Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. Китап укучылар конференциясе 12.02.2015

-
"Татарстан чаңгы юллары-2015" 08.02.2015

Бүген мәктәбебез укучылары Мәхмүтова Э., Ганиев Ф., Мортазин М. һәм укытучылар Рәсәй күләмендә сәламәт яшәүне пропагандалауга багышланган "Татарстан чаңгы юллары-2015" чаңгы ярышларында катнашты. Һава торышы үзе дә чаңгычыларга көч бирә торган, кәефне күтәрә торган матур кояшлы иде. Барыбыз да бу ярыштан күтәренке күңел белән кайттык, бабайларның "Хәрәкәттә - бәрәкәт", "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән гыйбәрәләренең дөреслегенә тагын бер кат инандык.
-
Хәрби патриотик айлык кысаларында! 05.02.2015

һәр елдагыча февраль Хәрби-патриотик айлык буларак игълан ителде. Беренче тематик чаралар инде үз тамашачыларын тапты. Бүген озайтылган көн төркеме укучылары өчен 6 нчы сыйныф укучысы Сибгатова Алия мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә белән таныштыру оештырды.
Сыйныф әйдаманы буларак, Алиянең башлангычлар белән эшләү тәҗрибәсеннән бик күп файдалы эшләргә өйрәнергә мөмкин. Башка әйдаманнарны да нәтиҗәле эшчәнлеккә чакырабыз.
-
Музейда хәрби Дан почмагы 05.02.2015

Мәктәп музее ел саен яңарыш кичерә: андагы экспонатларның яше арткан саен, кыйммәте дә арта. Быел исә музей эчендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Хәрби Дан почмагы оештырылды. Анда мәктәбебез чыгарылышы Сафин Ибраһим Кәрим улының шәхси әйберләре, районыбызның һәм авылыбызның "Хәтер" китаплары да урын алды. Кызыксынучыларны мәктәп музеенда көтәбез!
-
Укучыларыбыз иҗаты- балалар газетасы битләрендә 05.02.2015

7 нче сыйныф укучысы Колмөхәммәтов Зөлфәтнең "Әби белән сөйләшү " шигыре "Көмеш кыңгырау" газетасының 31 нче гыйнвар санында "Укучылар иҗаты" рубрикасында басылган. Әсәрнең тулы вариантын газетаның күрсәтелгән санын табып укырга тәкъдим итәбез.
Зөлфәтнең күңелендәге иҗат очкыннарының киләчәктә көчле ялкынга әйләнүен телибез. Афәрин Зөлфәт, булдыргансың!
-
Йолдыз булып янар исемнәр... 04.02.2015

Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Нурлат районын 22 ел дәвамында җитәкләгән легендар райком секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Кыям улы Гыйматдиновның тормышын һәм фидакяр хезмәт юлын яктыртуга багышланган сыйныфтан тыш чаралар уза. Үз чорының якты истәлеге булып замандашлары күңелендә генә түгел, ә бүгенге буын кешеләре күңелендә дә урын алган әлеге шәхескә әле тагын бик күп мәртәбә соклануыбызны белдерербез. Гадилектән һәм гаделлектән башланган бөеклек озын гомерле була ул..
-
"Ел укытучысы-2015" 03.02.2015

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Колмөхәммәтова З.Э. "Ел укытучысы-2015" конкурсының куст этабында чыгыш ясап "Укытучы- иҗатчы" номинациясендә җиңү яулады. Конкурс кысаларында ул 6 нчы сыйныф укучылары белән "Сан" темасы буенча ачык дәрес, "Әдәби әсәрләрдәге сурәтләүләрнең укучыларны тормышка әзерләүдәге әһәмияте" темасына мастер- класс һәм үз-үзен тәкъдир итү этапларын уңышлы узды.
Афәрин! Зөлфия Эдуардовна эшләрегез һәрвакыт шулай нәтиҗәле булсын! Котлыйбыз!
-
Хәрби патриотик айлык кысаларында! 03.02.2015

Алдагы көнге күз ачкысыз буран авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен дә аямаган иде. 9 сыйныф укучылары бүген һәйкәлгә илтүче сукмакны кардан чистартты. Егетләрнең игелекле эшләре үзләренә дә яхшылык булып кайтсын иде. Бу эшне оештырган сыйныф җитәкчесе- тарих укытучысы Рәхимова Т.А. бик зур рәхмәт, Туган илне ярату, батырларга дан җыры менә шушындый эшләрдән башлана да инде ул!
-
Математика- фәннәр патшасы 02.02.2015

Математика укытучысы Зарипова Гөлүсә Марат кызы, Математика елына багышлап, "Математика -фәннәр патшасы" исеме астында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Йомшак звено" уены уздырды. Уенга математиканың килеп чыгышы буенча да, үсеше, математика белгечләре турында һәм тематик кызыклы сораулар сайланган иде. уен нәтиҗәләре буенча мәктәбебезнең математика фәне буенча иң көчле буынын 9 нчы сыйныф укучысы Сәйфуллин Илнар һәм, аннан бары тик 1 генә баллга калышып, 7 нче сыйныф укучысы Ганиев Фәдис биләде.
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән тәбриклибез, катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бездә хоккей буенча район ярышы 31.01.2015

Бүген мәктәбебез шугалагы районыбызның Киекле, Фома, Чулпан, Иглай мәктәпләреннән килгән хоккей командаларын кабул итте. ТР атказанган укытучысы, РФ Н,К, Крупская исемендәге премиясе лауреаты Ф.С. Хәмитов истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган авыл мәктәпләре арасындагы районкүләм хоккей ярышы бик матур һәм шул ук вакытта киеренке узды. Барлык командалар да ярышка ныклы әзерлек һәм җиңү дәрте белән килгән иде. Ярышыбызның ачылу тантанасында ТР НМР Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Н.Манәпов, ТР НМР Спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Ә.Ә. Нәбиуллин, НМР "Нурлат җылылык челтәре"ААҖ җитәкчесе Р.Ш. Шәрәпов, Киекле авыл җирлеге башлыгы Р.Г. Ганиев катнашты.
Уеннар нәтиҗәсе буенча район ярышында 1 нче урынга -Киекле, 2 чне урынга -Кизләү, 3 нче урынга Чулпан мәктәбе командалары лаек булды. Шулай ук уенда катнашучы командалардан "Иң яхшы уенчы", "Иң яхшы капкачы", "Иң яхшы сакчы", "Иң яхшы һөҗүм итүче " номинацияләрендә уенчылар билгеләнде.
Барлык уенчылар, ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән әлеге ярышка иганәчелек ярдәме күрсәткән әтиләр: Ганиев Р., Мортазин Ә., Уразгиьдиев И. зур рәхәтләребезне белдерәбез.






