Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Ел сыйныф җитәкчесе- 2015" 28.01.2015

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәсәншина Рузалия Нәҗип кызы "Ел сыйныф җитәкчесе-2015" һөнәри бәйгесенең куст этабында "Иң яхшы проект" номинациясендә җиңүче булды. Хөрмәтле коллегабызны әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, һөнәри эшчәнлегендә һәм гаилә тормышында зур уңышлар телибез.
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә уңай билге- безнең бурыч 10.01.2015

-
Сагынышып дуслар килә шугалакта уйнарга! 09.01.2015

-
Алкалы хоккей-кыш бизәге 09.01.2015

-
Сәламәтлек көне 06.01.2015

-
Чаңгычылар чыга кырларга! 05.01.2015

-
IT- чемпион бүләкләрен тапшыру 27.12.2014

IT-чемпион конкурсында катнашучы укучыларыбызга Яңа ел алдыннан заказ биргән бүләкләре тапшырылды. Укучыларыбыз конкурсның яңа этабына әзер! Яңа елда яңа уңышлар, яңа үрләр яулауда җиңеллекләр насыйп булсын!
-
Яңа елны каршылап 27.12.2014

Бүген 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Урман патшалыгында кунакта" исемле Яңа елны каршылау бәйрәме узды. Тамаша барышында маскалар чыгышы да, Кыш бабай белән Кар кызының Яңа елга изге теләкләре дә, мәктәп җитәкчелеге һәм әти-әниләр котлавы да, лотерея уены да уздырылды. Бәйрәм чарасын матур һәм эчтәлекле итеп әзерләгән һәм уздырган өчен башлангыч сыйныф укытучылары Ганиева Г.Ф., Хәсәншина Р.Н., Ганиева И.И. һәм озайтылган көн группасы тәрбиячесе Галиева А.Ф. әти-әниләр, укучылар һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Алкалы хоккей- иптәшләрчә очрашу 26.12.2014

Мәктәбебез шугалагы үзендә быелгы беренче кунакларны кабул итте. Киекле урта мәктәбе һәм Кизләү төп гомуми белем мәктәпләренең хоккейда иң кечкенә төркемнәре арасында иптәшләрчә очрашу узды. Уен,кунаклар хисабына 3:1 белән тәмамланды. Тәбриклибез, Сезне күршеләр, булдырдыгыз!
Әле быел гына бу уен дәрте белән яна башлаган башлангыч сыйныф малайларына исә алга таба уңышлар телибез, сынатмагыз, мәктәп данын алкалы хоккейда яклау- Сезнең кулда, без Сезгә ышанабыз!
-
Яңа ел мәзәкләре 26.12.2014

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен оештырылган Яңа ел тамашасы шундый исем астында узды.
Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләр, авылдашларны Яңа ел белән тәбриклибез. Яңа елда яңа уңышлар, зур бәхетләр, матур җиңүләр насыйп булсын. Яңа ел котлы булсын!






