбебез укучылары кул көрәше буенча район күләмендә уздырылган ярышларда катнашты һәм матур нәтиҗәләргә иреште.
8 класс укучысы Яруллина Гөлназ, 9 класс укучысы Гараев Зөлфәт, 10 класс укучысы Зиннуров Аяз, 11 класс укучысы Давлиев Булат 1нче урын яуладылар. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Мини-футбол 14.10.2012

13 октябрь көнне мәктәбебезнең кызлар командасы район күләмендә уздырылган мини-футбол ярышларында катнашты.
-
"Команда-2013" проектының мәктәп этабы 09.10.2012

Бүген мәктәбебездә "Команда-2013" проектын презентацияләү булды. Район балалар иҗат үзәге һәм ДООЦтан килгән комиссия вәкилләренә укучыларыбыз "Универсиада-2013" стендын тәкъдим иттеләр. Кунакларны универсиада гимны астында татар, рус, инглиз телләрендә шигырь сөйләп каршы алдык. Аннан соң стенд буенча Универсиада, аның тарихы, эмблемасы, символы, бу чараларда Татарстанның роле, Казан шәһәрендә барган үзгәрешләр, волонтерлар хәрәкәте турында чыгыш булды. Комиссия членнары әлеге темага укучыларыбыз ясаган рәсем, плакатлар, кул эшләре белән таныштылар.
-
Укытучылар көне
05.10.2012
Бүген -Укытучылар көне. Хөрмәтле укытучыларыбызны ишек төбендә үк кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан 10нчы сыйныф укучылары каршылады. Мәктәптә укытучылар хөрмәтенә иҗат ителгән җырлар яңгырап тора, мөгаллимнәр турында иң матур сүзләр язылган. Сәг.8дә актлар залында "Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, Укытучым!" дип исемләнгән чара башланып китте. Укытучылар өчен матур теләкләр җиткерелде, җыр-биюләр укытучыларның сорауларга җавап бирүләре белән чиратлашты. Бер генә укучы да читтә калмады, һәркем үз сәләтен күмәк биюләрдә, җырларда, нәфис сүздә күрсәтте. Концерт барлык укучыларның бергәләп "Иң гүзәл кеше икәнсез" җырын башкаруы белән төгәлләнде. Бәйрәмне 10 класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Рәфинә Габдрәшидовна оештырды. Барлык матур сүзләрегез, чыгышларыгыз өчен рәхмәт, укучылар!








