Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Гомуми ата-аналар җыелышы №1
17.11.2012
16 ноябрьдә мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе:
Көн тәртибе:
1.Лекция «Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары: сәбәпләре, чишү юллары, киңәшләр” (лектор-Гафиятова Ә.Ф.)
2.“Начар гадәтләргә “Юк!” дип әйтик “ темасына чыгыш (чыгыш ясаучы Измайлова Г.М.)
3.1нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар (чыгыш ясаучы Габдулхаева Р.Р.)
4.Мәктәптә укыту-тәрбия эшенең торышы (чыгыш ясаучы- Галияхметов Р.Р.)
5.Ата-аналар комитетын сайлау.
Карар:
1.Бала һәм ата-ана арасындагы конфликтларны кисәтү максатыннан, әти-әниләргә гаиләдәге уңай гадәтләрне даими камилләштерә барырга, хезмәт тәрбиясе бирергә, сәләтләрен ачыклауда ярдәм итеп, тиешле шартлар тудырырга.
2. Начар гадәтләрне кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүне күздә тотып, баланың психологик халәтен дөрес аңлау юлларын эзләргә, аңа үзбилгеләнүдә ярдәм итәргә, мөнәсәбәтләрне бер-береңә хөрмәткә нигезләнеп корырга.
3. Мәктәп Уставына нигезләнеп, бердәм таләпләр куярга, ТР №71 законын үтәүне тәэмин итәргә, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынуны контрольдә тотарга:
-мәктәпкә укучы формасыннан, тиешле прическадан йөрү,
-кәрәзле телефон алып килмәү,
-мәктәпнең эш режимын үтәү.
4. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен даими контрольдә тотарга.
-
"Русский медвежонок" 15.11.2012

Бүген мәктәбебезнең 56 укучысы рус теленнән уздырылучы "Русский медвежонок" конкурсында катнаштылар.
-
2нче чирек башланды 14.11.2012

Бүген 2нче чирек башланып китте.Укучыларның яхшы билгеләргә генә укуын, укытучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Әкияттә кунакта
12.11.2012
Бүген 1-4 класс укучылары өчен "Әкияттә кунакта" уены оештырылды. Әкиятләр турында кереш әңгәмәдән соң, укучылар "Колобок", "Өч кыз", "Казлар, аккошлар", "Су анасы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Өзеләр буенча әкиятләрне тану, әкият геройларын табу, викторина сорауларына җавап бирү кебек ярышларда һәркем үзенең әкиятләрне бик яратканлыгын һәм яхшы белгәнлеген исбатлады. Татар халык әкиятләренең бала күңелендә бары тик яхшы сыйфатлар тәрбияләвен исәпкә алсак, бүгенге чара башлангыч класс укучылары өчен бик файдалы булды. Әлеге уенны педагог-оештыручы Гүзәлия Рамиловна уздырды.
-
Каникул дәвам итә 09.11.2012

Көзге каникулның бүгенге көне дә бик күңелле һәм файдалы үтте. 9 класс укучылары өчен татар теленнән, 11 класс укучылары өчен математикадан консультацияләр узды. 5,6,7 класс укучылары "Саба" бассейнына барып, рәхәтләнеп йөзеп кайттылар. Тышта салкын көз булуга карамастан, җәйдә кунак булу аларга бик ошаган. Кич белән 8-11 класс укучылары өчен бию кичәсе оештырылды.
-
Каникулның 2нче көне
08.11.2012
Бүген-каникулның 2нче көне. "Хореография", "Флорбол" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен бу түгәрәкләр үз эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. 9 класс укучылары ГИАга әзерлек буенча математикадан, 11 класс укучылары БДИга әзерлек максатыннан рус теленнән консультациядә булдылар.
-
Көзге каникул башланды
08.11.2012
Укучылар каникулда булсалар да, мәктәптән аерылмыйлар. 7 ноябрь көнне 5,6 класс укучылары өчен "Кем баскычтан тизрәк менә?" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге узды. "Баскетбол" түгәрәгенә йөрүчеләр спортның бу төре буенча күнекмәләрен камилләштерделәр.
-
"Сөмбелә" бәйрәме
31.10.2012
Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Сөмбелә" бәйрәме узды.
-
Бадминтончыларыбыз сынатмыйлар 31.10.2012

Бүген район күләмендә узган бадминтон ярышларында безнең мәктәптән 6 укучы катнашты һәм аларның һәрберсе яхшы нәтиҗәләргә иреште: Ибатова Эльмира (7 класс)-1 урын, Гыйлметдинов Айдар (9 класс)-1 урын, Хадиев Ирек (8 класс)- 2 урын, Губаева Руфинә (9 класс)-3 урын, Бикмиев Илфир (9 класс)-4 урын, Гараев Рамис (7 класс)-5 урын. Аларны һәм тренерлары Раил Рашитовичны котлыйбыз, алдагы ярышларда да сынатмаслар дип ышанып калабыз.
-
5-8 классларда "Уңыш" бәйрәме 31.10.2012

30 октябрь көнне узган "Уңыш" бәйрәмендә 5-8 класс укучылары үз сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр класс көз темасына җыр, бию бүләк итте, мәзәкләрдә мәктәп тормышы чагылдырылды. Жюри игътибарына тәкъдим ителгән сюрпризлар: 5 класстан көзге мода, 6,8 класслардан кабак мантые, 7 класстан табигый материаллар белән бизәлгән искиткеч ваза һәркемгә ошады. 5 класс "Иң яхшы әзерлекле класс", 6 класс "Иң бердәм класс", 7 класс "Иң актив класс", 8 класс "Яхшы әзерлекле класс" исеменә лаек булдылар.








